Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Эшлибез!” акциясендә катнаш

13 сентябрьдә Чаллыда "Эшлибез!" акциясе үтә. Анда теләге булган барлык шәһәрдәшләр катнаша ала. Әлеге илкүләм акция Россиядә чүп-чарга каршы иң зур гражданлык инициативасы булып тора. Ул шулай ук дөньяның 100 илендә колач алган World Cleanup халыкара волонтерлык хәрәкәтенең бер өлеше дә. Үткән ел Россиядә "Эшлибез!" акциясендә илнең 59 төбәгеннән 85...

13 сентябрьдә Чаллыда "Эшлибез!" акциясе үтә. Анда теләге булган барлык шәһәрдәшләр катнаша ала.

Әлеге илкүләм акция Россиядә чүп-чарга каршы иң зур гражданлык инициативасы булып тора. Ул шулай ук дөньяның 100 илендә колач алган World Cleanup халыкара волонтерлык хәрәкәтенең бер өлеше дә. Үткән ел Россиядә "Эшлибез!" акциясендә илнең 59 төбәгеннән 85 меңнән артык кеше катнашкан. Әлеге экологик акциядән чаллылылар да читтә калмый. 2012 елда бу игелекле эштә 500 кеше катнашкан. Алар барлыгы 943 капчык чүп җыеп, эшкәртү өчен 4 тонна чимал тапшырганнар иде. 2013 елда исә акциядә катнашучылар саны кимрәк булды: 335 кеше 500 капчык чүп җыйды, 640 кг икенчел чимал тапшырды.

Экологик акция шәһәрнең дүрт урынында - Первомайкада (җыелу иртәнге 9да "Уют кафесы" тукталышында яки шәхси автомобилеңдә барырга), Яр буе паркындагы күл буенда (иртәнге 9да күл буендагы спорт мәйданчыгында), Тукай яр буенда (мәчет артында яр буендагы прокат пункты янында), Подборное күле буенда ( иртәнге 9да "Ял паркы" тукталышында) үткәрелә. Табигатебезнең чисталыгына битараф булмаган шәһәрдәшләр, игелекле эштән читтә калмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев