Эрик Гыйзетдинов: «Ярдәм итә алуыма сөенәм»
Ирле-хатынлы эшмәкәрләр Елена һәм Эрик Гыйзетдиновлар өлешчә мобилизациягә эләккән ир-егетләргә саллы ярдәм күрсәттеләр. Бу турыда газета битләрендә дә яздык.
Бу юлы игелекле гаилә: «Берәр ерак авылда яшәүче әби-бабайларга яисә балалары булган ярдәмгә мохтаҗ гаиләгә ярдәм итеп, аларны шатландырасы иде», – дип шалтыратты. Һәм мин шундый гаиләләр эзләп Тукай районы Иске Дөреш авыл җирлеге башлыгы Равис Дусадбековка чыктым.
– Ярдәмгә мохтаҗлар, әлбәттә, бар. Алар янына барсак бик сөенерләр иде! Бу гаиләләргә булышып торабыз анысы, тик шәһәрдән бүләкләр белән килделәр дисәк, аеруча шатланачаклар. Аллаһның рәхмәтләре яусын, – диде Равис Миңнехәмәтович.
Эрик белән Еленага гаиләләр турында әйттем. Алар кибеткә барып, кирәк-яракларны сатып алдылар. Олы пакетка он, шикәр комы, чәй тәмнәре, төрле ярмалар, олы кап белән тәмле чәй, сыек май салынган. Бүләккә савыт-сабалар да алганнар. Салих-Тукай авылында яшәүче Рөстәм Байгильдин гаиләсендәге өч балага тәм-томнар, Яңа ел уенчыклары да әзерләгәннәр.
«Бу хәтле бүләктән хәтта уңайсыз булып китте»
Беренче итеп, Иске Дөреш авылында яшәүче 80 яшьлек Мәгъсүмә әби Мөбарәкшина янына кердек. Эрикның бүләкләренә күз яшьләре белән рәхмәт әйтте әбекәй. Сугыш һәм аннан соңгы еллардагы ач-ялангач балачагын искә алды.
– Рәхәт күрмәдек инде... Ачлыктан интеккән вакытлар бер дә хәтердән чыкмый. Инде бүген хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә көн саен догалар укыйм. Аларның исән-сау кайтуларын теләп утырам! Үземне авылда уздырыла торган бер чарадан да калдырмыйлар. Аллага шөкер, гарәпчә укый беләм. Гел догада торам. Өйдә икебез генә яшибез – инде 10 еллап урын өстендә ятучы улымны тәрбиялим. Сүз дә юк – авыр! Әмма кая барасың... – дип күз яшьләрен тыя алмый әбекәй. – Менә бит, көтмәгәндә килеп чыктыгыз! Бу хәтле бүләк, бу хәтле хөрмәттән хәтта уңайсыз булып китте. Чын йөрәктән рәхмәт сезгә, балалар! Шундый сөендердегез. Минем туган көнне дә белеп килгән шикелле булдыгыз. Юлларыгызда яхшы кешеләр очрасын, сау-сәламәт булыгыз! – диде Мәгъсүмә әби озатырга чыккач.
Кылган изгелек еллар буе онытылмый
Чираттагы тукталышыбыз – Тукай районы Таулы Дөреш авылында ялгыз гомер итүче Кәримә Ярмөхәммәтова йорты. Эрик Гыйзетдинов:
– Кәримә әбекәй, сезгә бүләкләр белән килдек. Бөтен булган һәм булачак бәйрәмнәр өчен күчтәнәч дип кабул итегез, – дип русча эндәшкәч, әбекәй югалып калды. Аннары исә үзенең русча белмәвен, хәтта аңламавын да әйтте. Кәримә әбекәй белән «тәмләп» татарча сөйләшеп утырдык. Өенә игътибар итәм – бөтен җир пөхтә, чиста, чын татар өе: идәннәрдә суккан паласлар, стенада келәмнәр, ашъяулыклар матур итеп чигелгән. Мондый кадер-хөрмәткә ул самими сөенде, кабаттан безне кунакка чакырып калды.
– Кешеләрне шатландыру үзе олы сөенеч бит. Акча була да бетә. Ә синең кылган гамәлләрең еллар буена онытылмаячак. Әбекәйләрнең шат йөзләрен күрү мине бәхетле итә, – дип сөйли олы йөрәкле Эрик Гыйзетдинов.
Көтелмәгән сюрприз
Соңыннан Салих-Тукай авылында яшәүче Оксана белән Рөстәм Байгильдиннар гаиләсе янына бардык. Алар өч бала тәрбиялиләр, олы кызлары күрше Теләнче-Тамак авылындагы сәламәтлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәптә белем ала.
– Мин эшләмим, өйдә генә утырам. Йорт эшләрен тулысынча үзем алып барам. Сарыкларыбыз, кәҗәләребез бар, быел сыер да алдык. Шулай әкрен генә хуҗалыгыбызны булдырдык. Ирем Новотроицкое авылына йөреп эшли. Балаларыбыз автобус белән Комсомолец поселогына йөреп укыйлар. Безгә шундый игътибар күрсәткәнегез өчен олы рәхмәт. Чыннан да, көтелмәгән сюрприз булды бу, – диде хуҗабикә Оксана Байгильдина.
Күңеле яхшы кешенең эше уңай бара
Кешеләргә яхшылык эшләү, игелекле булу, мөгаен, бик җиңел дә түгелдер. Бу сыйфатлар, нигездә, балачактан ук тәрбияләнә. Игелек орлыкларын бала күңеленә әти-әни сала. Эрик Гыйзетдинов та нәкъ шундый гаиләдә үскән. Ул бүген үзе дә балаларын шул юнәлештә тәрбияли. Аларның беренче чиратта, чын кеше булуларын тели. Ярдәм итә алуы белән ул чын күңеленнән горурлана, олы канәгатьләнү ала, балаларча сөенә. Яхшы күңелле кешеләрнең күңелләрендә һәрвакыт сафлык, пакълек була. Алар нинди эшкә тотынсалар да, күңелләрендә начарлык булмаганлыктан, эшләре һәрвакыт җайга бара. Елена белән Эрик Гыйзетдиновларга да башлаган эшләрендә уңышлар, гаиләләренә тынычлык, иминлек телим мин.
Иске Дөреш авыл җирлеге башлыгы Равис Дусадбеков:
– Әбекәйләрне, балалы гаиләне шулай хөрмәтләүләре әйтеп бетерә алмаслык сөенеч булды. Игелекле, миһербанлы кешеләр күп әле! Алар безнең янда гына! Эшләгән игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтса иде!
Безнең авыл җирлегендә 161 өлкән кеше, 91 инвалид исәпләнә. Бер бәйрәмнән дә аларны калдырган юк. Шулай ук иганәчеләр табып, аларга бүләкләр тапшырабыз. Бөтенесе дә бүләкләрне рәхмәт белән кабул итәләр, күпме җылы сүз әйтеп калалар. Хәзерге вакытта менә инвалидлар декадасына әзерләнәбез.
/ Гөлия Ибатуллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев