Файдалы үләннәрне ничек сакларга?
Киңәшләр.
Үләннәрне киптерү өчен иң яхшысы – караңгы, җиләс урын. Үләннәргә кояш нуры төшәргә тиеш түгел. Кайсы үләнне – таратып, кайсысын элеп киптерәсең. Күгәрмәсен, бер-берсенә ябышмасын өчен, гел таратып, әйләндереп торырга кирәк. Тамырларны исә кояшта да киптерергә була. Кипкәч, тукымага яки ару-саф ак кәгазьгә төреп, кайсы үлән икәнен, кайчан җыелганын язып куярга кирәк. Чөнки соңыннан сез ул үләнне танымаска да мөмкинсез.
Киптерелгән дару үләннәренең саклану вакыты төрле үләннеке төрлечә. Бер генә ел да саклана торганнары бар, биш ел сакласаң да, файдалы үзлекләрен югалтмый торганнары. Уртача саклану вакыты 2-3 ел тирәсе. Үләннәрне калын тукымадан тегелгән капчыкка салып, караңгы, коры урында сакларга кирәк.
Фото freepik.com сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев