Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Elvin Grey’ны нигә «Мин татарча сөйләшәм»гә чакырмаганнар?

Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм" акциясе үтте. 2005 елда яшь татар галимнәре һәм иҗадый интеллигенция вәкилләре оештырган "Үзебез» яңа буын хәрәкәте тәкъдиме белән барлыкка килгән проект быел уникенче тапкыр уздырылды. "Инде бөтен нәрсә дә төгәл бер калыпка салынган булса да, һәр елны ниндидер яңалык кертергә тырышабыз», дип белдерә чараның оештыручылары....

Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм" акциясе үтте. 2005 елда яшь татар галимнәре һәм иҗадый интеллигенция вәкилләре оештырган "Үзебез» яңа буын хәрәкәте тәкъдиме белән барлыкка килгән проект быел уникенче тапкыр уздырылды.

"Инде бөтен нәрсә дә төгәл бер калыпка салынган булса да, һәр елны ниндидер яңалык кертергә тырышабыз», дип белдерә чараның оештыручылары. //Tatar Today// Быелгы акциянең иң зур үзенчәлеге һәм яңалыгы булып чарада яшь архитекторлар - киләчәктә шәһәр йөзен булдыручылар катнашуы тора. Быел "Мин татарча сөйләшәм" КГАСУ студентлары белән дуслашкан. Утызлап чыгарылыш курс студенты "Ә» хәрефе стилендә төрле архитектура әйберләре, ART-җайланмалар проектларын тәкъдим иткәннәр. "Металлдан төрле арт-объектлар ясау хәзер модада», дип белдерә чараның оештыручысы Ленария Мөслимова. «Татар форумының девизы: «Татар әйберсен актуальләштерәбез, актуаль әйберне татарчалаштырабыз. Зур шәһәрләрдә хәзер арт-җайланмалар киң таралган икән, без Бауман уртасына өч метрлык тимер "Ә" хәрефен урнаштырабыз", ди ул. Быел иң яхшы проект авторы дип Гадел Фәхретдинов танылды. «Qullar» студиясе ярдәмендә яңа форматта, тимердән һәм орнамент белән бизәлгән инсталляция янында Казан халкы һәм кунаклары мәш килде. Чарада катнашучыларның, үтеп баручыларның күбесе "Ә" хәрефе янында фотога төште. 26 апрель "Мин татарча сөйләшәм" үткәргән чараларга нәтиҗә ясау көне дә. Нәкъ менә бу көнне "Тяжело с татарским" антипремиясе хуҗалары билгеләнде. Татар теленең кулланылышы быел Казан муниципалитеты комитетлары һәм башкала район хакимиятләрендә тикшерелгән иде. Нәтиҗәдә, Казанның Төньяк вокзалында татар телен санга сукмау өчен РЖД корпорациясенә һәм "Содружество" акционерлык җәмгыятенә антипремия тапшырылды. Ә икетеллелекне хөрмәт итүче "Гыйлем" белем порталына һәм "Лента" гипермаркетлар челтәренә, киресенчә, рәхмәт хатлары бирелде. Татар телен саклап калудан тыш, чараның тагын бер максаты - яшь, кызыклы җырчыларны, музыкантларны табу һәм таныту. Берничә башкаручыны быел социаль челтәрдәге бәйге нәтиҗәсендә сайладылар. Алар: Адилә Заһидуллина, Рамилә Галәветдинова, Радик Мусин. Яшь җырчылар белән беррәттән "Мин татарча сөйләшәм" сәхнәсен инде танылып өлгергән инди-рокер Рәдиф Кашапов, Oscar c7c5 төркеме, Yummy Music Band (K-Ru, Ittifaq, Илгиз Шәйхразиев) та чыгыш ясадылар. Шулай ук, чарада яңа төркем - The CheekLaWeek белән бергә Yummy Music лейблы резиденты Зәрина Вилданова һәм соңгы вакытта татар гына түгел, рус телле интернет аудиториясендә дә киң танылып киткән инди-фолк проект Juna да катнашты. Оештыручылардан еш кына нигә Elvin Grey'ны чакырмыйсыз дип сорыйлар икән. Аларга Ленара Мөслимова: "Ул үз сәхнәсендә җырласын, ә бу Бауман уртасындагы сәхнә альтернатив җанлы музыка, тере тавыш өчен", дип җавап бирә. Быел чарага чит республикалардан, хәтта чит илләрдән дә килгәннәр. Чара белән аеруча да Марий Эл яшьләре һәм Казахстанда яшәүче татарларның яшь буыны кызыксынган. Тамашачылар арасында Һиндстаннан килүчеләр дә бар иде. Казан медицина университетында укучы егетләр бу чарага махсус килмәгәннәр, Бауманнан үтеп барышлый гына тукталганнар. Шулай да чараны ахыргача карап бетерергә теләкләре барлыгын әйттеләр алар. Соңыннан исә: "Концерт ошады", дип белдерделәр. Чыннан да, «Мин татарча сөйләшәм» концертына халык күп җыелды. Полиция хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, акция вакытында Бауман урамы аша җиде меңгә якын кеше уза икән. Петербургта булган теракттан соң, "Мин татарча сөйләшәм"не оештыручылар да борчуга калган булган. Әмма бәхеткә каршы ул яктан чара бик тыныч узды, тәртип бозучылар да күренмәде. Раилә Вәлиуллина, tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев