Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшсез калганнарга - 57 мең сум акча

Аның өчен «Работа России» порталына ( trudvsem.ru) гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Вакытлыча эшсез калганнарга яисә эш урынын алыштырырга теләүчеләргә социаль контракт буенча акча каралган.

 Быел  бу максатлар өчен Чаллыга 17 млн 694 мең сум акча бүлеп бирелгән. Аның 7 млн 642  мең сумы шәһәрдәшләргә түләнгән. Ел ахырына кадәр эшкә урнаштыру буенча 155 контракт төзеп, 10 млн 52 мең сум акча түлисе калган. 

Гариза белән эшкә урнашканчыга кадәр  «Работа России» порталына ( trudvsem.ru) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Теркәлгәннән соң беренче түләү 14 317 сум тәшкил итә. Икенче тапкыр шул ук күләмдәге акча эшкә урнашканда бирелә  Өченче һәм дүртенче тапкыр 14 317әр  сум акча эшкә урнашканнан соң 2 ай эчендә түләнә. Гомуми финанс ярдәм бер кешегә 57 268 сум тәшкил итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча финанслар Эшсезләр