Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Эт тә җан иясе, эт тә әни...

Ничек мескен җан иясенең рәнҗешеннән курыкмыйлар?

Быел кыш күңел әрнетерлек бер вакыйганың шаһиты булдым. Дөресрәге, шул вакыйганың уртасында кайнарга туры килде. Бу тарих дөньяда бер нәрсәнең дә  очраклы булмавына бер мисалдыр, бәлки. 

Чаллы янындагы поселокларның берсендә гаиләсе белән сеңлем яши. Бер ялда шуларга кунакка баргач, балалары күршеләрендә яңа туган эт баласы бар дип сөйләделәр. Шулкадәр тәэсирләнеп сөйләүләренә түзә алмыйча, аларга ияреп үзем дә көчек карарга дип кереп киттем. Аның матурлыгы... Чем кара, йомшак йомгактай, күзләре яңа ачылган.  Әнисенең имчәкләрен тарткалый-тарткалый иммәкче була. Ә әнисен күргәч, йөрәгем «жу» итеп китте. Мескен хайванның күзләрендә нур, дөньяда гаме калмаган. Мира кушаматлы бу овчарканың берничә көн элек, шушы баласын тапканнан соң хәле начарланган.  
Мин сораулы күзләремне безне нәни эт баласын күрсәтергә чыккан хуҗаларга төбим. «Карт инде ул, исән калмас» – диләр.  Күзләренә тилмереп  карап яткан, ничә еллар үзләренә тугры хезмәт иткән эткә шулай ансат кына кул селтәп була микән?! Бу бит мәрхәмәтсезлек! Ничек мескен җан иясенең рәнҗешеннән курыкмыйлар?

Мин бу хәлгә тыныч кына карый алмадым. Эт тә җан иясе, ул да әни – аңа кичекмәстән ярдәм кирәк! Хәзер элекке заман түгел бит, ветеринария клиникалары эшләп тора. Тиз генә шуларның берсенә чыктым. Алып килергә куштылар. Ярдәм сорап волонтерларга мөрәҗәгать иттем. Алар да Мирага ярдәмгә ашыкты. 

Дәвамын «Шәһри чаллы» – «Пятачок» газетасыннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев