Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Этне җиңел генә урамга чыгарып ташлап булмаячак

Хуҗасы булган бөтен хайваннарга хәзер чип куялар.

Татарстанда сукбай этләр санын киметү ысулын уйлап таптылар. Хуҗасы булган бөтен хайваннарга хәзер чип куячаклар. Аның ярдәмендә этнең кушаматын, яшәү урынын, хәтта хуҗасының кем булуын белеп була. Мәгълүматлар дәүләт системасында саклана. Асрамага алынган этне җиңел генә урамга чыгарып ташлап булмаячак, дигән сүз. Этләрне теркәү турында Чаллының ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Гарифуллин сөйләде. 

– Чип турында кинолардан гына ишетеп белә идек. Хәзер этләргә куя башладылар. Алар, чыннан да, нәтиҗәле булыр микән? 

– Үзегез күреп торасыз, урамда сукбай этләр саны көннән-көн арта. Кешеләр асрамага эт алалар да, берникадәр вакыттан урамга чыгарып ташлыйлар. Ә чип ярдәмендә без аның хуҗасын табып, җаваплылыкка тарта алачакбыз. Моңа кадәр дә чиплаштыру бар иде, тик ул мәҗбүри булмады. Күргәзмәләрдә катнашучы, чит илләргә чыгучы этләргә генә ясаталар иде. Хәзер хуҗасы булган һәр эт бу процедураны узарга тиеш. 

– Чип аша хуҗасына чыгабыз дисез... Ни рәвешле?
– Һәрбер чипның үз идентификация номеры бар. Без аны системада теркәп куябыз. Әйтик, урамда үзе генә йөрүче эт табыла икән, сканер белән чипны «укып», хуҗасының кайда яшәгәнен, этнең кушаматын, аның турында бөтен мәгълүматны белеп була. 

– Этне ничә яшьтән теркәргә кирәк? 
– Көчек тугач 3 ай эчендә чиплаштырылырга тиеш. Әгәр эт 3 айдан өлкәнрәк яшьтә сатып алынган булса, хуҗалары аны 30 көн эчендә теркәргә тиеш. Татарстанда хуҗалары белән вакытлыча торучы этләрне (30 көннән дә кимрәк вакытка килгән булсалар) мәгълүматлар базасына кертергә кирәкми. Хезмәттәге һәм күзләре начар күрүче инвалидларны озатып йөрүче этләргә бу кагыйдә кагылмый.    

– Чипны этнең кай төшенә куялар? Зыянлы түгелме? 
– Чип дөге ярмасы зурлыгында гына. Аны махсус шприц белән этнең җилкә тирәсенә кертәләр. Ул хайванга бернинди дә зыян салмый, чөнки аның тышчасы бар. Этләр чип куйганны сизми дә. 

– Аны кую түләүлеме? 
–  Әйе. Чипның бәясе клиникаларга карап аерыла. Якынча шул 100-200 сум тирәсе. Аны хуҗалары үзләре дә сатып алырга мөмкин. Куйдырту өчен дә 100 сум түләргә кирәк. 

– Этне кайда теркиләр? Моның өчен нинди документлар кирәк?
– Ветеринария учреждениеләрендә теркиләр. Эт хуҗасының паспорты, ИНН номеры, адресы кирәк. Шулай ук хайванның ветеринар паспортын да сорыйбыз. Этнең токымы, җенесе, кушаматы, төсе, туган көне – барысы да «Хорриот» системасына кертелә. Анда чип коды да язылачак. Этне саткан яисә үлгән очракта, хуҗа аны исәптән төшерү өчен дә ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

– Этләрен чиплаштырырга теләмәүчеләр булса...
– Ел башыннан этләрен 20дән артык кеше теркәде. Кемдер белми, кемдер «мин этне өйдә генә тотам, кирәкми» дияргә мөмкин. Әлеге процедура мәҗбүри. Этләрен теркәүдән баш тартучылар өчен әлегә җәза төре юк, әмма депутатлар закон проекты өстендә эшлиләр инде.  

– Авылда яшәүчеләргә нишләргә? Алар этләрен күтәреп алып килә алмыйлар бит. 
– Алар авыл хуҗалыгы хайваннары өчен язгы һәм көзге ветеринария чаралары барышында терки алачак. Белгечләр чипны үзләре килеп куя. 

– Эт усал булса, кешедән тоттырмаса...
– Мондый очракта хуҗасының да ярдәме кирәк була. Хайванга борынчык кидертеп, тотып торачак.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев