Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фестивальдә хатын-кызлар да кулына пычкы, чүкеч алды

Бүген Чаллының 2нче гимназиясендә “Әти, әни, мин – инженерлар гаиләсе” дип аталган фестиваль үтте. Аны “Джигет” роботехника клубы оештырды.

2нче гимназиядә укучы Ранель Ризванов фестивальгә әнисе Гөлшат белән килгән: “Әтиебез эштә. Менә улым паяльник белән эшләргә өйрәтте, беренче тапкыр бу җайланма белән таныштым. Ярый әле мондый чара оештырганнар, өйдә өйрәтергә вакыт та, мөмкинлек тә юк – ә монда балалар бик күп файдалы белемнәр алды”, - диде Гөлшат ханым.


“Әти, әни, мин – инженерлар гаиләсе” фестивалендә 50гә якын гаиләдән 150 ләп кеше катнашты. Һәркем 5 төрле мастер-класста үз көчен сынады - велосипед камерасын алыштырды, агачтан уенчык машина, паяльник ярдәмендә - светодиодлы яктырткыч, киянка дип аталган агач чүкеч ясады һәм электротехник конструктор белән эшләде. 

Наилә һәм Радмир Басыйровлар 1нче сыйныфта укучы уллары Дамир белән килгән. Гаилә башлыгыннан: “Фестиваль кемгә күбрәк ошый – улыгызгамы, сезгәме?" - дигәч, көлеп: ”Икебезгә дә”, - диде. Ул да бүген кулына беренче тапкыр паяльник тотып эшләде. “Улым әтисе белән киңәшләште, үзе дә тырышты, чын егетләрнең эшләвен карап тору, бераз ярдәм итү миңа да рәхәт булды”, - диде әниләре - Наилә ханым.  


Әтиләр белән беррәттән әниләрнең дә актив катнашуын “Джигет” робототехника һәм инженерия клубының җитәкчесе Илнар Шәйхетдинов та билгеләп үтте. "Шул рәвешле бала белән әти-әни арасындагы мөнәсәбәтләр ныгый. Максатыбыз да - гаиләнең бердәмлеген артыру һәм кул белән башкара торган эшләрнең мөһимлеген ассызыклау иде. Һәр кеше мондый һөнәрне үзләштерергә тиеш. Аны туендырырлык, хәтта коткарырлык һөнәр турында сүз бара. Соңгы вакыйгалар да моны раслый – кайдадыр хәзер ут та юк, газ да юк. Кеше яшәр өчен барысын да үзе ясый, төзәтә белергә  тиеш”, - диде ул.


Оештыручылар фикеренчә, баланы кечкенәдән хезмәткә өйрәтү мөһим. Чөнки югары сыйныфларда инде аны телефоннан аерып алып булмаячак. Пычкы, чүкеч белән эшләү бик кызыклы. Тик бала моны белмәскә дә мөмкин. Өлкәннәрнең бурычы – аны кызыксындыру. 3нче класста инде ул паяльник белән мавыга башларга мөмкин. Аннары аны 3Д модельләштерү, программалаштыру белән таныштырырга була. Шулай әкренләп, остазлары ярдәмендә ул инженерия өлкәсенә дә кереп китә ала.


Мәгълүм булганча, 2023нче ел Россиядә остаз елы дип игълан ителде. 2нче гимназия директоры Лиза Нәбиуллина әйтүенчә, әлеге фестиваль - педагогларның җәмгыятьтә тоткан урынын күрсәтүче лаеклы бер чара булып тора. 

Катнашучыларны кирәкле материаллар, эш кораллары белән йөк автомобильләрен утильләштерүче “Кориб” заводы ярдәм иткән.  Компаниядә шеф-тренер булып эшләүче Ринас Солтанов үзе дә ял көнен уллары белән биредә үткәрде. “Безнең оешмада да төп кыйммәтләрнең берсе – гаилә. Шуңа фестивальгә кушылдык. Күпчелегебез көне буе эштә, кайткач та мәшәкатьләр бар, балалар белән бергә булырга вакыт җитми. Ә бу бәйрәм барыбызны да туплады”, - дип фикерләре белән уртаклашты ул.


Ахырдан биремнәрне иң җитез һәм төгәл үтәгән гаиләләргә мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды. Балалары Радэль белән Мәрьямне иярткән Эльвира һәм  Олег Евдокименколар беренче төркем нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дип игълан ителде. “Бик яхшы аңлаттылар, беренче тапкыр эшләсәк тә барысы да килеп чыкты. Беренчелеккә чыгу исә безнең канда бар – үзем дә, ирем дә балачактан ярышларда сынатмыйбыз”, - диде Эльвира ханым.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев