Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән

Чаллының сәүдә-сәнәгать палатасы хәзерге катлаулы вәзгыятьтә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм йөзеннән 16-18 мартта «Экспо-Кама» ярминкәләр үзәгендә «Кама сәнәгать форумы» кысаларында эшмәкәрлек көннәре үткәрә.

Беренче көнне эшмәкәрләр белән бергә яңа шартларда нишләргә дигән сорауга җавап табу максатыннан, ачыктан-ачык сөйләшү була. Эшмәкәрлек вәкилләрен борчыган сорауларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова, таможня вәкилләре җавап бирәчәк. Шул ук көнне  вакансияләр ярминкәсе дә булачак. 

Икенче көнне форумның хокукый блогы башлана. Анда юристлар һәм адвокатлар бушлай хезмәт күрсәтә. 18 мартта исә финанс-икътисадый чаралар оештырыла. Бу көнне банклар вәкилләре катнашында «түгәрәк өстәл» артында сөйләшү дә булачак. 
Матбугат чаралары белән очрашуда сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрид Бәшәров бүгенге вәзгыятьтә РФ, ТР хөкүмәтенең эшмәкәрләргә ярдәмен югары бәяләде. «Хөкүмәт җитәкчеләре предприятие һәм оешма җитәкчеләрен, эшмәкәрләрне ишетеп, кичекмәсәтән күрелергә тиешле чаралар турында зирәк карарлар кабул итә. Әйтик, товарларга маркировка кую туктатылды. Бүгенге көндә белгечләр чимал, хезмәтләргә, материалларга бәя артуның нигезле булу-булмавын тикшерә. Безнең максат – бу шартларда эшчәнлекне дәвам итү. Эшмәкәрләргә беркайчан да  җиңел булмады. Бу кыенлыкларны да җиңәрбез», – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы