Җеннәргә ышану өчен күп кирәкми
“Умарталарны карап кайтканда зират янына җитү белән матайга артыма кемдер утырган кебек булды”.
“Ирем кичкә каршы яландагы умарталарны карарга китте. Бервакыт кайтып тәгәрәде бу, йөзе ап-ак булган. Умарталыкка юл зират яныннан уза иде. Ул миңа шуларны сөйләде: “Умарталарны карап кайтканда зират янына җитү белән матайга артыма кемдер утырган кебек булды. Аркам белән кемдер барлыгын тоям, матайның да тартуыннан авыр кеше утырганны тоеп була. Чокырларда тормозга бассам, аркама бәрелер дип, кыздырып уздым. Зират янын үткәч, теге төшеп калды”.
Икенче тапкыр сәер хәлгә икәү тарыдык. Иремнең күрше авылдагы туганнарына сугымга барган идек. Җәйге көн, туры юлдан ат белән кайтып барабыз. Кинәт ат көчкә-көчкә бара башлады. Әз генә бара да туктый, әз генә бара да туктый. Шулай авылга якынлаштык. Авыл башында ферма, андагы баганага куелган ут юлны да яктырта. Без яктылыкка килеп керү белән йөгебез җиңеләеп китте, атыбыз да юрттыра башлады. Кайткач карасак, малкай җан тиргә төшкән. Безнең арбага җен утыргандыр дип уйлыйбыз. Мин шушы хәлләрдән соң җеннәргә ышана башладым”.
Бу вакыйгалар турында бер укучыбыз язып җибәрде, дип яза https://tulpar.info
фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев