Фәрит Бикчәнтәев: «Милли театрлар кыйбласын югалтмады»
Ул Чаллы театрында А.Чехов әсәрен сәхнәләштерә
Чаллыда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры гастрольләре булды. Форсаттан файдаланып, театрның баш режиссеры, РФ һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, републиканың Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, «Алтын битлек» милли театр премиясе номинанты, К.Станиславский исемендәге Халыкара премия лауреаты Фәрит Бикчәнтәев белән әңгәмә кордык.
Фәрит Рәфкать улы Г.Камал театры артистлары гаиләсендә туып-үскән. Үзе дә хезмәт юлын Казан театр училищесыннан соң, артист булып башлый. Бик күп рольләрдә уйнап тамашачы мәхәббәтен яулый. 1989 елдан театрда – режиссер, 2002 елдан баш режиссер булып эшли. Шул ук вакытта республиканың театр әһелләре берлеген дә җитәкли.
– Фәрит Рәфкатович – сезнең Чаллы театрында спектакль куюыгыз тарихи вакыйга. Хезмәттәшлегегез ничек башланды?
– Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрын минем шәкертем Олег Кинҗәгулов җитәкли. Хәзер бу коллектив яңа бинага күчеп, аякка баса башлады, җитди әсәрләргә алыналар. Уңышлы гына эшлиләр. Олег Кинҗәгулов миңа: «Спектакльләр куярга башка режиссерлар чакырам. Беренче булып сездән башлап карыйсым килә», – диде. Һәм без артык озак уйлап тормыйча, А.Чеховның «Акчарлак» әсәрен сәхнәләштерергә булдык. Бу артистларның да, Олег Мәдъяровичның да уртак фикере. Театр репертуарында милли спектакльләрдән тыш, рус һәм чит ил классикасы да булырга тиеш. Чикләнергә ярамый. Әмма татар театры репертуарының 80%ын милли әсәрләр тәшкил итәргә тиеш.
– «Акчарлак»ка артистларны ничек сайладыгыз?
– Мин театрдагы артистларның, аларның нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен беләм. Күбесе минем курсташлар. Мәсәлән, Рафил Сәгъдуллин белән бергә укыдык. Фердинанд Насретдинов – шәкертем, бер генә ел укытсам да, Рәзил Фәхертдинов та үзен минем шәкертем дип саный. Өлкән артистлар Инсаф Фәхретдинов, Булат Саләхов, Гөлүсә Гайнетдинова, Рафик Каюмов та рәхәтләнеп, шатланып репетицияләргә йөриләр.
– Бүгенге театр нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш?
– Театрлар эшчәнлекләрен заманга карап алып барырга тиеш. Катлаулы чорда яшәсәк тә, репертуарны барлап тору зарур. Аллаһка шөкер, татар театрлары кыйбласын югалтмады. Алар халкыбызны, милләтебезне борчыган мәсьәләләрне ачыктан-ачык күтәрделәр, бу хәзер дә шулай. Татар драматургиясен үстерү – милли театрларның миссиясе. Бу юнәлештә әлләни зур булмаса да, уңышларга ирешәбез. Тиздән Артур Шәйдуллин пьесасы буенча эшли башлыйбыз. Рөстәм Галиуллинның «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә җиңгән «Көзге кайтаваз»ын – апрельдә, Илгиз Зәйниевнең «Ситцы туе»н августта тамашачыларга тәкъдим итәргә җыенабыз. Без әдәбиятыбызны, мәдәниятебезне, сәнгатебезне үстерергә тиешбез. Нинди генә аксый торган драматургия булмасын, аны режиссер белән бергә үстерергә кирәк. Олег Мәдъярович та Артур Шәйдуллин белән эшләп, яңа спекталь тудырырга җыена.
– Сез спектакльләр куйганда эскспериментлардан курыкмыйсыз. Тамашачылар моны ничек кабул итә?
– Төрлечә. Заманында – мин, хәзер исә Айдар Җаббаров яңалыклар кертә. Яшьләрнең сәнгатькә яңа сулыш өрүе безнең өчен кыйммәтле. Аллаһка шөкер, тамашачыларыбыз ихлас, экспериментларны тиешенчә кабул итәләр.
– Сез – күренекле артист һәм режиссер Рәфкать Бикчәнтәевнең улы. Үзегезне әтиегезнең дәвамчысы дип саныйсызмы?
– Күпмедер дәрәҗәдә шулай. Әтием яшьли вафат булуы сәбәпле күп эшләрне башкара алмый калган. Аның хыяллары бик күп булган. Үзенең театрын булдырырга да теләгән. Кызганыч, аның тормышы фаҗигале булган. Үземне остазым Марсель Сәлимҗановның юлын дәвам итүче дип саныйм. Бездә традицияләр көчле, остазларыбызның эшләрен дәвам итәбез. Арабыздан киткән артистларны, шәхесләрне репетицияләрдә еш искә алабыз, зиратка барабыз.
– Г.Камал театры репертуарында өлкән буын артистлары уйнаган спектакльләр бармы?
– Аллаһка шөкер, әнием – Наилә Гәрәева, Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдинов һәм башкалар әле дә сәхнәдә уйнап йөриләр. Без алардан күп нәрсәләргә өйрәнәбез. «Бабайлар чуагы», «Әтәч менгән читәнгә», «Исәнме, улым?», «Сөясеңме, сөймисеңме?, «Зәңгәр шәл»дә катнашалар. Аларны тамашачыларыбыз ярата.
«Шәрекъ клубы»ында, зур һәм кече залларда арабыздан киткән артистларны искә алу кичәләре дә уздырабыз.
– Әниегез Наилә Гәрәева: «Арыдым, эштән китәм», – димиме?
– Юк. Ул спектакль алдыннан авырап йөри, ә спектакльдән терелеп кайта. Алар өчен сәхнәгә чыгу – ул дару кебек. Тамашачы белән очрашудан көч, энергия алып кайталар.
– Әниегез сезне тәнкыйтьләгәне бармы?
– Ул үзенең тәкъдимнәрен әйтә, киңәшләрен бирә. Кайсын кабул итәм, кайсысын юк. Бәхәсләшкән вакытлар да була. Гадәттә, ....һәркем үз фикерендә кала.
–Улыгыз Йосыф кинога төшкән иде, хәзер ни белән шөгыльләнә?
– Йосыфыбыз сәнгатьне яратса да, үз юлы белән китте. Ул күбрәк музыкага тартыла. Кариев, Чаллы һәм безнең театрдагы спектакльләр өчен музыка яза. Аның спектакльдә уйныйсы да, кинога төшәсе дә килми.
– Камал театрының яңа бинасын кайчан төзи башларга уйлыйлар?
– Бу эшкә керештеләр инде. Аллаһы боерса, 2025 елда бина файдалануга тапшырылырга тиеш. Әлеге вакыйганы барыбызга да күрергә һәм эшләргә насыйп булсын.
– 60 яшьлек юбилеегызны уздырмадыгыз бугай?
– 50 яшьлегемә юбилей оештырган иделәр. Бу формат минеке түгел дигән нәтиҗәгә килдем, «Миңа юбилей кирәкми, яратмыйм», – дидем дә, тамашачыларыма да, үземә дә яңа спектакль бүләк итәргә карар кылдым. «Мөхәҗирләр» спектаклен чыгардык.
– Нигә аны Чаллыга алып килмәдегез? Гомумән, Чаллы тамашачылары спектакльләрне ничек кабул итте?
– Кызганыч, Чаллыда «Мөхәҗирләр», «Рәшә» спектакльләренең декорацияләрен сыйдырырлык сәхнә юк. Шуңа күрә без күләмле әсәрләрне киләчәктә онлайн форматта кинотеатрда күрсәтергә җыенабыз.
Чаллыда безне ел саен зарыгып көтәләр. Тамашачылар бик җылы кабул итә. Спектакльләрдән тыш, артистлар белән көненә 3-4 чара оештырыла. Сездә мәктәпләр бик актив. Кыскасы, без Чаллыдагы ихлас тамашачыларыбызга рәхмәтле булып, яңа очрашуларга илһамланып китәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев