Эт тешләгән балага - 200 мең сум компенсация
Акчаны шәһәр башкарма комитеты түли.
Бала Казан проспектында урнашкан 1нче йорт тирәсеннән мәктәптән кайтып барган. Бу урамдагы азык-төлек кибете янына хуҗасыз эт ияләшкән була. Сукбай хайван баланы күреп янына йөгереп килгән, аягын тешләгән. Зыян күрүчегә травматология бүлегендә ярдәм күрсәткәннәр, котрыу чиренә каршы вакцина ясаганнар. Баланың әнисе белдерүенчә, яра эзе әле бетмәгән, мәктәп укучысы үзе генә урамда йөрергә куркып калган.
Чаллы прокуроры мораль зыян өчен компенсация сорап судка мөрәҗәгать итте. Суд зыян күрүче файдасына карар чыгарды – сукбай хайваннарны аулау һәм тоту эше тиешенчә оештырылмаган өчен, шәһәр башкарма комитеты гаиләгә 200 мең сум күләмендә акча түләргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев