Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

«Этемдә кеше акылы бар»

Аны барысы да ярата.

Башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова үзенең дүрт аяклы дустын балалары кебек якын итә, аны бик ярата.
– Мин кечкенәдән этләр яраттым. Балачакта өйгә эт аласы килү теләгемә әти-әнием каршы булды. Аннары мөстәкыйль рәвештә яши башлагач, Марта исемле немец овчаркасы алдык. Бик акыллы иде, тугры дус булды.
Хәзер бәләкәйрәк эт алдым. Кайнатылган чәк-чәк төсле сап-сары булганга, Чәк-чәк дип исем куштык үзенә. Бусы да бик акыллы. Командаларны тыңлый. Аның белән сөйләшеп тә була. Бакчага яки урамга чыгабыз диюгә, үзенең муенчагын күтәреп килә. Эләктергәч, ишек төбенә барып баса.

Ни өчен бәләкәй эт алдым? Беренчедән, аңа зур фатир кирәкми, һавада озак йөрергә дә сорамый (минем очракта бу аеруча мөһим), ул аз ашый. Аны теләсә кая алып барырга була. Йөртергә уңайлы. Тагын бер уңай ягы: статистика мәгълүматлары буенча, алар зур этләргә караганда озаграк яши. Миңа монысы да бик мөһим. Чөнки яраткан йорт хайваныннан аерылу минем өчен бик авыр булачак, – дип сөйләде ул дүрт аяклы дусты турында. 
– Әле Чәк-чәк белән бәхетсезлек килеп чыккач та нык борчылдым. Бу хәл 6 ел элек кыш көне бакчада булды. Этебез безгә сиздермичә генә урамга чыгып киткән. Ул чакта аңа 7 ай гына иде. Бәләкәчебезне зур этләр бик каты тешләгәннәр, сәламәтлегенә зыян салганнар иде. Бик борчылдык, тиз арада ветеринария клиникасына алып бардык. Умыртка баганасына зыян килгән иде. «Яшәмәячәк, интектергәнче йоклатырга кирәк», – дип киңәш бирделәр. Миңа бу сүзләрне ишетү бик авыр булды.
Аннары безгә Казандагы бер клиникага барырга киңәш иттеләр. Бардык, барлык тикшерүләрне уздырдылар. Тиз арада операция ясадылар. Аллаһка шөкер, барысы да уңышлы узды. Этебез элеккеге хәленә кайтты: йөгерә, уйный, ашый-эчә.
Без, балалар, оныкларым – барыбыз да аны бик яратабыз. Вакциналар ясатабыз, махсус ризыклар ашатабыз. Чип та куйдырдык. Кыскасы, бала караган кебек тәрбиялибез. Шулай итәрлек булмаса, йорт хайваннарын асрамаска кирәк, дип уйлыйм. Урамга, паркларга барганда, пакетлар алып чыгабыз, Чәк-чәк артыннан җыештырабыз.

– Әниебез Чәк-чәкне безне яраткан кебек ярата. Ул аның дүртенче баласы кебек. Шуны истә тотып, быел туган көненә этебезнең матур фотосын бүләк иттек. Ул аны эшендә тота. Әнием командировкага киткәндә, Чәк-чәкне үзем карап торам. Ул бик акыллы, нәрсә әйтсәң дә тыңлый. Аны каравы бер дә авыр түгел. Исән-сау гына булсын. Этебезне күз карасы кебек саклыйбыз. Аны бер секундка да күздән ычкындырмыйбыз», – ди Гөлнар ханымның кызы Диләрә.

Эт асрау арзанга төшмәсә дә, Гөлнар Карловна йорт хайванына тоткан акчасын кызганмый.

«Чәк-чәк минем эштән кайтуымны зарыгып көтеп тора. Ишекне ачып керүгә елмая, койрыгын болгый-болгый каршы ала. Берәр җирем авыртса, шул җиргә килеп ята, җылыта. Ул кешеләрне, аеруча балаларны ярата. Үзен дә яраттыра белә. Кыскасы, аның белән безнең барыбызга да рәхәт. Берүк исән-сау булсын», – ди ул.
(фотолар шәхси архивтан)

 «Шәһри Чаллы»да «Минем яраткан хайваным» рубрикасы дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: минем яраткан хайваным