Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшен җиренә җиткереп башкара

5нче разрядлы слесарь-сантехник Вәис Хәлилов подвалны тәртиптә тота, йортта яшәүчеләрнең ватылган кран һәм торбаларын төзәтә. Ул һәрвакыт ашыгыч рәвештә башкарырга кирәкле эшләргә алына.

Бу һөнәрне ул үзе сайламый, язмыш үзе аны торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә китерә. Вәис Хәлилов  20 елдан артык сантехник хезмәтен башкара. 

Чаллыга ул, яшь вакытында ук, автогигант төзелешенә дип килә. Соңрак, эш хакларын тоткарлаган чорда, сантехник һөнәрен үзләштерә. Тормыш аны үзе өйрәтә. Тәҗрибәле хезмәттәшләрен ремонт үткәрергә чакырганда алар белән бергә бара. Җылылык үзәгенең эшен, су акса, кайда, ничек туктатырга, авария вакытында нәрсә эшләргә кирәклеген ул алардан карап өйрәнә.
Язмабыз герое соңрак бу эшләрне үзе башкара башлый. «Теләгең булса, үз эшеңне бишлегә башкарасың! Йорттагы фатирларның җылы булуы синнән тора бит!» – ди әңгәмәдәшем. 

Бүген ул «ЖилЭнергоСервис» халык идарә итү компаниясенә караган «Комфорт» подряд оешмасында эшли һәм 600гә якын фатирга хезмәт күрсәтә. «Хәзерге заманда сантехникларның эше кызыклырак та әле. Элек бит тимер белән чуен гына иде, алар белән эш итүе озак, авыр, эретеп ябыштырмыйча булмый. Ә хәзер яңа материаллар чыкты – алар белән эшләве рәхәт, җиңел. Үземә дә кызык – яхшырак, ныклы булсын өчен ничек беркетергә дип уйлыйм.

Кайчагында бик үк кызык та булмый! Бигрәк тә бәйрәмнәрдән соң халык унитазга салатлар, кисәге белән ит, бозылган ашамлыклар ташлагач, торбалар тыгыла. Кызганычка каршы, күпләр белмиме, онытамы – унитазга берни дә, хәтта кәгазь кисәге дә ташларга ярамый!» – ди ул.

Хәзерге заманда сантехник хезмәтеннән башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Һәр йортта канализация, су торбалары бар. Бу система бернинди тоткарлыксыз  эшләргә тиеш.

2020 елда Чаллының Үзәк районында «Иң яхшы сантехник» бәйгесендә җиңү яулаган Вәис Хәлилов эшен җиренә җиткереп башкара. Шулай булганда гына күпкатлы йортларда яшәүче меңләгән кеше аңа ышанып мөлкәтен тапшырачагын яхшы аңлый ул.

Рузилә Гатина.

Сәрия Гарипова тәрҗемәсе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев