Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фотобәйгегә чакырабыз

Мәдәният елына багышланган чаралар кысасында "Буыннар казанышы" ("Достояние поколений") мәдәният мирасны саклау фонды шул исемдәге халыкара фотобәйге игълан итә. Бәйгенең максаты - Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның мәдәни мирасын популярлаштыру, тарихи һәм мәдәни хәзинәләрне өйрәнүгә игътибарны арттыру, фото сәнгате ярдәмендә буыннар арасындагы элемтәгә өр-яңа хиссияти төсмер бирү, яшьләрдә үз халкының үткәне...

Мәдәният елына багышланган чаралар кысасында "Буыннар казанышы" ("Достояние поколений") мәдәният мирасны саклау фонды шул исемдәге халыкара фотобәйге игълан итә.

Бәйгенең максаты - Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның мәдәни мирасын популярлаштыру, тарихи һәм мәдәни хәзинәләрне өйрәнүгә игътибарны арттыру, фото сәнгате ярдәмендә буыннар арасындагы элемтәгә өр-яңа хиссияти төсмер бирү, яшьләрдә үз халкының үткәне һәм бүгенгесе, төрле өлкәләрдәге казанышлары белән горурлану хисе тәрбияләү. Шулай ук чит илдә яшәүче ватандашларыбыз белән элемтәне ныгыту, аларны Россиянең рухи һәм мәдәни тормышына җәлеп итү, гомумән, әлеге территорияләрдә "бердәй мәдәни мохит" формалаштыру.

Составына матбугат йортлары, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм вәкилләре, рәссамнар, танылган фотографлар кергән мәртәбәле комиссия җиңүчеләрне түбәндәге номинацияләр буенча билгеләячәк:

1.Тарихи мирас

Әлеге номинациягә тарихи мирас объектларының фоторәсемнәре, төрле фәнни эспедицияләрдән, тарихи вакыйгаларны, бәйрәмнәрне, халык һөнәрчелеген реконструкцияләү урыннарыннан репортажлар һәм жанрлы күренешләр, мәдәни мирасны өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру белән шөгыльләнүче шәхесләрнең портретлары, фотоколлажлар кабул ителә.

2. Рухи мирас: тарих һәм хәзерге заман

Бу номинациядә төрле конфессияләргә караган дини үзәкләрнең фоторәсемнәре, көнкүрештән, бәйрәм чараларыннан, тарихи вакыйгалар булган урыннардан алынган репортажлар һәм жанрлы күренешләр, мәхәллә кешеләре һәм дин әһелләренең портретлары бәяләнә.

3. Сәяхәтләр

Әлеге номинациягә, дөньяны танып-белүгә, тарихны, төрле халыкларның яшәешен һәм традицияләрен өйрәнүгә ярдәм итүче спорт һәм ял итү чарасы буларак, төрле сәяхәтләрдән алып кайткан фоторәсемнәр кабул ителә. Бәйгедә катнашучылар фоторәсем сәнгатенең төрле чараларын һәм жанрларын кулланып, төшергән иҗади эшләрен: пейзажлар, жанрлы күренешләр, репортажлар һәм фотоколлажлар тәкъдим итә ала.

4. Театр һәм кино дөньясында

Номинациядә театр һәм кино сәнгатенең төрле өлкәләрен тасвирлаучы фоторәсемнәр куела. Кино төшерү мәйданчыкларыннан, спектакльләр репетицияләреннән, фестивальләрдән, тарихи вакыйгалар урыныннан, көндәлек театр һәм кино тормышыннан репортажлар һәм жанрлы күренешләр.

5. Биосфера йөзләре

Бу номинациядә флора һәм фауна вәкилләренең, төрле табигать күренешләренең рәсемнәре, шулай ук пейзажлар, фотоколлажлар да каралачак. Бәйгедә катнашучылар, фоторәсем сәнгатенең төрле алымнарын һәм жанрларын кулланып, үзләренең иҗат эшләрендә табигатьнең бөтен матурлыгын, байлыгын тасвирларлар дип ышанасы килә.

6. Актуаль репортаж

Әлеге номинациядә фоторепортаж жанрында башкарылган һәм Россия тормышындагы иң мөһим вакыйгаларны тасвирлаган иҗат эшләре тәэмин ителә.

7. Спорт

Номинациядә спортның төрле төрләрендә ирешкән уңышларны һәм җиңүләрне генә түгел, әлеге казанышларга ирешү өчен спортчылар куйган бик зур хезмәтне тасвирлаган рәсемнәр дә кабул ителә. Өлкән буын вәкилләренең тәҗрибәсен яшьләргә тапшыру турындагы репортажлар һәм жанрлы күренешләр дә комиссия әгзаларында кызыксыну уятачак.

Бәйге кысаларында сайтка керүчеләрнең тавыш бирүе оештырыла. Шуның нәтиҗәсендә иң популяр иҗат эше тамашачылар мәхәббәте призына лаек булачак.

Бәйгедә катнашу өчен, "Буыннар казанышы" мәдәни мирасны саклау фонды сайтының (http://www.dostoyanie-pokoleniy.ru) "Фотобәйге" бүлегендә теркәлергә, теркәлү кертемен түләргә һәм түбәндәге документларны җибәрергә кирәк:

анкета, электрон формадага фоторәсем. Җибәрелгән рәсемнәрнең техник параметрлары: киңәйтелгән JPEG, зур ягының үлчәме - 1920 pix, бер рәсемнең максималь үлчәме - 2 Mb.

Җибәрелгән фоторәсемнәр исемләнергә һәм комментарийлары булырга, төшерелгән вакыты һәм урыны күрсәтелергә тиеш.

Фотобәйгедә катнашу өчен, бер номинациядә һәр ике фотография өчен кертем суммасы 970 сум тәшкил итә. Төрле номинацияләрдә катнашу мөмкинлеге һәм фоторәсемнәр саны чикләнмәгән.

Фотобәйгедә җиңүчеләр медальләр, дипломнар һәм призлар фондының зур бүләкләренә лаек булачак.

Бәйгенең төп премиясе - 150 000 сум.

Һәр номинациядә лауреат 100 000 сум белән бүләкләнә.

Тамашачылар мәхәббәте призына лаек булган җиңүче Дөньяви танылган фотоҗиһазлар җитештерүче фирманың техникасына лаек була.

Бәйге чаралары кысаларында фоторәсем сәнгатенең танылган осталары - комиссия әгъзаларының күргәзмәсен оештыру планлаштырыла.

Бәйге йомгаклары буенча иң яхшы 100 иҗат эшенең каталогы һәм "Буыннар казанышы" фәнни-популяр журналының махсус чыгарылышы нәшер ителәчәк.

Бәйгедә иң яхшы дип танылган иҗат эшләре илебезнең һәм чит илләрнең иң яхшы фотокүргәзмәләрендә күрсәтеләчәк.

Бәйгенең үткәрелү вакыты - 2014 елның 25 январеннан 2015 елның 25 январена кадәр.

Җиңүчеләрне бүләкләү 2015 елның февралендә узачак.

Бәйге "Буыннар казанышы" мәдәни мирасны саклау фонды турында турында өстәмә мәгълүматны безнең сайттан (http://www.dostoyanie-pokoleniy.ru) алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев