Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фән Вәлиәхмәтов: «8 ай түшәмгә карап яттым»

«Күрәчәгем шул булгандыр», - ди ул.

Сара Садыйкова исемендәге концерт залында «Күңел» радиосының «Безнең яшьлек җырлары» концертында Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов та чыгыш ясады. 

Фән абыйны  сәхнәгә егетләр җитәкләп чыгардылар. Ул утырып җырлады. Аның чыгышын тамашачылар яратты, аягүрә басып бик озак алкышладылар. 

Фән абыйның аягын авырттыруын белән идем, хәлләре белән кызыксындым. 

– 10 ай инде шул халәттә. Башта 8 ай түшәмгә карап, селкенергә дә куркып яттым. Светланам тәрбияләде. Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый диюләренә ышандым. Март аенда таеп егылып аягымны сындырдым. Авырутына чыдап булмады, тора алмый интектем. Узып баручылар ярдәме белән машинага утырып, рульдә кайтып киттем. Хастаханәгә бардык. Бик катлаулы «перелом» булган. Хәзер Аллаһка шөкер, ходунки ярдәме белән җырлап йөрим. Басып булмый әле, - диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәла-каза Зифа Нагаева Шоубизнес Фән Вәлиахметов перелом