Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Февраль аенда кышкы эшләрне дәвам итегез

­Хә­зер­ге ва­кыт­та яшел­чә, җи­ләк-җи­меш һәм күпь­ел­лык үсем­лек­ләр­нең та­мыр­ла­ры сак­ла­на тор­ган под­вал һәм баз­лар­да­гы һа­ва­ның тем­пе­ра­ту­ра­сын һәм дым­лы­лы­гын кон­троль­дә то­ту за­рур.

Фев­раль-март ай­ла­рын­да еш кы­на ча­гыш­тыр­ма­ча юга­ры тем­пе­ра­ту­ра көн­дез­ге сә­гать­ләр­дә кис­кен ар­та. Бу ва­кыт­та агач та­мы­ры ти­гез җы­лы­ты­ла. Әгәр җы­лы фев­раль көн­не агач­ның кә­ү­сә өс­ле­ген­дә тем­пе­ра­ту­ра­сын үл­чә­сәң, көнь­як-көн­ба­тыш як­тан ко­яш­та төнь­як-көн­чы­гыш­ка ка­ра­ган­да 12...15°ка юга­ры­рак бу­ла­чак.

Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, чәч­кән­нән соң бар­лык куль­ту­ра­лар өчен дә ки­рәк бул­ган тем­пе­ра­ту­ра — 20-25 гра­дус ча­ма­сы. Мон­дый җы­лы­лык­та ор­лык­лар бик тиз шы­тып чы­га. Дым сак­лау өчен са­выт­лар­ны үтә­кү­рен­мә­ле кап­чык бе­лән кап­лый­лар һәм кө­не­нә бер­ни­чә тап­кыр җил­лә­теп то­ра­лар. Шы­тым­нар бе­рәм-сә­рәм кал­кып чы­гу бе­лән кап­чык­ны ала­лар.

Баш­та­гы мәл­дә үсем­лек­ләр­гә як­ты­лык һәм тү­бән­рәк тем­пе­ра­ту­ра ки­рәк. Шы­тым­нар­ны 5-7 тә­ү­лек бу­е­на көн­дез дә, төн­лә дә сал­кын­ча урын­да то­та­лар. Алар­га кар һәм яң­гыр суы ае­ру­ча фай­да­лы. Тик шу­ны­сы мө­һим: су сал­кын бу­лыр­га ти­еш тү­гел, чөн­ки үсем­лек­ләр­нең “ка­ра­як” дип ата­лу­чы гөм­бә­чек бе­лән за­рар­ла­нуы их­ти­мал (туф­рак ти­рә­сен­дә үсем­лек­нең са­бак ни­гез­лә­ре ка­ра­ла һәм ко­рый).

Са­бак­лар­ның тө­се үз­гә­рә баш­ла­са, сы­ек ал­су төс­тә­ге мар­ган­цов­ка­лы су бөр­ки­ләр. Бу тук­лан­ды­ру да, авы­ру­дан сак­лау ча­ра­сы да бу­лып то­ра. Үсен­те­ләр­не пи­ки­ров­ка­ла­мый­ча да, пи­ки­ров­ка­лап та үс­те­рер­гә мөм­кин. Ор­лык өлеш­ле яф­рак­лар чы­гар­ган, яки бе­рен­че чын яф­рак­ла­ры бул­ган бик яшь шы­тым­нар­ны кү­че­реп утыр­ту­ны “пи­ки­ров­ка” дип атый­лар.

Кә­бес­тә, по­ми­дор, бо­рыч, бак­ла­жан, сель­де­рей, су­ган, са­лат үсен­те­лә­рен кү­че­реп утыр­та­лар. Әгәр алар су­зы­лып-озы­на­еп ки­тә баш­ла­са, икен­че кат пи­ки­ров­ка­лый­лар (бо­рыч­ны, по­ми­дор­ны), тик бу өчен­че чын яф­рак чык­кан­чы эш­лә­нә. Кү­че­реп утыр­тыр ал­дын­нан туф­рак­ка мул итеп су си­бә­ләр. Үсен­те­ләр­не ор­лык өлеш­ле яф­рак­ла­ры­на ка­дәр күм­де­реп, туф­рак бе­лән ти­гез­ләп кы­сып ку­я­лар. Шун­да ук алар­га җы­лы су бөр­ки­ләр, 2-3 көн ка­раң­гы­рак, сал­кын­ча урын­да то­та­лар.
Та­мыр­ла­ры сак­лан­сын һәм ях­шы тар­мак­лан­сын өчен
үсен­те­ләр­не ае­рым чүл­мәк­ләр­гә, са­выт­лар­га кү­че­реп утыр­тыр­га ки­ңәш ите­лә. Шу­лай эш­лә­гән­дә алар җир­гә утырт­кач, тиз һәм зы­ян-за­рар­сыз та­мыр­ла­нып ки­тә, аның уңы­шы да 10-12 көн­гә ир­тә­рәк җи­те­шә. Утырт­кан­нан соң яф­рак­ла­ры сар­гай­мый, шиң­ми һәм ко­ел­мый да. Ә по­ми­дор­да иң ир­тә уңыш би­рә тор­ган бе­рен­че чә­чәк төр­кем­нә­ре сак­ла­на.

Кы­яр, ка­вын, кар­быз, ка­бак, таш­ка­бак, па­тис­сон ке­бек үсем­лек­ләр­нең ор­лы­гын торф-че­ре­мә чүл­мәк­ләр­гә, сөт, ке­фир­дан бу­ша­ган са­выт­лар­га ае­рым чә­чеп үс­те­рә­ләр, чөн­ки алар­ның та­мыр сис­те­ма­ла­ры көч­сез бу­ла. Үз бал­чык­ла­рын­нан баш­ка кү­че­реп утыр­ту­ны бу үсем­лек­ләр на­чар ки­че­рә, еш кы­на һә­лак бу­ла, яки бик ак­рын та­мыр­ла­на.

Утыр­ту­га 12-15 көн ка­ла рас­са­да­ны чы­нык­ты­ра баш­лый­лар. Баш­та көн­дез­гә ге­нә, ә ан­на­ры төн­гә дә тыш­ка чы­га­рып ку­я­лар. Ях­шы рас­са­да куе яшел төс­тә бу­ла. Җир­гә утыр­тыр­га 10-12 сә­гать ка­ла үсен­те­ләр­гә күп итеп су си­бә­ләр. Аны ир­тән-ир­түк яи­сә ки­чен соң гы­на (бо­лыт­лы көн бул­са, биг­рәк тә ях­шы) бак­ча­га утыр­та­лар.

 

Нин­ди туф­рак­ка чә­чә­сең?

Бак­ча эш­лә­ре­нә әле то­тын­ма­сак та, туф­рак ту­рын­да мәгъ­лү­мат туп­лап кую зы­ян ит­мәс. Туф­рак сос­та­вы бу­ен­ча үз­ле бал­чык­лы, бал­чык­сыл, ком­су һәм ком­лы төр­ләр­гә бү­ле­нә.

Үз­ле бал­чык­лы туф­рак бик ты­гыз, аңар­да һа­ва аз, җы­лы­лык та на­чар ке­рә. Хәт­та су да, ту­лы­сын­ча пар­га әй­лә­неп бет­кән­че, өс­тә ята. Шу­ның нә­ти­җә­сен­дә туф­рак­ка һа­ва кер­ми, фай­да­лы мик­ро­ор­га­низм­нар­ның те­рек­лек эш­чән­ле­ге тук­та­ла. Мон­дый туф­рак­ка еш кы­на аш­ла­ма­лар кер­тә­ләр. Әй­тик, кө­зен һәм язын һәр квад­рат метр­га 3-4 ки­лог­рамм ор­га­ник аш­ла­ма һәм 200-300 грамм из­весть кер­тер­гә мөм­кин.

Аш­ла­ма­лар­ны һәм из­весть ма­те­ри­ал­ла­рын җир­не ти­рән итеп ка­зып, 22-25 см ка­дәр күм­де­рә­ләр. Ми­не­раль аш­ла­ма­лар­ны көз­дән кер­теп кал­ды­ру хә­ер­ле. Туф­рак­ны җәй бу­е­на ки­мен­дә биш тап­кыр йом­шар­та­лар һәм ки­мен­дә ике тап­кыр үсем­лек­ләр­нең төп­лә­ре­нә өя­ләр.

Бал­чык­сыл туф­рак үз­ле бал­чык­лы­сы­на ка­ра­ган­да уң­ды­рыш­лы­рак. Аңар­да һа­ва да күб­рәк. Да­и­ми аш­лап тор­ган­да мон­дый туф­рак бар­лык төр куль­ту­ра­лар өчен дә ярак­лы бу­ла.
Ком­су һәм ком­лы туф­рак
 тук­лык­лы мат­дә­ләр­гә яр­лы. Ала­ры да ки­мен­дә ком­нан то­ра, шу­лай ук ту­зан, ләм бар. Ан­дый туф­рак су­ны җи­ңел һәм тиз үт­кә­рә, тиз җы­лы­на да. Мон­дый туф­рак­лы җир­гә ми­не­раль аш­ла­ма­лар­ны ор­га­ни­ка бе­лән бер­гә кер­тә­ләр. Бу аны әче­теп җи­бәр­мәс өчен шу­лай эш­лә­нә. Мон­дый җир­ләр­дә 2-3 ел буе куль­ту­ра­лаш­ты­рыл­ган­нан соң по­ми­дор, ак кә­бес­тә, чә­чәк кә­бес­тә ке­бек яшел­чә­ләр ях­шы үсә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев