Эшмәкәрлек мәктәптән башлана
Гали Акыш исемендәге лицейда “Укучылар арасында эшмәкәрлекне үстерүдә мәйдан буларак мәктәп бизнес компанияләре” дигән темаган “түгәрәк өстәл” артында сөйләшү булды.
Анда сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрит Бәшәров, икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Сагдеев, ИТ-парк бизнес-инкубаторының проектлар буенча әйдәп баручы менеджеры Фәем Низамов, Чаллыдагы мәктәп эшмәкәрлеге кураторы Лариса Максимова, 84нче лицей интернат, 1,12нче мәктәпләрнең вәкилләре катнашты.
Кунаклар Гали Акыш лицееның мәктәп эшмәкәрлеге белән дә таныштылар. Биредәге “ Ак Кош” бизнес комапниясе бөтенроссия бәйгеләрендә дә җиңү яулады. Компания вәкилләре үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр, сорауларга җавап бирделәр. Бу компания “Гномик Дрёма” продуктын күрсәтте. Әлеге проект XVI республика балалар компанияләре слетында “Яхшы товар” номинациясендә җиңүче дипломы алды. Алар белән “Фан Чулан” арт-студиясе хезмәттәшлек итәргә теләк белдерде.
“Түгәрәк өстәл” артында сөйләшүдә мәктәп укучылары арасныда эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев