Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Электрон дәреслекләр сынау үтә

Яңа уку елыннан мәктәпләрдә электрон китаплар белән укый башлаячаклар. Татарстанның 52 мәктәбе беренче яртыеллыкта 5нче сыйныф өчен "Биология" һәм 8нче сыйныфларга "Химия" мультимедиа дәреслекләрен сынап карарга ризалык белдергән. Ә калган дәреслекләрне нәшрият 2015 елның 10 гыйнварыннан әзерләргә тиеш булачак. Мәктәпләргә электрон дәреслекләр кертү матди яктан да әллә ни авырлык тудырмас...

Яңа уку елыннан мәктәпләрдә электрон китаплар белән укый башлаячаклар.

Татарстанның 52 мәктәбе беренче яртыеллыкта 5нче сыйныф өчен "Биология" һәм 8нче сыйныфларга "Химия" мультимедиа дәреслекләрен сынап карарга ризалык белдергән.

Ә калган дәреслекләрне нәшрият 2015 елның 10 гыйнварыннан әзерләргә тиеш булачак. Мәктәпләргә электрон дәреслекләр кертү матди яктан да әллә ни авырлык тудырмас дип ышандыра җитәкчеләр: сыйныфларда компьютерлар бар, республикага китаплар әлегә бушлай бирелә.Татарстан Мәгълүмати технологияләр үзәгенең башкарма директоры Татьяна Камалетдинова әйтүенчә, әлеге проектка Татарстанның биш мәктәбе беренчеләрдән булып кушылган. Болар Мамадыштагы һәм Буадагы 2нче лицейлар, Чаллыдагы 56нчы, Әлмәттәге 16нчы мәктәпләр һәм Казандагы 102нче гимназия. Берничә ел элек, "Intel мәктәпләре" проекты кысаларында, бу мәктәпләргә күпләп компьютер техникасы кайтартылган булган. Анда укучылар, укытучылар да мультимедиа дәреслекләр белән эшләячәк. Әлеге уку йортларында бер укучыга бер компьютер туры килсә, Татарстанның 47 мәктәбендә электрон дәреслекләрне "Татарстанның электрон мәгарифе" порталы аша бары укытучылар гына кулланачак. Чөнки укучыларга компьютерлар җитми.

Республикадагы биш "Intel мәктәп"нең берсе булган Чаллының 56нчы мәктәбендә дә электрон дәреслекләрне сынап караячаклар. "Мәктәбебез "Intel" корпорациясе технологиясен кертү буенча пилот мәктәп итеп билгеләнгән иде. Ирешкән уңышларыбыз - коллективның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе, - ди мәктәп директоры Рәмзия Зәйнуллина. - Өч юнәлеш буенча шөгыльләнәбез. Беренчесе - балаларның проект эшчәнлеге. Икенчесе - дәрестән тыш эшчәнлек. Өченчесе - "Бер укучы - бер компьютер" технологиясе. "Intel" безне махсус техника белән тәэмин итте. Үткән уку елында робот техникасы юнәлешендә нәтиҗәле эшләдек. Быел исә электрон дәреслекләр белән укуны башлап җибәрәбез. 5нче сыйныф - биологияне, ә сигезенчеләр химияне электрон дәреслекләрдән үзләштерәчәк. Махсус планшетлар кайтартылачак. Күбесенчә компьютер дөньясында булган балаларга мультимедиа дәреслекләр белән уку авыр булмас".

Республика хәзергә "Дрофа" нәшрияты белән хезмәттәшлек итә. Быел тәҗрибәдә катнаша торган дәреслекләр дә әлеге нәшриятта әзерләнгән.

- Татарстанда тәҗрибәдә катнашачак электрон китаплар кулланучылар өчен җайлы булырга тиеш дигән максат куелды. Шулай ук нәшриятка да таләпләр зур - китаплар Россия Фән һәм мәгариф министрлыгы экспертизасының биш баскычын үтәргә тиеш. Безнең республика бу проектта катнашырга әзер. Бездә мультимедиа җайланмалар, интернет бар, укучылар китаплар белән дәрестән тыш өйләрендә дә шөгыльләнә алачак, - ди Татьяна Камалетдинова.

"Татармультфильм" нәшрияты исә 1‑4нче сыйныфлар өчен татар теленнән электрон дәреслекләр булдырырга җыена. 8‑9нчы сыйныфлар өчен татар теленнән китапның версткасы әзер дә икән инде. Киләсе елдан ул Россия Фән һәм мәгариф министрлыгы иләге аша узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев