Фәрит Мөхәммәтшин: «Мигрантларның 58 проценты Татарстанга эшкә килә»
Бу хакта «Татар информ» хәбәр итте.
«Безнең йорт – Татарстан» журналы белән әңгәмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде.
«Эчке эшләр министрлыгының ТР идарәсенең статистика мәгълүматлары буенча мигрантларның 58 проценты Татарстанга эшкә, калганнары белем алырга яисә дәваланырга килә, соңыннан күбесе гаиләләре белән республикада яшәргә кала», – диде ул.
Шул ук вакытта ТР Дәүләт Советы Рәисе республика хөкүмәте мигрантларны адаптацияләү юнәлешендә алып барган эшкә игътибар итте. Квартал саен түгәрәк өстәлләр уздырыла, анда милли берләшмәләр лидерларына миграция законнарындагы үзгәрешләр турында хәбәр итәләр һәм килеп чыккан сорауларны оператив хәл итәләр. Мондый чаралар бик нәтиҗәле булып чыккан. Алар хәзер республика муниципалитетларында да үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев