Эрнест Гыйзетдинов: «Без шәһәребез егетләренә ярдәм итәргә тиеш!»
Чаллы эшмәкәрләре Елена һәм Эрнест Гыйзетдиновлар өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган ир-атларга беренче көннән үк ярдәм кулы суздылар, аларга үз хисапларыннан кирәк-яраклар тутырылган сумкалар әзерләделәр.
«Мондый кешеләр булганда бар да өметле»
Гыйзетдиновлар турында мобилизацияләнгән ир-егетләрне хәрби өйрәнүләргә җибәргән вакытта ишеткән идек. Ул вакытта шәһәрнең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова: «Чаллыбызда битараф булмаган, искиткеч олы йөрәкле кешеләр яшәвендә бер шигем дә юк. Елена белән иртәдән үк солдатларга пакетлар тутырдык. Эрик һәм Лена, сезгә булганыгыз өчен, әти-әниләрегезнең сезгә дөрес тәрбия биргәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәм», – дип язып чыккан иде.
Егетләребезне хәрби операциягә озатканда шәһәр мэры Наил Мәһдиев та Гыйзетдиновлар гаиләсенә рәхмәт сүзләре җиткерде.
– Мондый кешеләр булганда барысы да өметле дигән сүз. Чаллыбызда киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр бихисап. Гыйзетдиновларны гына алыйк. Берсүзсез солдатларга ярдәм итәргә алынганнар бит алар! – дигән иде мэр гаилә башлыгы Эрнест Гыйзетдиновның кулын кысып.
«Лена, егетләргә булышырга кирәк бит!»
Ничек шулай тиз арада гына уйлап, солдатларга булышырга алынганнар Гыйзетдиновлар? Ярдәм итүләре беренче генәме? Алар белән очрашып, шулар хакында сөйләштек.
– Өлешчә мобилизация турында ишетүгә үк ярдәм итәргә уйладык. Төгәл хәтерлим, төнге сәгать өч, ирем мине әкрен генә уятты да: «Лена, егетләргә булышырга кирәк бит! Син ничек уйлыйсың?» – дип сорады. Соң мин каршы киләмме инде?! Әлбәттә, юк! Икенче көнне үк шушы эшкә керештек. Мин хәрби комиссариатка шалтыраттым, анда социаль яклау бүлегенең телефонын бирделәр. Аннары шәһәр мэриясенә чыктык. Моннан тыш, ирем «Эфир» телеканалыннан Татьяна Каранаевага да шалтыратты. Татьяна да безнең үтенечне кире какмады. Озак та үтмәде, Римма Мөхәммәтҗанова үзе безгә чыкты. Шуннан бөтен эшебез җайланды. Мин башта 70ләп данә кальсон, аннары носкилар, футболкалар сатып алдым, аларның барысын да размерын размерга туры китереп җыйнап та куйдык. Ирем исә сәүдә үзәгеннән сухпаёклар сатып алды. Барысы бергә 65 данә пакет әзерләп куйдык.
Ә Чаллыдан беренче партиядә 74 ир-егетне мобилизацияләделәр. 74 кеше икәнен без егетләрнең киткән көнендә генә белдек. Ирем ике сәгать эчендә тиз-тиз генә тагын 10 данә пакет әзерләп китереп бирде, – ди Елена ханым.
Ул булышулары турында олы итеп түгел, ә «без моны эшләргә тиеш, без үзебезнең Чаллы егетләренә теләктәшлек белдерергә тиеш» дип сөйли. Ярдәм итә алуларына бик сөенгәннәр Гыйзетдиновлар. Акча күп китте, бәлки моңа тотынасы да булмагандыр дигән уй килеп тә карамаган аларга.
– Өлешчә мобилизация игълан ителгәч тә үземнең Таҗикстанда хезмәт иткән елларым күз алдымнан үтте. Йокым качты, гел шул егетләрне уйлап йөрдем. Шул кичерешләремне тормыш иптәшем белән бүлештем дә инде. Ул мине тыңлады, тәкъдимемә берсүзсез риза булды. Без тиз арада кирәк-яраклар җыя башладык. Кызганыч, берцы гына алып булмады. Дагыстанга кадәр шалтыраттык, алар җибәрергә ризалар иде, тик без килешкән вакытка өлгерә алмыйлар иде. Аннары махсус формалар да алып җибәрергә уйлаган идем. Анысы да булмады! Форма теккәнне дә озак көтәсе иде.
Ярдәм итүем егетләргә теләктәшлек белдерүдән. Мин аларның берничә көндә генә бөтен әйберне җыеп бетерүләренә бик шикләндем. Шуңа нәрсә дә булса биреп җибәрергә теләдем. Чөнки барысы да үз башымнан кичкән, армияне күреп кайткан... Бу бит бөтенебез өчен дә олы борчу. Мин дә алар урынында булырга мөмкинмен. Ярдәм итсәләр мин дә бик сөенер идем, – ди Эрнест Гыйзетдинов.
– Икенче озатуга без 250 данә термокостюм таптык. Табу бик кыен булды, әлбәттә. Аннары носкилар, сөлгеләр сатып алдык. Ул вакытта эшне күбрәк үз өстемә алырга туры килде, ирем сәламәтлеге какшап китү сәбәпле больницада иде, – дип дәвам итә Елена.
– Тик кенә ятып торып буламыни?! – дип сүзгә кушыла гаилә башлыгы. – Мин хастаханәдән качып диярлек чыктым да, күп итеп гади носкилар, термоноскилар сатып алдым. Кирәк-яраклар җыела торган урында хәрбиләр өчен теш пасталары, щеткалар, сабыннар, аларга савытлар, сухпаёклар, бинт, перекись ише әйберләр күпләп әзерләнгән иде инде. Аларны башка эшмәкәрләр алып килгән. Күп кеше шалтыратты безгә, ярдәм итәргә теләүчеләр дә күп җыелды.
Ярдәмне дәвам итәчәкбез
– Егетләргә алга таба да булышачаксызмы? – дип сорыйм Гыйзетдиновлардан.
– Әлбәттә! Без ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, – дип ике дә уйламый җавап бирә минем соравыма Эрнест. – Ниндидер «показуха» өчен генә оештырган нәрсә түгел бу, берүк дөрес аңлагыз. Чын йөрәктән булышырга теләвебез. Үзебезнең егетләрне калдырмау – безнең изге бурыч. Бу изге эшкә башка эшмәкәрләр дә кушылсын дип теләгән идем, кушылдылар бит! Монысына да сөенеп бетә алмыйм! Бу эшебезне дәвам итәчәкбез.
Игелек кылу – һәркемнең вөҗдан эше. Гыйзетдиновлар да эшләренә шулкадәр җаваплы карыйлар, бер-берсенә карата да үтә дә игътибарлы, сабырлар. Бу мәрхәмәтле, олы йөрәкле кешеләрнең үзләренә сәламәтлек, гаиләләренә бөтенлек телисе килә. Эшләгән яхшылык меңләтә әйләнеп кайта ул.
/ Фотолар Гизетдиновларның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев