Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Февральне күзәтик

3 февральдә салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр.

Фенолог күзәтүләре
2 февральдә иртә белән кар – ашлыкның иртә чәчкәне уңар; кич белән кар яуса – соң чәчкәне уңа.
7 февральдә көннең беренче яртысы ничек булса, киләсе кышның беренче яртысы шулай булыр.
8 февральдә йолдызлы һәм аяз төн булса, гөмбә уңар.
9 февральдә агачлар бәскә төренсә, тиздән җылытачак.
12 февральдә ай кызарып торса, көчле җил булачак.
14 февральдә күк йолдызлы булса, яз соң килер.
15 февральдә җепшек булса, яз иртә килер һәм җылы булыр.
26 февральдә кар эресә, сулар акса, җәй яңгырлы булыр.
27 февральдә җылы булса, март башы суык булачак.
28 февральдә боз сөңгеләре озын икән, яз да озын булыр.

Сынамышлар
* Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, иген уңар.
* Февральнең беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, җәй яңгырлы булыр.
* Февраль – карга бай, апрель – суга бай.
* Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса, арыш уңар; җылы булса, тары уңар.
* Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.
* Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә.
* Тау башларында кар күп ятса, җиләк күп булыр.
* Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә күтәрелсә, көн аязая, суыта. Төтен җиргә ятса, көнне җылыта.
* Февраль ае ахырында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар.
* Яз суык буласы булса, февральдә төлке эт кебек өрер, улар.
* Әгәр февраль буранлы икән, августта яңгыр көт, уҗым игене уңар.
* Кар күп ятса, үлән калын булачак.
* Юлда кар калын, кырда юка булса, иген уңар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сынамышлар