Җенси авырулар чыганагы — бозыклык
Заманалар башка хәзер дип әйтәбез инде без. Элекке белән чагыштырганда, бозыклык төшенчәсенең чикләре башка төрле бүген, дибез. Әби-бабайларыбыз безнең әти-әниләрне "бозылды яшьләр" дип орышкан, әти-әниләр безне сүгеп тордылар. Безнең туачак яисә туган балалар өчен ул чикләр кая хәтле иркенәячәк, ул турыда уйлыйсы да килми, күзалдына китерүе куркыныч хәтта. Нинди генә...
Алдагы сөйләшүебез күпмедер дәрәҗәдә нәкъ менә тотнаксызлык хакында булачак. Ә төгәлрәк әйткәндә, шул бозыклык аркасында барлыкка килгән җенси авырулар турында. Яз җитү белән табигать яшәрә. Аның белән бергә кешеләрнең дә юрганнары "ачылып китә". Урамда март - ахыры, гармоннарның уйный башлаган мәле. Шул уңайдан, шәһәрдәге йогышлы җенси авыруларга бәйле вәзгыятьнең торышы, аның нечкәлекләре белән кызыксынып, Чаллы каласының Тире һәм венерология авырулары диспансеры белгечләренә мөрәҗәгать иттек. безнең сорауларга югары категорияле табиб, диспансерның түләүле бүлек җитәкчесе Сәет-Уэлина Лола Әнвәр кызы җавап бирде.
Лола Әнвәр кызы турында кыскача бер-ике сүз. Үзбәкстанда туып үскән, Самарканд медиңина институтын тәмамлаган. Бүгенге көндә 30 еллап эш тәҗрибәсе бар. Әлеге диспансерда 20 еллап эшли. Шушы көннәрдә зур юбилеен - 55 яшьлеген билгеләп узарга җыена.
- Лола ханым, бүгенге көндә Чаллыда нинди йогышлы җенси авырулар киң таралган?
- Алар барысы да киң таралганнар рәтендә. Аерым берсенә басым ясау дөрес булмас. Бөтенесе дә кешелеккә билгеле булган авырулар. Аларның артуына яисә кимүенә ел фасыллары, көннең кыскаруы, төнең озынаюы кебек күренешләр, асылда, йогынты ясамый. Шулай да көннәр җылыта башлагач, яз җиткәндә чагыштырмача әз генә "күтәрелеш" булып ала. Сәбәпләре билгеле: кешедә, бигрәк тә яшьләрдә биологик ритм тизлеге арта. Барыбызның да гашыйк буласы, яратасы, шул ук вакытта елмаясы көләсе, күңел ачып аласы килә башлый. Шулай ук кышкы бәйрәмнәрдән соң да җенси авырулар йоктырган кешеләр, чагыштырмача, күбрәк була. Сәбәбе - бәйрәм, исерткеч эчемлекләр, саксызлык.
- Ә гомумән алганда, җенси авырулар белән авыручылар бүгенге заманда күбрәкме, элекме?
- Хәзер сез гаҗәпләнерсез, бәлкем. Советлар чорында, статистика буенча, сифилис авыруы табылу очраклары күбрәк иде. Хәзер дә әз түгел, билгеле. Әмма уңай якка үзгәрешләр бар. Моны мин әлеге юнәлештәге хезмәт нәтиҗәсе дип уйлыйм. Хәзерге медицина әлеге өлкәдә күпкә сыйфатлырак.
- Ни өчен кимегән соң ул?
- Чөнки авыруларны вакытында табып, диагнозын куеп, башлангычында дәвалый алабыз. Моның өчен мөмкинлекләр бар. Мәҗбүри рәвештә медосмотрлар уздыру, махсуслашкан табиблар төркеме булу - болар барысы моңа уңай йогынты ясый. Эшкә урнашканда бөтен җирдә дә вич-геппатит белән сифилиска анализлар сорыйлар.
- Кемнәр йоктыра мондый авыруларны?
- Җенси тормышларын тәртипсез рәвештә алып барган кешеләр йоктыра.
- Җенси тормышлары тәртипсез рәвештә алып барылган кешеләр дигәндә кемнәрне күз уңында тотасыз?
- Җенси якынлык кыла торган кешеләрен даими алыштырып торган затлар. Әйтик, бүген - берсе, иртәгә - икенчесе. Болар, гадәттә, иҗтимагый нормалардан читләшкән кешеләр: наркотикка бәйлеләр, эчкечеләр, яисә даими рәвештә исерткеч эчемелекләр кулланырга яратучылар. Һәм, билгеле инде, җенси хезмәт күрсәтүчеләр - фәхишәләр.
- Төрле кеше белән җенси якынлык кылучыларның барысын да иҗтимагый нормалардан читләшкәннәр исәбенә кертү дөресме? Барысы да эчә, яисә наркотик куллана дип әйтергә телисез?
- Бар гиперсексуаль кешеләр. Аларның гармоннары даими уйнап тора. Әмма гармоннар белән генә еракка барып җитеп булмый бит. Нәрсә кылганыңны, кем белән элемтәгә кергәнеңне алдан уйларга кирәк. Кешегә баш, акыл нәрсә өчен бирелгән? Әгәр кеше белән хисләре түгел, ә акыллары идарә итсә, димәк, куркырга урын юк. Шул ук вакытта саклану чаралары булу һәм аларны куллану зарурлыгы турында да онытмыйк...
- Илдәге икътисадый шартлар, яшәү шартлары начараю җенси йогышлы авырулар белән авыручылар саны артуга йогынты ясый аламы?
- Юк. Бу берничек тә төп фактор була алмый. Җенси йогышлы авыру йоктыручылар саны СССР таркалганнан соң бик нык артып алды. Сәбәбе - илгә читтән күпләп мөһәҗирләр керә башладылар. Менә ул чакта күтәрелеш иде. Хәзер тигезләште, барысы да тотрыклы. Бүгенге статистик мәгълүмәтләргә караганда, авыручылар саны кими дә бара кебек күренә хәтта. Әмма бу кимү түгел, билгеле, ә -тотрыклылык. Кими дип нәтиҗә ясау дөрес булмаячак. Саннар менә мондый: 2015 елда 61 сифилис йоктыру очрагы теркәлгән, ә 2016 елда - 49. Бу саннар әлеге өлкәдә эшләүче белгечләрнең эш нәтиҗәсенең яхшыруын гына аңлата. Димәк, вакытында авыруны "кисәтү" насыйп булган.
- Моны рәсми статистик мәгълүмәт буларак карау дөрес дип уйлыйсызмы?
- Әлеге статистиканың камиллегенә шәхси хастахәнәләр бик нык комачаулый. Сифилис, гонореядан тыш тагын башка төрле җенси йогышлы авырулар бар. Дәваланырга дип күп кеше шәхси хастахәнәләргә бара. Ә алар беренче чиратта, дәвалау, авыруның чыганагын юкка чыгаруга түгел, ә акча эшләүгә көйләнгән. Ни өчен Үзәк тире һәм җенси авырулар диспансерына мөрәҗәгать итү кирәк? Анда комплекслы эш алып барыла. Гомуми нәтиҗәләр ясала. Элек без шәхси клиникаларны тикшерә, алардан мәгълүмәт алдык. Хәзер бу бик каталулы эш. Заявка бирергә, рөхсәт алырга кирәк. Димәк, алар тикшерү башланганчы алдан кисәтеләләр дигән сүз. Җитәкчеләре барлык булган кимчелекләрен дә юкка чыгарырга өлгерәләр, шуңа күрә без тулы сурәтне күрмибез. Әйтик, шәхси хастахәнәләр гонореяны дәвалыйлар. Ә әлеге авыру төре буенча махсус Федераль боерык бар. Без гонорея йоктырган кеше белән аралашкан кешеләрне дә эзләргә, повестка белән чакыртырга, тикшерергә тиешбез. Профилактик чаралар үткәрергә, әгәр авыру йоктырганлыклар ачыкланса - дәваларга.
- Авыруларның барысы да исәпкә бастырылырга тиешме?
- Җенси йогышлы авыру йоктырган кешеләр исәпкә бастырылырга тиеш. "Исәпкә бастыру" дигәнне шулай ук дөрес аңларга кирәк. Ул яшерен, аноним рәвештә эшләнелә. Табилар чаң суга башлаячаклар, эшләренә шалтыратачаклар, туганнарына һәм башка аралаша торган кешеләренә хәбәр итәчәкләр икән дип уйлау дөрес түгел. Барлык мәгълүмәтләр дә рәсми һөнәри сер. Әгәр сер ачылса, без канун алдында җавап тотачакбыз.
- Исәпкә бастыруның асылы нидә соң, төгәрәк аңлатып узмассызмы?
- Исәпкә басуның асылы белгечләргә, табибларга билгеле бер вакыт аралыгында, билгеле бер вакытта, көн, сәгать минутта күренү, тикшерү узу. Бу нәрсә өчен кирәк? Авыруның чынлап та тулысынча дәваланып бетүенә инану өчен кирәк.
- Димәк, беркем белми калачак?
- Монда бер "ләкин" бар. Кешенең җенси йогышлы авыру йоктырганлыгы ачыкланса, без бер тәүлек эчендә йогышлы авырулар күзәтчелеге идарәсенә хәбәр итәргә тиешбез. Бу безнең шулай ук Федераль боерык буенча эшләнелә. Чөнки авыру чыганагы урынында Йогышлы авырулар күзәтчелеге тикшерү чистарту йогышсызландыру эшләре алып барырга тиеш.
- Авыру йоктырган кешеләрнең барлык аралашкан кешеләрен дә тикшерү уздырырга мәҗбүр итәсезме?
- Әйе. Без моны эшләргә тиешбез. Махсус хезмәткәрләребездән торган төркемебез бар. Алар шуның белән шөгыльләнә. Элек шалтыратып чакыра идек. Канун нигезендә хәзер шалтыратырга ярамый. Хезмәткәрләр "повестка"ны йортларына алып барып тапшыралар. Мисал өчен, күптән түгел бер хатын-кызның сифилис йоктырганлыгы ачыкланды. Берничә ел дәвамында ул 10 ир-ат белән җенси якынлык кылган. Мондый очракта безнең бурыч - аларның унысын да табып тикшерү уздырту. Чөнки авыруның чыганагын табарга, ул хатынга кемнән йокканын ачыкларга кирәк. Ул хатыннан тагын кемгәдер күчәргә мөмкин. Аннан тагын башка берәүгә. Монда чылбыр берничә чакрымнарга сузылырга мөмкин. Тикшерелергә тиешле кешеләр саны геометрик прогрессия буенча арта. Менә шундый катлаулы схема.
- Ә эчкече булса, яисә наркоман? Исемнәрен белмәсә?
- Андыйлар белән аерата катлаулы. Монда оста психолог та булу зарурлыгы туа. Кешенең ышанычын яулау мөһим. Ә иҗтимагый нормаларны санга сукмаучылар белән бу бик авыр: алар белән элемтә урнаштыру, сүз тыңлату ансатлардан түгел. Кемнәр белән якынлык кылулары турында әйтмиләр, яшерәләр. Ә кайчакта исемнәрен дә белмиләр. Әйе, андый очракта чылбыр өзелә...
- Гаиләлеләр, яисә җитди очрашып йөргән кызы егете булганнар, очраклы рәвештә яки "хаталанып" чит кеше белән якынлык кылсалар, шулай ук ул кешеләрне "сатмый" торганнардыр?
- Әйтмиләр, әлбәттә. Безнең эшнең катлаулылыгы шунда да инде. Шуңа күрә халыкны моңа акыл белән карарга өндисе килә. Күңел ачканнар, исергәннәр, кем беләндер "ялгышып кына" йоклаганнар икән, моннан бәхетсезлек ясарга, куркырга кирәкми. Кил, тикшерен. Моның бер ояты да юк. Диспансерның аноним бүлмәләре бар. Йоктыру-йоктырмавыңны белмәгән килеш үз яраткан, якын кешең кочагына кереп яту - акыллы кеше эше түгел, миңа калса. Вакытында тикшеренгән кеше үзе дә тынычлап йоклаячак, якын кешеләрен дә сәламәт саклачак.
- Сезгә килеп тикшеренү тәртибе белән таныштырсагыз?
- Авыруларның беренче билгеләре күренә, сизелә башласа (әчетү, кычыту, әрнү һәм башкалар), ике дә уйламыйча безнең хастахәнәгә киләсез. Регистратурага мөрәҗәгать итеп "аноним кабул итү" бүлмәсен сорыйсыз. Сезгә барысын да аңлатачаклар. Бернинди паспорт та, таныклык та соралмый. Чиратсыз нисез кереп, билгеле бер номер астында анализлар бирә кеше.
- Бу түләүледер бит?
- Аноним булган очракта түләүле. Тулысына тикшеренү узу - 2100 сум. Монда барлык юнәлеш, барлык авырулардан да тикшерү кергән. Безнең диспансерда үзебезнең лаборатория эшли. Сыйфат ягыннан ышанычлы. Шәхси клиникалар гадәттә арадашчы вазыйфасын башкара. Чит лабораторияләр белән эш итәләр. Шуңа бәяләре дә кыйммәтрәк. Сыйфат мәсьәләсендә шулай ук гарантия биреп булмый.
- Җенси йогышлы авырулар башка юл белән дә кешегә күчә аламы?
- Сифилис, гонорея, трихомониаз һәм башкалар - алар барысы да җенси юл белән йога торган авырулар. Тик сирәк очракларда көнкүреш аралашудан да йогу куркынычы бар. Авыру кешенең эчке киемен кию, уртак мунчалалар, юыну әсбаплары, авыру кеше белән тыгыз элемтә - авыру йогуга китерегә мөмкин. Шуңа күрә, бездә тагын бер махсус боерык бар: әгәр аналарында гонорея ише авыру табылса, өч яшькә кадәр балаларны мәҗбүри рәвештә тикшерү, дәвалау каралган.
- Кайбер яшьләрдә шундый ышану яши: билгеле бер вакыттан соң җенси партнерны алыштыру ул сәламәтлеккә яхшы тәсир итә, саулык яңара, дигән сүзләр ишеткән бар...
- Нәрсәне яңарта? Каннымы? Ялган. Хис кичерешләр, бәлкем, яңара торгандыр, адреналин өстәләдер, күңел күтәренкелеге бирәдер. Ә физик сәламәтлеккә уңай йогынты ясавы дөрес түгел.
- Иң төп киңәшегез?
- Мөһим бер киңәшем: бервакытта да үзлектән дәваланмагыз, дәваларга рөхсәтләре булмаган белгечләр янына бармагыз. Шикләндергән, беренче билгеләре күренгән очракта - туп-туры дәүләт хастахәнәсенә, тәҗрибәле белгечләр янына, тире һәм җенси авырулар диспансерына бару зарур. Сәламәт булыгыз, авырмагыз.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Райнур Әгъләметдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев