Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшмәкәр Ләйсән Таҗиева: “Мәктәптә укыганда ук эшләп, кыйммәтле хушбуй алган идем”

«Бизнеста һәрвакыт үзгәреп торган шартларга җайлашырга кирәк», – ди бүгенге язмабыз герое Ләйсән Таҗиева. Узган ел ул «Автошәһәрнең яшь эшмәкәре-2021» бәйгесендә җиңү яулады. Әйтергә кирәк, әңгәмәдәшебез моңа чын мәгънәсендә лаек.

Бүгенге көндә ул берьюлы ике шәһәрдә – Чаллыда һәм Әлмәттә «Джумга» караоке клублары тота. Шулай ук әле ул күптән түгел «Молекула» wellness-студиясе дә ачып җибәрде. Өстәвенә, яшь эшмәкәр хәйриячелек белән шөгыльләнергә дә вакыт таба.  Аның матди ярдәме белән коляскада баскетбол уйнап, шәһәр данын яклаучы егетләр ел дәвамында "Шәһри Чаллы" газетасын укыячак. Боларның барысына да Ләйсән ничек өлгерә соң? Икътисадый авыр шартларда да үз эшен алып бару өчен каян көч һәм мөмкинлекләр таба? Бу хакта тынгы белмәс шәһәрдәшебезнең үзеннән сораштык. 

- Ләйсән, Сез күптәннән бизнестамы?

- 2019нчы елның декабрендә мин командам белән башта Әлмәт шәһәрендә, бер елдан Чаллыда кафе ачтым. Быел мин үзем өчен тагын бер яңа юнәлешне үзләштерәм – хыялымдагы  велнесс-студия үз эшен башлады.

- Әлеге юнәлеш сезне нәрсәсе белән үзенә җәлеп итте?

- Кафеда кеше тәмләп ашый да, бу хакта шунда ук оныта да. Ә минем, гомумән, башка төрле эш белән шөгыльләнәсем килә башлады. Хатын-кызларга ял итү, саулыкларын ныгыту, матурлыкларын кайгырту өчен махсус студия булдыру теләге белән янып йөри башладым! Эшләре болай да чиктән ашкан гүзәл затларыбыз, шәһәр буйлап төрле студияләргә йөреп азапланмасын өчен, барысын да бер урында булдырырга теләдем. Массаж да ясатсын ул анда, маникюр да, чәчен дә буятсын, тау һавасын сулый-сулый йоклап та алсын. Күз алдыма иркен, якты, матур  бүлмә килде. Дөрес, бүгенге студиябез әле кечкенә, тик киләчәктә мин бу идеямны  тулысынча тормышка ашырачакмын, Аллаһ теләсә.

- Гипокситерапия, ягъни тау һавасы белән сулап сихәтләнү турында кайдан, ничек белдегез?

- Ел ахыры иде, эш күп, барысына да өлгерергә, барысын да башта  тотарга кирәк – мәгълүматтан башым тубал кебек булды, арыганлыктан йоклый алмый интегә идем. Шунда гипокситерапия үтәргә, ягъни тау һавасы белән дәваланырга киңәш иттеләр.  Ул аппарат-тренажер дип атала, чөнки, бу вакытта сулыш органнары тулы куәтенә эшли.   Читтән караганда кеше ятып торган кебек кенә күренсә дә, 50 минут дәвамында организмда молекула дәрәҗәсендәге процесслар бара.  Курстан соң йокым кайтуын, көчем артуын сиздем - элек эштән “егылырлык” дәрәҗәдә арып кайтсам, дәваланганнан соң  үземдә таулар күчерердәй көч сиздем. Шуннан соң гипокситерапия белән кызыксына башладым, аны җентекләп өйрәндем, җиһазлары турында мәгълүмат тупладым. Коронавирустан соң авыр сулыш алучыларга, аллергия, астма белән интегүчеләргә, балага узарга теләүчеләргә, операциядән соң тернәкләнүчеләргә ярдәме тигәнен белдем. Әлеге ысул ярдәмендә бик күп кешеләрне сихәтләндереп була ич, дип уйладым. Нәтиҗәдә иң сыйфатлы дип тапкан җиһазны сатып алып, студия ачарга карар кылдым, хәзер анда массаж кабинеты да эшли.

- Соңгы еллардагы икътисадый авыр шартлар эшчәнлегегезгә тәэсир иттеме?

- 2020нче елда тамыр җибәргән пандемия бик күп авырлыклар китерде.  Кафеларны яптылар. Илтеп бирү хезмәтен кертеп карадык, тик уңышлы булмады. Чөнки без ризыкны кешегә үзенчәлекле итеп тәкъдим итәргә күнеккән, ә моның тулы тәэсирен тою өчен ресторанда утырырга кирәк. Ә «доставка» булмагач, эшләмәдек инде. Авыр булды. Хезмәткәрләрне эштә калдыру да катлаулы иде. Дәүләт тарафыннан түләүләр булды, тик алар зур күләмдә түгел иде һәм бер тапкыр гына бирелде. Аннары әкренләп дөньялар үзгәрде, эшебез тора-бара үз җаена кайтты. Әмма соңгы айларда дөньяда барган үзгәрешләр янә эшчәнлегебезгә йогынты ясый башлады. Бәяләр артты. Кайбер позицияләр шаккатмалы дәрәҗәдә кыйммәтләнде. Шулай да күңелне төшермәскә тырышабыз, киләчәккә карап эшлибез. Бизнеста һәрвакыт үзгәреп торган шартларга җайлашырга кирәк. Һәм, гомумән, катлаулы чорны үтүчеләр без генә түгел бит. 90нчы елларны гына алыйк - кешеләр ул чорны да кичкән, бирешмәгән. 

- Хезмәткәрләрне ничек сайлыйсыз?

- Интуициямә таянам. Бер очрак мисалында әйтеп үтим. Студияне ачар алдыннан Мәскәүдән аппарат белән эшләргә өйрәтүче белгеч чакырдым. Тик ул килеп җиткәндә анкета тутырган өч кандидатның берсе дә килмәве ачыкланды. Интернетта тиз генә игълан куйдым. Шалтыраткан бер кыз белән кичтән телефон аша гына аралаштык һәм мин аны ошаттым. Укуда да, эштә дә ул минем ышанычымны аклады. Бизнеста да  кешеләр белән аралашуда да эчке тоемлавыма ышанам. Аннары командамдагы кешеләр белән рухи кыйммәтләребез уртак булырга тиеш. Әйтик, минемчә, клиентларга мөнәсәбәт туганнарыңа кебек – игътибарлы, кайгыртучан булырга тиеш. Моны аңлаган кеше белән хезмәттәшлек итә алабыз.  

- Эшмәкәрлеккә сәләт сезгә кемнән күчкән? 

- Мөгаен, карт әбием – бабамның әнисеннәнндер. Минем әбием, Хезмәт ветераны, атказанган сәүдә хезмәткәре  Хаҗева Шәмсисорур Хаҗи кызы 1946нчы елдан алып 26 ел икмәк кибетендә эшләгән. Чаллының Үзәк урамы белән Муса Җәлил урамнары чатында урнашкан бу кибет Райпотребсоюзның укыту үзәге дә булган – анда сатучыларны укытканнар. 2-3 ай стажировка үткәннән соң имтиханны уңышлы тапшыручылар эшкә урнашкан. Хәтерлим, әбием  белән урамнан барганда аны барысы да таный, исәнләшәләр иде.  Мине бәләкәй чактан «ут кебек» диләр иде. 13 яшьтә мин  «сетевой»га косметика сатарга кердем. Бик уңышлы эшләдем. Кеше заказлар белән генә эш итә иде иде¸ ә мин үзем кайтартып, сумкама иннек, сөрмәләр (тушь) тутырып сатып йөри идем. Мәктәптәге укытучылар да миннән кыйммәтле хушбуйларның «пробник»ларын ала иде. Хәзер дә шаккатып искә алам ул вакытларны.  

- Дәүләт тарафыннан яшь эшмәкәр буларак нинди дә булса ярдәм аласызмы?

- «Автокаланың яшь эшмәкәре» бәйгесендә җиңдем. Андагы бүләктән бигрәк катнашуым, тәҗрибә туплавым сөендерде. Мин үз көчемә таянырга тырышам. һәм безнең шәһәрдә уңышка ирешү өчен барлык шартлар да бар дип исәплим. Мин Чаллыны бик нык яратам! Ул искиткеч шәһәр. Мәскәүгә күчәсеңме дип сорасалар, юк дияр идем. Анда кунакка барырга яратам, тик сагынып кайтам. Мин Сарман районы Рангазар авылы мәктәбен тәмамладым, аннары Әлмәттә сәүдә-технология көллиятендә укыдым. Аны тәмамлаган көнне үк Чаллыга киттем – биредә яшәү теләге  шулкадәр көчле иде. Бүген дә монда яшәвемә сөенәм.

Сәрия Гарипова сөйләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев