Федор Андреев: "Туганнар белән бер йодрык булып яшибез!”
Чаллы - талантларга бай шәһәр. Үзләрен төрле өлкәләрдә таныткан фидакарьләр дә шактый. Федор Андреев әнә шундый күпкырлы талантларның берсе. Белеме буенча укытучы, тормышта рәссам, тегүче, бизәүче һөнәрләрен үзләштергән. Хәзер шул һөнәрләре белән сәхнә осталарын, дусларын сөендерә. Бүген ул газетабызның "Арумысыз" сәхифәсенең кунагы. Федор Геннадьевич, үзегез белән таныштырып үтегез әле. Мин...
Чаллы - талантларга бай шәһәр. Үзләрен төрле өлкәләрдә таныткан фидакарьләр дә шактый. Федор Андреев әнә шундый күпкырлы талантларның берсе. Белеме буенча укытучы, тормышта рәссам, тегүче, бизәүче һөнәрләрен үзләштергән. Хәзер шул һөнәрләре белән сәхнә осталарын, дусларын сөендерә.
Бүген ул газетабызның "Арумысыз" сәхифәсенең кунагы.
Федор Геннадьевич, үзегез белән таныштырып үтегез әле.
Мин тумышым белән Минзәлә районы Кадрәк авылыннан. Зыялы гаиләдә үстем. Әнием - Анна Лебедева мәктәптә укыту бүлеге мөдире булып эшләде, 40 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлады. Әтием яһүди катыш керәшен. Безнең нәсел карагручы Зиновьев фамилиясеннән булган. Шунлыктан әти Андреев фамилиясе уйлап тапкан. Без шул фамилиядә йөрибез.
Мин гаиләдә 4нче бала булып туганмын. Әниемнең һөнәренә гашыйк булу сәбәпле, Алабуга педагогия институтында рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә укыдым. Аннары 4 ел мәктәптә татар, рус телләре, география, рәсем, сызым дәресләре укыттым. Балаларны бик ярата идем, укучыларым да яратты. Хәзер дә аралашап, очрашып торабыз.
- Сезнең авылда керәшеннәр генә яшиме?
Элек безнең авылда гел керәшеннәр генә яшәгән. Татарларны ярминкәләрдә генә күрә идек. Карашай Саклау авылыннан киләләр иде. Хәзер татарлар күп.
Сез шул хәтле авылны яратып сөйлисез. Ни өчен авылдан киттегез соң?
Заманалар үзгәргәч, КАМАЗ төзелеше гөрләгән Чаллыга килдек. Беренче торак-экспулатацияләү идарәсенә рәссам-бизәүче булып эшкә урнаштым. Бушлай фатир бирделәр. Моңа өстәмә рәвештә көнкүреш хезмәте күрсәтү йортында да эшләдем. Хәзер 1984 елдан бирле шунда эшлим. Төрле тукымалардан киемнәр тегәм.
Сезнең хезмәттән артистлар да канәгать. Кемнәр белән эшлисез?
Татарстанның халык артисты Виталий Агапов, атказанган артистлар - Гөлдания Хәйруллина, Резидә Шәрәфиева, Габидулла Хөрмәтуллин, җырчылар Инзилә Сәлимова, Алмаз Ишморатов, шагыйрә Зөләйха Минһаҗева һәм башкалар.
Киемнәрнең эскизларын да үзегез ясыйсызмы?
Рәссам буларак, телеләсе киемнең төс һәм формасын күрәм. Шул идеядән матур күлмәкләр туа.
Концертларда артистларны үзегезнең күлмәкләрдән күргәч, нинди хисләр кичерәсез?
Шатланып утырам. Хаталарны төзәткән чаклар да була.
Федор Геннадьевич, соңгы вакытларда көнкүреш хезмәте йортын ябалар икән сүзләр йөри башлады...
Моңа үзебезнең дә эчебез поша инде. Халыкка төрле хезмәтләр күрсәтә торган бердәнбер көнкүреш хезмәте күрсәтү йортын ябуга шәһәр җитәкчеләре юл куймас дип ышанабыз.
Фатирыгызны күз явын алырлык итеп төзекләндергәнсез дип ишеттем.
Ике ел акбур, тузан исе иснәгәннән соң, фатирымны классик стильдә танымаслык итеп үзгәрттем. Диварлары музейны хәтерләтә. Үземә дә, дусларыма да бик ошый. Шунда шатланып яшим һәм эшлим.
Җырчы Резедә Шәрәфиева белән аерлышканнан соң өйләнмисез, моның сәбәбе нидә?
Иркенлекнең һәм ирекнең кадерен белгәч үземә авыр йөк итеп, камыт киясе килми. (көлә) Яраткан эшем, торыр урыным бар.
Федор, сез ял көннәрендә дә эштә. Шулай да сәяхәткә йөрергә дә вакыт табасыз...
Сәяхәткә мөкиббән кеше мин. Мамадыш районында изге чишмәләр күп. Бу хакта легендалар да бар. Сөембикә ханбикә Гәрәй ханны югалтканнан соң сукырая. Биредәге Күз чишмәсендә күзен югач, күзе ачылып китә. Без дусларым белән анда барып, табигатькә хозурланып кайтабыз. Чиләбе өлкәсенең Аркаим җирлегендә еш булабыз. Монда көчле магнит кыры тәэсир итә. Шунда барып су коенып, балык тотып, үлән чәйләре эчеп рәхәтләнеп ял итеп, сәламәтлегебезне арттырабыз. Чит илләрнең табигате серле әкият сыман күңелдә урын ала. Шул гел юлга чакырып тора. Тайланд, Камбоджиягә барып кайтканнан соң, Азия илләренә гашыйк булдым. Әмма үзебезнең бакча артындагы матурлыкны бернәрсә дә алыштыра алмый. Якташым, язучы Гөлшат Зәйнәшеваның
"Сәхрәләргә чыгып күрә алмый,
Күпме гомер безнең җәл үтә.
Ярый әле көтү чираты бар
Тән арыса да, күңел ял итә", дигән шигырь юллары миңа атап язылган кебек.
Балачагымнан табигатьне яраттым мин. Хәзер кеше әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрми, кошлар тавышын ишетми һәм шуның белән бәхетсез дә.
- Шигырьләрне бигрәк матур укыйсыз. Үзегездә язмыйсызмы?
- Яшь барган саен, күңел каләмгә тартыла. Күңелдә шигырьләр дә туа башлады.
Туган мәктәбемә бардым,
Таныш сукмаклар буйлап,
Күңелемне сагыш сарды.
Балачагымны уйлап.
Туган нигезегез исәнме?
Аллага шөкер, көндек каны тамган туган нигезебездә абыем яши. Шунда җыелабыз. Туганнар белән дус-тату яшибез.Очрашып сөйләшкәндә бер нәрсәне һаман да аңлый алмыйбыз. Әтиебез авылда оста гармунчы һәм башлап җырлаучы иде. Аның "Без анадан 5 бала тудык, үлә-үлә 8гә калдык", дигән җыруы безнең өчен табышмак булып кала бирә. Без 4 бала тудык, бүгенгә кадәр бер йодрык булып яшибез. Туганнарымны яратам һәм хөрмәт итәм.
Сез тормыштан канәгатьме?
Әлбәттә. Ярткан эшем бар, тугры дусларым күп. Туган авылым, туган йортым бар. Адәм баласына бәхетле булу өчен тагын ниләр кирәк?!
Әңгәмәдәш - Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев