Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Февраль ае пенсиясе гыйнвар хисабына артты

Чаллы шәһәре Пенсия фонды эшләмәүче пенсионерларга март ае өчен пенсия индексация үткәргәннән соң билгеләнгән күләмдә 8,6%ка артып күчерелүен искә төшерә. Хәзер пенсионерлар ай саен әлеге күләмдәге пенсияне алачак.

Февраль ае өчен түләүләр зуррак сумма тәшкил иткән, чөнки февраль аенда пенсионерлар 8,6%ка индексацияләнгән февраль пенсиясе белән бергә гыйнвар ае өчен өстәмә  (индексация күләмен) түләү алган. Март аенда пенсия гыйнвар өстәмәсеннән башка күчерелгән.

Исегезгә төшерәбез, индексация ике этапта узды. Башта 1 гыйнвардан пенсияләр 5,9%ка артты, ә 1 февральдән, Россия Президенты йөкләмәсе буенча, Федераль закон нигезендә, өстәмә рәвештә 8,6%ка кадәр индексацияләнде.

Индексациядән соң билгеләнгән пенсиягезнең төгәл күләмен ПФР сайтында яки "Дәүләт хезмәтләре" порталында белергә мөмкин. Моның өчен «Билгеләнгән пенсия һәм социаль түләүләр турында белешмә» электрон сервисын активлаштырырга кирәк. Белешмә реаль вакыт режимында берничә секунд эчендә формалаша. Ул юридик көчкә ия, чөнки көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган. Теләгән очракта белешмәне бастырып чыгарырга була.

Искәртеп узабыз, һәр пенсионерның өстәмәләре индексациядән соң индивидуаль һәм ала торган пенсия күләменә бәйле. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X