Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе: ел ахырына кадәр махсус салым режимын сайларга кирәк

Мөстәкыйль рәвештә сайламаган эшкуарларны автомат рәвештә гомуми салым режимына күчерәчәкләр

ЕНВД кулланучы эшмәкәрләргә ел азагына кадәр махсус салым режимын мөстәкыйль сайларга кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.

"Күчү режимы ирекле, ул салым түләүченең үзенә һәм теге яки бу салым режимын кулланырга мөмкинлек бирүче критерийларга бәйле. Әгәр иң кулай режим сайланмаса, салым түләүче автомат рәвештә гомуми режимга күчереләчәк", - дип билгеләп үтте Сафиуллин.


Шул ук вакытта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы салым ташламаларын саклап калу өчен кулланырга мөмкин булган күп кенә инструментлар барлыгын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев