Эстрадага яңарыш кирәк
Татар эстрадасы тирәсендә бәхәсләр тынып тормый. Татар мәдәнияте, сәнгатенә битараф булмаган кешеләр җырчыларның зәвыксызлыгына, әхлаксызлыгына, программаларның тәрбияви әһәмияткә ия булмавына борчыла. Шунысы куанычлы, татар эстрадасына карата Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та үз фикерен белдерде. Бу халкыбызны милләт буларак саклап калуда зур роль уйнаган җыр сәнгатендә уңай үзгәрешләр булачагына өмет уятты....
Аллага шөкер, соңгы елларда татар эстрадасына карата вәзгыять үзгәрде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның татар эстрадасына кагылышлы мәсьәләләрне җитди проблемалар белән янәшә куюы хөрмәткә лаек. Язучы, галим, мәгърифәтче Гаяз Исхакый, халыкны тулысынча белим дисәң, аның җырын тыңларга кирәк дип язып калдырган. Димәк, җыр - милләтнең асылын билгели торган сәнгать төре.
Кызганычка каршы, бүгенге татар эстрадасы күңел ачуга һәм акча эшләүгә генә кайтып кала. Анда тәрбиявилек аз дип уйлыйм.
Бүгенге көн татар эстрадасы турында төрле фикерләр әйтергә була. Аңа һәр кеше үзенең күзлегеннән чыгып бәя бирә, барысы да хаклы. Бу тема буенча бәхәс тә мәңгелек. Әмма ТР Президентының әлеге мәсьәләне республика күләмендәге җитди мәсьәләләр белән беррәткә куюы зур эшнең башы. Президентыбыз бу мәсьәләне күтәреп, җитәкчеләрне, әдәбият-сәнгать әһелләрен кузгатты, аларны хәрәкәткә китерде. Ә хәрәкәт ул - үсеш. "Үзгәреш җиле" проекты хәрәкәтне башлауда зур һәм уңышлы адым булды. Дөрес, ул да җәмәгатьчелек, зыялылар арасында каршылыклы фикерләр тудырды. Ләкин шунысы бәхәссез - "Үзгәреш җиле" даими исәргә тиеш. Шулай булганда гына һава чистара, яңарыш, яңа идеяләр, позитив фикерләр барлыкка килә.
Рәсим Наилевич, татар эстрадасы сәнгатьнең чагыштырмача яшь төре дип әйтеп буламы?
Буладыр. Безнең милләткә тыйнаклык хас бит, публика алдында чыгыш ясау да узган гасыр башында гына барлыкка килгән. Дөресрәге, Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителгәч, азан әйтү, намаз, мөнәҗәтләр әйтү, аннары гына җырлау барлыкка килгәндер. Шуңа күрә татар эстрадасына яңарыш бик кирәк. Бүгенге көндә ул үсеш стадиясендә.
Ә безнең җырларыбызга моң каян килде икән?
Безнең җырларыбыз халкыбызның авыр, сагышлы вакытларында килеп чыккан. Юкка гына җырларыбызда халкыбыз язмышы чагыла димибез бит. Моңлы җырлар әкрен җырлана, әмма алар халыкка ишетелергә, аны уйландырырга, тетрәндерергә тиеш. Кызганычка каршы, хәзер моңлы җырлаучылар аз. "Татар моңы" телевизион фестивалендә катнашучыларның да 10%ы гына җырны моңлы итеп башкара. Ә буыннардан-буыннарга күчә торган моң буенча тамырлары өстә торган җырчылар такмак сөйләп йөриләр. Икенчеләре исә сәхнәгә чыгып кычкыра. Аларда моң, көйнең эзе дә юк. Җырчының тавыш мөмкинлекләре төрле дәрәҗәдә булырга тиеш. Надан, белемсез, берничә нота тирәсендә генә йөргән кешенең сәхнәгә чыгуы дөрес түгел.
Бер вакыт Чаллыда консерватория, филармония ачарга кирәк дия башлаганнар иде.
Мондый учреждениеләрне ачарга була. Әмма консерватория 1000 километрлы радиуста бер булса җиткән, чөнки ул укучылар арасыннан җәүһәр, алмаз, алтын бөртекләрен аралап, аларны затлы ташка әйләндерә торган уку йорты. Анда студентларны бик нык сайлап алалар. Ә филармония әзер җырчыларны тәрбияләү, аларга методик ярдәм күрсәтә торган учреждение. Бинасы, җиһазлары, кадрлары булса, мондый оешманың сәнгатьне үстерүгә файдасы тияр иде. Билгеле инде ул вакытта сәхнәгә халтура чыгарга тиеш түгел. Хәзергә яшь артистларга ярдәм итүче оешма, программалар төзү һәм кабул итү буенча методик яктан булышу юк. Яшьләр "Программабызга Салават абый, Виталий дәдәй, Хәния апаныкы кебек элементлар кертәбез", - диләр. Бу дөрес түгел. Һәр җырчының сәхнәдә үз юлы, үз сүзе булырга тиеш.
Хәзер җыр театрлары оештыра башладылар.
Әйе, күп җырчылар җыр театрлары оештыралар. Алар барысы да бер калыпка салынган. Программаларында мәгънәсезлек, милләткә хас булмаган мәзәкләр өстенлек итә. Кыскасы, алар түбән интеллектлы кешеләр өчен әзерләнгән. Әмма бу җырчыларның моңа исләр китми. "Тамашачыларга ошый, алар көләләр..." дип җавап бирәләр. Һәм сәнгатьнең иң олы максаты - тәрбия икәнлеген оныталар. Концертларда төрле жанрларны кушу белән дә артык мавыга башладылар. Хореография җырның эчтәлегенә туры килми, аның матурлыгын боза. Шуны онытмаска кирәк - җыр ул тәмамланган әсәр. Ул - ике иҗат әһеле: композитор һәм шагыйрьнең күңелендә эмоциональ шартлау нәтиҗәсендә барлыкка килә. Аның башы, кульминациясе һәм азагы бар. Җыр - үзе сәхнә әсәре. Ул беткәч, кеше уйланырга, моңланырга тиеш. Ә бездә җыр тәмамлануга сәхнәгә алып баручы йөгереп чыгып, әхлаксызлык чигендәге мәзәген сөйли. Җырны хореография, мәзәк белән бутарга кирәкмидер. Тематика буенча бәйләп алып барганда да уйлап, сак эш итү зарур.
Айрат Арыслановтан соң татар эстрадасында зәвыклы алып баручы да күренми.
Айрат абый Арысланов еш искә төшә. Нәфис сүз осталары аның язмаларын карап, өйрәнсеннәр иде. Милли мәдәнияткә тарту өчен концертларга балаларны, оныкларны алып барабыз. Ләкин концертта әхлаксызлык, ир белән хатын мөнәсәбәтен калку итеп күрсәтәләр. Бу дөрес түгел. Тәрбия бирү һәрвакыт күз уңында булырга тиеш. Сәхнә кешеләре социаль юмор, сатира мисалында халыкны тәрбияләргә тиешләр.
Сез концертларда еш буласыз. Күңелгә кереп калган җырлар бармы хәзер?
Без Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева, Хәйдәр Бигичевларны тыңлап үскән буын. Без аларның иҗатына гашыйк идек. Концертларын карап, аларга кушылып җырлый идек, хәзер дә алар репертуарындагы җырларны тыңлыйбыз, җырлыйбыз. Алар башкарган зәвыклы җырлар халык күңелендә яши. Хәзер дә һәр җырчының репертуарында тамашачының күңелен кузгатырлык, мәгънәле җырлар бар. Әйтик, Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи репертуарында өстәл артында җырлый торган, халык яратып тыңлый торган җырлары күп. Әмма күпчелек җырчыларның репертуарында очсызлы, бер көнлек җырлар өстенлек итә.
Эстрада - халыкның күз алдындагы өлкә. Шуңа күрә бу тема һәрвакыт ачык һәм бәхәсле булып калачак...
Әлбәттә. Тәнкыйть, бәхәстән куркырга кирәкми. Бәхәстә хакыйкать туа диләр. "Үзгәреш җиле" елга 4-5 тапкыр үткәрелергә тиеш. Беренче коймак төерле булды, киләчәктә бу проект камилләшер. Миңа калса, жанрларны кушканда сак эш итәргә кирәктер. Бездә оркестрлар, бию коллективлары, алып баручылар шактый, җырчылар бихисап күп. Хәзер инструментлар, аппаратуралар да көчле. Камиллеккә, зыялылыкка омтылырга гына кирәк. Концерт программаларына курай, скрипка, сорнай, кубыз, бәрмә инструментларны кертү дә отышлы булыр иде. Иң мөһиме: чама хисен онытмаска кирәк.
Әңгәмәдәш - Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев