Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әфган һаман да исебездән чыкмый

15 февральдә без Ватаныбыз тарихында әһәмиятле вакыйга – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 33 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу көн һәлак булганнарны искә алу гына түгел, ә бәлки үзенең хәрби һәм гражданлык бурычын намус белән батырларча үтәп кайтучыларны да данлаудыр ул.

Үзәкләргә яндырып искән ачы, коры җилләр, аунап яткан мәетләр, упкынга очкан машиналар, снарядлар гөрелтесе, пулялар яңгыры... Һәм «интернациональ бурыч» тәрбиясе алган, яшәү өчен көрәшкән кораллы Совет солдатлары. Болар барысы да кешелек фаҗигасе. Сугыш кырында гына була торган мондый куркыныч күренешләрне без кинолардан гына карап беләбез. Ә кыю йөрәкле, илебез өчен көрәшкән батыр егетләребез боларның барысын да үз йөрәкләре аша үткәргән. 

– Төнләрен рота буенча дежурныйның: «Огонь», – дип кычкыруы әле дә колакларда яңгырый», – ди шәһәрдәшебез Рәҗәп Мөхәммәтдинов. Германиядә хезмәт итәргә тиешле егет, Әфганстанга очраклы рәвештә, хәрби билетында мөхере булмау нәтиҗәсендә үз теләге белән китә. 

– Беренче тапкыр чикне чыккач  тәмугъка эләктем бугай, дип уйлап куйдым. Төн җиткән иде, якын-тирәдә аҗагандай күк ялтырый, берөзлексез шартлау тавышы кабатлана, пулялар сызгыра... Куркып кал-дым. Үз аякларым белән үлем артыннан килгәнмен икән дидем. Дошман булуына карамастан, бе¬ренче тапкыр кешегә автомат юнәлтү бик авыр икән ул, тик яныңдагы иптәшең башын салгач ирексездән коралны дус итәсең.  

Мин үзем КамАЗ машинасын йөрттем. Әфганстанның төр¬ле почмакларына бензин ташыдым. Тауга менү – иң куркынычы иде. Аларның би¬еклеген, текәлеген күз алдына да китерер¬лек түгел. Баштарак ничек менәр¬гә дигән уй булса, тора-бара тозакка гына эләкмәсәк ярар иде дип кайгыра башлыйсың. 1986 елның октябрь аенда "обстрелга" эләктек, машинам тәрәзәсенең пыяла кыйпылчыклары чәчрәп, биткә кадалдылар. Кан ага, берни күренми. Артта машиналар, алда янып торучы танк. Шул вакытта вертолет килмәсә, бәлки мин хәзер сезнең алда утырмас та идем. Күрәсең, гомерем бетмәгәндер. Бүген инде мин исән калганыма шөкер итеп, көн дә Аллагы Тәгаләгә рәхмәт укыйм, яу кырында башын салган милләтәшләребе рухына дога кылам. Шәһәребездә бүгенге көндә 1500 гә якын Әфган ветераны яши. Алар белән аралашып торабыз. Адәм баласының гомере болай да кыска аның, шуңа күрә һәрбер көннең рәхәтен күрергә язсын, амин.

Икенче бер шәһәрдәшебез Равил Әхмәтҗанов (Фотода)  исә Әфган сугышы вакытында полковник Громовның шәхси шоферы булган. 

–  Безне,  яшь солдатларны, ярты ел СССРда хезмәт иткәннән соң,  җыеп бастырдылар да: «Безнең хәрби көчләр Әфганистанга интернационал бурыч үтәргә китә. Өйләргезгә: «Ярты ел бу адреска хат язмагыз, без озакка командировка китәбез», – дип хат языгыз, диделәр дә яңа киемнәр кигезеп поезд белән Термезга озаттылар. Аннары самолет белән Кабулга очтык. Килеп җиткәч: «Урра, чын ирләрчә хәрби хезмәт үтәбез», – диеп сөенгән идек. Шатлыгыбыз озакка бармады, палатларда, сусыз яшәгән вакытлар да булды. Әмма елап утырмадык, авырлыкларга түздек, чыныктык. 

Мин 8нче дивизия штабы җитәкчесе, полковник Б. Громовны йөрттем. Сугышта төрле хәлләр булды инде. Пуля яралары алмадым, ләкин көчле шартлаудан контузия алдым. 

«Рәхмәтле Әфган халкыннан», «СССР хәрби көчләренә 70 ел» һәм башка медальләр, грамотлар белән бүләкләндем. Туган ягыбызга исән-сау әйләнеп кайту безнең өчен иң зур бүләк булды. 

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 33 ел тулса да, Әфган һаман да исебездән чыкмый. Дуслар белән очрашканда, кинолар карагач төшләргә кереп йөдәтә. Ходаем, мондый хәлләр башка кабатланмасын. Илләребез имин булсын. Улларын югалткан әти-әниләрне Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тарихи дата