Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Эльвира Солтанова: «Россия шәһәрләрендә туристлар өчен ачылмаган яклар күп»

Дөньядагы вәзгыять тотрыксыз булгач, күпләр отпускаларында турлар алырга ашыкмый.

 Гәрчә бу — яллардан баш тартырга сәбәп түгел, ди турагент Эльвира Солтанова. Россиянең үзендә дә кызыклы, файдалы һәм матур итеп ял итәргә мөмкин. Моның өчен барлык шартлар тудырылган, мөмкинлекләр җитәрлек. Бу хакта без Эльвира Солтанова белән әңгәмә кордык.
– Якын тирәгә генә барып ял итим дисәң, кайсы шәһәрләрне сайларга киңәш итәсез?
– Чыннан да, кыска вакытлы турлар белән ял көннәрендә дә барып кайтып була. Моның өчен отпуск җиткәнен көтәргә кирәкми. Якын гына шифаханәләр бар: өч көн генә торып кайтсаң да, арыганлыктан арынырга мөмкин. Мәсәлән, Казан – ерак түгел бит. Күпләр «Иии, Казан гына бит», диләр. Юк, ул бик кызыклы шәһәр! Бөтен илдән безнең башкалабызны күрергә киләләр. Машинада килүче туристларга кайсы урыннарга барырга кирәклеген киңәш итәм. Үзәктә кыйммәт булмаган кунакханә сайлыйбыз. Кирәк булса, гид та табабыз. Һәм алар рәхәтләнеп, туеп ял итеп кайталар.

– Татарстаннан читкә, үз илебездә кая барырга мөмкин? Ул урыннарга машинада яки автобуста барып буламы?
– Автобус белән турларны күп оешмалар тәкъдим итә. Машинада да барып була. Якын гына Йошкар-Ола – бик матур, бай тарихлы шәһәр. Түбән Новгород – үзенең кремле белән дан тота. Анда ике елга кушылган урын бар – бик кызыклы маршрут. Самарада исә яр буе гына да күңелне ача. Ә «Сталин бункеры»на эләгер өчен туристлар чират тора. Анда сәяхәтне алданрак планлаштыру зарур, чөнки чират барысына да җитмәскә мөмкин.

– Димәк, туристик агентлык аша бармыйча, мөстәкыйль рәвештә маршрут сайлаучыларга барасы урыннар турында алданрак белешмә тупларга кирәк?
– Әлбәттә. Бездән сорасалар, рәхәтләнеп аңлатырбыз. Кайчандыр без дә туганнар белән Самарага чыгып киткән идек, ләкин шул бункерга эләгә алмадык. Шуңа күрә алданрак белеп бару бик мөһим.

– Берничә шәһәрне бер маршрутка кертеп буламы?
– Әйе. Кавказ — машинада берничә шәһәрне карар өчен идеаль вариант. Кавказ минераль сулары маршруты буенча якын урнашкан Домбай, Архыз һәм башка урыннарга барып була. Аларның арасы ерак түгел. Туристлар ярдәм сораса, без картада күрсәтеп, кая барырга икәнен киңәш итәбез. Бу шәһәрләр – мәгърур, һәм андагы һава да шифалы. Өстәвенә, шифаханәләр бик күп, бушлай бюветлар бар. Мәсәлән, танылган «Ессентуки» сулары да шунда. Алар билгеле бер сәгатьләрдә эшли, шуңа алдан ук план төзергә кирәк.

-    Гадәттә, автомобиль белән белән сәяхәт кылучылар үзләре белән балаларын да алалар. Алар өчен дә күңел ачу чаралары каралганмы? Кечкенәләргә музейлар, мәдәни объектлар бик үк кызык түгел бит. 
-    Һәр шәһәрдә дә ял парклары бар. Бу зур парклар, кайсыдыр урыннарда махсус транспорт - фуникулер белән күтәрелергә кирәк. Мисал өчен Кисловодский. Балалар өчен бу карусель кебек. Кисловодскийда «Чебурашка» фильмындагы бер күренеш төшерелгән, адым саен чебурашка сыннары тора.   Күп шәһәрләрдә термалар бар. Кая гына барсаң да, маҗаралар дөньясына чумып була. Бай мәдәни программа да сайлап куярга мөмкин. 

-    Туристларны җирле кухня да кызыксындырадыр?
-    Әйе, һәр шәһәрнең үзенчәлеге бар. Бер илдә яшәсәк тә, төрле шәһәрләрнең, төрле милләт кешеләренең яратып ашый торган ризыгы була. Былтыр Пермьга бардык, бөтенләй икенче хаклык, сөйләшүләре русча булса да башкача. Ризыкларыннан да авыз иттек, аларда посикунчик дигән пирожкилар пешерәләр. Тик безгә үзебезнең Татарстандагы кухня барыбер якынрак. Мин туристлык өлкәсендә 20 ел эшлим инде, кайда нәрсә ашап булганын чамалыйм. Элек бары тик чит илләргә юллама сату белән шөгыльләнсәм, хәзер күбрәк Россия буенча турларга күчтем. 

-    Ә ни өчен Россиягә турлар сатуга күчтегез? 
-    2015 елда Төркия белән аралар бозылды бит. Ә Төркия безнең төп юнәлеш. Шунда интернетта Россия буенча турлар сатуга багышланган битемне ачтым. Подписчикларны махсус реклама биреп җыймадым, киресенчә, алар үзләре мине эзәләп таба иде. Сораучылар, кызыксынучылар булгач мин дә бу юнәлештә үстем. Илебездә ял итәрлек урыннарны барладым, маршрутларны өйрәндем. Туристлык агентлары өчен уздырылган турларга йөрдем, теплоходлар, шифаханәләр  белән таныштым. 

-    Гидларны да сез тәкъдим итәсезме?
-     Әйе, без алдан сөйләшкән кешеләр бар. Үзебез ял иткәндә берәр кеше ошаса да контактларын алып калам. Гидлар шул шәһәрнеке булырга тиеш, җирле халык күбрәк белә. Сыналган кешеләр белән генә эшлибез. Безгә белгечләрнең дипломнары мөһим түгел, кызыклы итеп, каядыр шаяртып, каядыр легендалар кушып сөйләүче югары бәяләнә. 

-    Чаллылылар арасында нинди юнәлешләр популяр?
-    Барлык юнәлешләр буенча да автобуслар тулы китә. Самара, Түбән Новгород – май бәйрәмнәренә бу шәһәрләргә автобусларда урыннар юк инде. Мәскәү, Питер, Кавказ, Дагстанга да теләп баралар. Волгоград популяр юнәлеш дип әйтә алмыйм, әмма 9 нчы майга автобус тулы китә. 

-    Мондый турлар арзанракмы?
-    Әйе, туристлар бәясе арзан булганга автобус белән турлар сайлый да. Программасы да төзелгән, кунакаханә, ашау бәясе дә кертелгән. Теплоходта круизлар да бүгенге көндә бик актуаль. Монда да үзенә күрә экономия – кунакханә өчен аерым түлисе түгел, теплоход шәһәрләрдә туктагач берничә сәгатькә генә чыгып керәсең, барлык күңел ачу программалары, ашау-эчү, йоклау – суднода.  Панорамалы тәрәзәләрдән барысы да күренә, бу искиткеч. Бөтен кеше дә таныш булмаган урында ориентлаша белми. Шуңа экскурсион программа булганда аларга тынычрак. Автобус һәм машинада ял итүнең тагын бер өстенлеге – юлда күп нәрсәне күреп була. Юлларның үз романтикасы бар бит. Мин кечкенә вакыттан ук әти-әни белән диңгезгә машинада йөри идем. Каядыр туктап була ошаган шәһәрдә вакытны озаграк уздырып була. 

-    Мондый транспортта баруны уңайлы итү ысуллары да бардыр?
-    Автобуста булгач безнең машина йөртүчеләр алмашынып тора, шуңа алар арымый, әгәр гаилә белән автода сәяхәт итәсез икән, ике кеше алмашынып барса яхшы. Чөнки пассажирларның куркынычсызлыгы беренче урында. Кечкенә генә мендәр, кондиционер өрмәсен өчен плед булса яхшы, туристлар мине машинага утыргач аякка өйдә кия торган җайлы тапочки кияргә өйрәттеләр. Тукталышларда машинадан төшеп, йөреп кререгә кирәк, тән язылырга тиеш. 

-    Гаилә белән машинада ял итәргә чыгып китүчеләргә тагын нинди киңәш бирер идегез?
-    Хәзер интернетта да мәгълүмат җитәрлек, шуңа маршрутны алдан уйлап барырга киңәш итәм. Кая барасын, кайсы кунакханәдә туктыйсыларын, кайсы кафеда ашыйсыларын да, адресларны да язып куярга кирәк. Юл карталарының кәгазь варианты булса, тагын да яхшы.  Интернетка гына ышаныч юк, юлда элемтә булмаска мөмкин. 
Белешмә
Россиядә «Туризм һәм кунакчыллык» милли проекты эшли. 
Путешествуем.рф милли туристлык порталы 130дан артык автомаршрут тәкъдим итә. Үзәк Россия, Рус Төньягы, Көньяк һәм Төньяк Кавказ, Идел буе, Урал, Себер, Ерак Көнчыгыш буйлап сәяхәт итәргә мөмкин. 
Автосәяхәтләр җәмәгать транспортыннан бәйле булмаулары белән уңайлы. Юлда планнарны үзгәртергә, кызыклы урыннарда туктарга һәм яңа маршрутларны өйрәнергә мөмкин. Үз автомобилеңдә уңайлы атмосфера тудырырга, яраткан музыкаңны тыңларга һәм кирәк булганда тәнәфесләр ясарга була. Моннан тыш, мондый сәяхәтләр елның теләсә кайсы вакытында да уңайлы, ә бөтен гаилә белән барсаң, арзанракка төшә.
Россиялеләрнең күбесе автосәяхәтләрне гаилә ялы форматы буларак карый. Мәсәлән, сораштырылганнарның 62%ы мондый сәяхәтләрне үз пары белән үткәрә, 43%ы балаларын ала. 

Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты тормышка ашырыла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: круиз ял сәяхәт