Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эльза Корбанова: «Кайбер кешеләр балаларны кибеттәге товар кебек сайлый»

Бүген - 8 июнь Россиядә социаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Республика махсуслаштырылган балалар йортының Чаллы филиалын җитәкләүче Эльза Корбанова белән аның эше, авырлыклары һәм нечкәлекләре турында сөйләштек.

Белгечлеге буенча педиатр Эльза Корбанова инде тугыз ел республика махсуслаштырылган балалар йортының Чаллы филиалын җитәкли. Бирегә эшкә килгәнче ул мондый урынны шомлы, шыксыз итеп кебек күзаллаган, тормышындагы катлаулы вакыйгалар гына аны бу вазифага ризалашырга мәҗбүр иткән. Тик хәзер балалар йорты аның өчен иң җылы оя, коллективы туганнары кебек, ә сабыйлар – йөрәк дәвасы. 

Казанда туып-үскән, Башкортостанда укыган Эльза Мәгърүф кызы Корбанова ашыгыч ярдәм фельдшеры булып эшләгән әнисе Лүзә юлыннан китә. Уфада медицина институтын тәмамлаганнан соң 25 ел Чаллының 3нче балалар шифаханәсендә эшли. Участок педиатрыннан алып, бүлек мөдире, баш табиб урынбасары вазифаларына күтәрелә.

– Кызым да медицина буенча китәр дип уйлаган идем, әмма башка юлны сайлады. Ул химик. Гали Акыш исемендәге лицейның биология сыйныфын яхшы тәмамласа да, табиб булырга теләмәде. Минем балама вакытым бик аз калганын бик яхшы белә иде ул. Кызымны берүзем үстергәч, икешәр-өчәр эшкә дә алына идем шул. Тормышка чыгып ике ел гына яшәп калдык, авырга узгач, ирем Рәшит фаҗигале төстә вафат булды. Әтисе белән бер көнне туган сабыема, кайнанам үтенече буенча, Рәшидә дип исем куштык. Шуннан соң бүтән кияүгә чыкмадым, кызымны рәнҗетерләр дип курыктым. Баш-аягым белән эшкә чумдым, – дип искә ала әңгәмәдәшем.


2015 елда Эльза ханыма 3нче балалар шифаханәсенең баш табиб вазифаларын вакытлыча башкарырга туры килә. Бик авыр чор була ул – табиблар җитми, пациентлар зарлана, югарыдан төшкән таләпләр торган саен катгыйлана бара, коллектив чиктән тыш арыган режимда эшли. Шунда сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы аңа балалар йортын җитәкләргә тәкъдим итә. Әңгәмәдәшем бер ай уйларга сүз бирә, тик күңеленнән шунда ук баш тарта, чөнки бала тудыру йортында калдырып киткән сабыйларны аңа студент вакытта еш күрергә туры килгән була – алар гел елый, бер төрле хәрәкәтләрне кабатлый, җитмәсә, үзләреннән ниндидер авыр ис килә. Шул вакытта шифаханәдәге ситуация тагын да катлаулана һәм ул китәргә була.

– Беренче көнне балалар йортына эшкә килгәч шок кичердем. Мин бит ашыгырга, берьюлы берничә эшне алып барырга, исбатларга, бәхәсләрне ачыкларга күнеккән, ә монда тып-тыныч. Кичен, нишләргә белмичә, әллә соң кире кайтыргамы дип уйлаганымны хәтерлим. Шунысына да гаҗәпләндем – монда начар ис тә юк, сабыйларга да еларга бирмиләр. Аннары миңа гел «Балаларны кулыгызга алмагыз, алар шуңа күнегә», – дип әйтә килделәр. Ә мин түзмәдем, алар бит кочакка керергә генә тора! Үз балаңны куеныңда утыртып кара син – китә дә бара, ә болар сәгатьләр буе төшмәскә мөмкин. Кайберләренә бик нык ияләштем. Яннарына барсам, аруларым, борчуларым юкка чыга. Андыйларны гаиләләргә җибәргәндә бик авыр була. Әле күптән түгел бер баланы алырга яңа әти-әнисе килде. Аларга бармый гына бит, тора да «әни» диеп минем янга килә, үзәкләрем өзелде шул чакта, – дип авыр сулый Эльза ханым.


Аның фикеренчә, кайбер кешеләр балаларны кибеттәге товар кебек сайлый. Ә кайберәүләр – бигрәк тә озак вакыт үз балалары булмаганнар өчен сабый бик кадерле икәне күренә. Күпне күргән коллективны шаккатыручылар да бар: күптән түгел яшь гаилә ДЦП диагнозлы 3 яшлек кызчыкны алган. Үз балалары сәламәт. Авыру баланы алабыз дип килгәннәр. Иң гаҗәбе, гадәттә кешеләрдән ятсына торган бала яңа әнисен шундук үз иткән. Әлеге хатын-кыз үз әнисе ачкан тернәкләндерү үзәгендә массаж остасы булып эшли икән. Шул үзәктә кызлыкка алган баланы төрледән-төрле ысуллар белән дәвалыйлар. Аның хәзер ничек үзгәргәнен, казанышларын әти-әнисе видеога төшереп, балалар йорты педагогларына җибәреп тора. Нәтиҗә могҗизага тиң, ди тәрбиячеләр. 

Ә кайбер сабыйлар өчен балалар йортында тәрбияләнү язмыш бүләге дияргә дә мөмкин. Чөнки баласы катлаулы диагноз белән туган очракта алкоголь яки наркотик белән мавыгучы, иректән мәхрүм ителгән әти-әниләр еш кына аны дәвалау түгел, тәрбияли дә алмый. Махсуслаштырылган балалар йортында исә «Иртә яшьтә дәвалау» («Раннее вмешательство») программасы бар. Аның кысаларында авыруларын, үсешендәге тайпылышларын мөмкин кадәр иртә ачыклап, һәр сабый белән белән белгечләр бригадасы – логопед, психолог, дефектолог, массаж остасы һ.б.лар эшли. Төрле процедуралар өчен заманча җиһазлар да җитәрлек. Өч ай саен супервизия, ягъни кулланган ысулларны һәм нәтиҗәләрне анализлау үткәрелә. 


– Үзгәрешләрне теркәгәндә бик зур алга китешне күзәтәбез. Балалар күзгә күренеп савыга, «ачыла», яңа һөнәрләр үзләштерә – кемдер елмая, кемдер утыра, кемдер сөйләшә башлый. Инвалидларны тормышка яраклашырдай итеп тернәкләндерәбез, әйтик, мөстәкыйль ашарга, үзләрен карарга өйрәтәбез, – дип уртаклаша җитәкче.

Балалар йортында хәзерге вакытта туганнан алып дүрт яшькәчә 38 сабый тәрбияләнә. Дүрт яше тулганнарын икенче оешмага озатмыйлар, чөнки соңгы елларда барысын да гаиләгә алалар икән. Шунысы да бар, хезмәткәрләрнең дә күбесе биредәге сабыйларны уллыкка-кызлыкка алганнар, ата-аналары язмышын кабатлар дип курыкмаганнар. Юкса, ничек кенә тәрбияләсәң дә, холык, димәк, начар гадәтләр дә геннар буенча күчә дигән фикер дә бар. Алай уйларга нигез бармы соң?

– Булырга мөмкин. Тәрбиягә алган бала бик акыллы, ипле булып үсәргә дә мөмкин. Шул ук вакытта имин гаиләләрдә дә тәртипсез балалар үскәне бар бит. Шөкер, мин кызымның яшүсмер кризисын сизмәдем дә, ул миңа гомумән, авырлык, йөземә кызыллык китермәде. Моны әнием тәрбиясеннән, укыган лицеендагы мохитнең яхшы булуыннан күрәм. Аннары дус кызына рәхмәтлемен, бик әдәпле мөслимә, бер-берсенә ныклы терәк булдылар, – ди шәһәрдәшебез.


Ул уллыкка алу өлкәсен җентекләп өйрәнә. Хәзерге вакытта илебездә балаларны соңгы чиккәчә үз гаиләләрендә калдырырга тырышалар. Әти-әниләргә алкоголь бәйлелегеннән котылырга, эш һәм яшәү урыны табарга, дәваланырга ярдәм итәләр. Бу чорда балалар вакытлыча балалар йортына юлланырга мөмкин. Кат-кат мондый мөмкинлекне файдаланмаучыларга гына ата-ана хокукыннан мәхрүм ителү яный. Суд мондый карар кабул иткәнче, балалар йортында тәрбияләнүчеләрне уллыкка да алырга ярамый. Ата-анасы баш тартса да, балаларны беренче чиратта якын туганнарына бирәләр. Ә инде «отказник» статусы алган, ягъни ата-анасы аннан баш тарткан очракта баланы шул ук көнне яңа гаиләгә алырга мөмкиннәр. Чөнки опека бүлегендә тәрбиягә бала алырга теләүчеләр бик күп теркәлә икән.
Ятимнәрнең язмышын йөрәк аша үткәрү җиңел булмаса да, Эльза Корбанова бу эшкә алынганына үкенми, киресенчә, аларны кайгырта алганына сөенә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев