Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фирдүсә Әюпова: "Безне баян таныштырды"

Без студент вакытта таныштык. Мин бер елга иртәрәк КДУга укырга кердем, ә Илшат университетка бер ел мәктәптә укытып килде. Мин баянда оста уйнаган кыз белән бер бүлмәдә тордым.

Илшатның да шундый таланты бар иде. Без шулай бергәләп баянга кушылып, җырлашып утыра идек. Илшат баянын эзләп: «Биреп торыгыз әле», – дип, безгә еш керә башлады. Шул рәвешле танышып киттек, бәйрәмнәрне бергә үткәрә торган булдык. Студент еллары шулай матур гына узып китте. 
Дуслыктан мәхәббәткә бер адым диюләре хак икән. 7 мартта өйләнештек. Быел гаилә корып яшәвебезгә 25 ел тула. Мәхәббәт һәм хөрмәткә корылган гаиләбездә Азилә исемле кыз үстердек. Ул КФУны кызыл дипломга тәмамлады, магистратурада укый. Үзебез кебек тырыш, актив, туган телне, мәдәниятне хөрмәт итә. Мин аны әтисе кызы итеп тәрбияләргә тырыштым, моның өчен ул рәхмәтле. Теләгем шул: бәхетле гаиләләр күп булсын иде. 

Фирдүсә Әюпова,

84нче Гали Акыш исемендәге лицей-интернат директоры. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәхәббәт