Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Баянда уйнап җибәрүем булды, мәктәптә калырга үгетли башладылар»

Чаллы укытучысы Габдрәүф Шаһиев мәктәпкә эшкә урнашу тарихын сөйләде.

Габдрәүф Шаһиев 37нче мәктәптә технология фәнен укыта. 40 елдан артык хезмәт стажы булган тәҗрибәле мөгаллим.

– Мин Свердловск ягыннан. Чиләбедә «баян» классы буенча музыка укытучысы белгечлеге алгач, Чаллыга күченеп килдем. Биредә педагогия университетында технология укытучысына икенче югары белем алдым. 37нче мәктәпкә исә очраклы рәвештә генә килеп эләктем. Мәктәп 1981 елда ачылган, мин 1983 елда килдем. 6нчы музыка мәктәбен эзләп барганда, бу мәктәпкә дә кереп чыгарга уйладым. Директор үз бүлмәсенә алып кереп китте дә, хезмәт кенәгәмне өстәленә куйды. «Мин 6нчы музыка мәктәбенә эшкә урнашырга телим. Кая барасымны әлегә белмим», – дим. Директор: «Хезмәт кенәгәсен калдырып торыгыз. Иртән тагын килерсез. Уйлагыз әле», – диде. 

Иртән мәктәпкә килүемә баян әзерләп куйганнар. Уйнап җибәрүем булды, мине мәктәптә калырга үгетли дә башладылар. Калдым. Бер дә үкенмим. Монда мәктәптә булачак хатыным Нина Александровнаны очраттым. Ул башлангыч сыйныфларда укыта иде. Мәктәп ачылганнан бирле биредә эшләде. Хезмәт кенәгәсендә дә бер генә язу – укытучы. Хәзер ул лаеклы ялда. Ике кызыбыз бар. Берсе Түбән Новгородта, икенчесе Казанда укыды. Бүгенге көндә кызларыбыз тормышлы инде, берсе гаиләсе белән Казанда яшәсә, икенчесе Америкада гомер итә. Безнең нәселдә әти ягыннан да, әни ягыннан да педагоглар булган. Бик көчле математиклар булганнар. Үзем дә бәләкәй чакта математика фәнен ярата идем. Хәтерлим әле, укытучыбыз Анна Васильевна мәсьәләне әйтә генә башлый иде, мин шуны уемда чишеп, инде кул күтәрә идем. 

2006 елда пенсиягә чыктым. Шуңа карамастан эшләвемне дәвам итәм, малайларга технология дәресен укытам. Алар белән столяр эшенә өйрәнәбез. Мәктәптә без ясаган әйберләр бихисап. Җәйге веранда, ясалма тегермәннәр, беседка ясап куйдык. Әле быел укучылар белән аны яңарттык, ышкып юдык, буядык, – дип сөйләде Габдрәүф Шәйхиевич.
Ул әле оста бакчачы да икән. Коллегалары бакча эшләре буенча аның белән киңәшә. Габдрәүф Шәйхиевич төрле тәҗрибәләр дә үткәрә – ике төр үсентене кушып, яңа төрләр дә ала икән.

– Бакча эшенә әтидән өйрәндем. Себер якларында яшәгәндә, каты салкыннар булуга карамастан, иң яхшы сортлы алмагачлар утыртып, аларны тәрбияләп, күпләп алма уңышы ала иде. Бу эшне миңа да өйрәтте, аңа гомерем буе рәхмәтле. Гомумән, тормышымнан канәгатьмен. Үзем сайлап алган яраткан һөнәрем булды, янымда мине аңлардай коллегалар, җитәкчеләр, яраткан укучыларым, аларның рәхмәтле ата-аналары, минем һәр башлангычымны хуплап торучы, аңлаучы тормыш иптәшем Нина, балаларым бар. Барысына да шөкер итәм, – ди мактаулы укытучы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев