Габидулла Хөрмәтуллин: «Тик яткан өчен акча түләделәр»
«Чаллыга урау юллар аша кайттым», - ди җырчы.
Тиздән Чаллыда «КАМАЗ» төзелүгә 50 ел тулуны билгеләп үтәбез. Әлеге вакыйга уңаеннан газетабызда «Без «КАМАЗ»ны төзедек» дигән рубрика булдырдык. Бүгенге героебыз – моңлы җырчы, Татарстанның атказанган артисты Габидулла Хөрмәтуллин. Ул автогигант төзелешенә зур өлеше керткән, бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына ия булган кеше. Аңа берничә тапкыр «КАМАЗ төзелеше ударнигы» дигән исеме бирделәр.
– Габидулла абый, сез гүзәл табигатьле Мөслим районы Баек авылы егете. Мәктәпне тәмамлагач та, ул чордагы гигант төзелеш КАМАЗга килдегезме?
– Мин Чаллыга урау юллар аша, Уфа, Мурмански аша кайттым. 1970 елда мине бертуган абыем Уфа шәһәренә алып китте. Анда трамвай-троллейбус идарәсенең юллар хезмәтенә бульдозерчы булып эшкә урнаштым. Ул чагында миңа 18 яшь. Мине бик зур тракторга утырттылар. Аллаһка шөкер, бик яхшы эшләдем. Коллективта яраттылар, хөрмәт иттеләр үземне. Яшьлек – зур максталар куя торган вакыт. Без өч егет (берсе авылдашым, сыйныфташым Илфар, башкорт егете Рәшит һәм мин) 1974 елның мартында Мурманскига эшкә урнашырга киттек. Ниятебез күп акча эшләп машина алу иде. Мурманскийда хезмәт хакы бик югары иде. Шуңа кызыктык, ләкин безне эшкә алмадылар.
– Ни өчен?
– Чөнки мин дә, Рәшит тә армиядә булмаган. Ул вакытта хәрби бурычын үтәмәгән егетләргә эш табу кыен иде бит. Безне балык тотарга түгел, хәтта йөк ташучы итеп тә эшкә алмадылар. Илфар армиядә булгач, аны алдылар. Ул да 3 айдан кире кайтты. Без үз ягыбызга кайтырга булдык. Казанга кайтып җиткәч Рәшит: «Әйдә Чаллыга барабыз. Анда зур завод төзелә. Эш табу да авыр булмас», – диде. Мин икекуллап риза булдым. Туган ягым Мөслимгә дә якын, фатир да тизрәк алырбыз, өйләнербез дидек. 1974 елның апрелендә Чаллыга кайтып төштек.
– Чаллы ничек каршы алды?
– Саз, бөтен җир пычрак. Яңа шәһәрнең 1, 2, 4нче бистәләре генә бар. Берничә йорт кына төзелгән. Эшкә урнашырга дип элеккеге «Чулпан» кинотеатры янына киттем. Заводларның кадрлар бүлеге шунда иде. Мин Двигательләр заводына слесарь булып эшкә урнаштым.
– Ул чагында завод бар идемени?
– Юк, төзелеп кенә килә. Безне Двигательләр заводын төзергә бетончы-балта остасы итеп эшкә алдылар. Ул көн бүгенгедәй хәтердә. Мин ГЭСтан автобуска утырып «Океан» кибетен янына кадәр кайттым. Ул соңгы тукталыш иде. Пычрак, аякта туфли. Безгә 28/10 йортындагы тулай торактан бүлмә бирделәр. Өр-яңа. Без ишеген ачып кына кердек. Безгә урын-җир кирәк яраклары: мендәрләр, юрганнар, җәймәләр бирделәр. 6нчы төзелеш-монтаж идарсенә бетончы, балта остасы булып эшкә урнаштык. Заводның стеналары юк, түбәсе кайда бар, кайда юк. Завод подвалында тагын бер завод бар иде. Анда стружкалар эшкәртәләр. Без шулай итеп заводны төзедек. Аннары заводта Минскта эшләнгән станокларда беренче детальне ясадык. Мин ул чагында слесарь-көйләүче булып эшли идем. Аңа кадәр 1975 елда мине Тольяттига наладчиклыкка укырга җибәрделәр. Аннан 4нче разрядлы наладчик булып кайттым. Алюминийны эшкәртә торган цехта эшләдем. Миңа конвейердан чыккан беренче КАМАЗ двигателенең һаваны чистарта торган торбасын эшкәртергә туры килде. (Фотода) Сынатмадым, тырышып эшләдем, хезмәтемне күрделәр. Завод директоры минем яннан үткәндә гел кул биреп күрешеп, сөйләшеп китә иде. Заводта хезмәтемне яратып башкардым, үсәргә дә мөмкинлек булды. 6нчы разрядка кадәр күтәрелдем.
– Разряд күтәрелгән саен хезмәт хакы да арта.
– Мин болай да участок башлыгыннан да күбрәк хезмәт хакы ала идем. Калып эшләгәндә аена 360 сумга кадәр хезмәт хакы алдым. Ул бик зур акча иде бит. Заводтан эштән кайткач шәһәрдәге йортлар төзелешенә дә бара идек. Моның өчен аерым акча түлиләр иде.
– Сез бит бригадир булып та эшләгәнсез...
– Әйе.
– Эштән соң нишли идегез?
– Авыр эш, машина- машина бетон китерә иделәр. Аны бушатбыз, эшлибез. Бетон идән җәябез. Кайтабыз. Тиз генә юынып, ашыйбыз-эчәбез, бүлмәне җыештырабыз да Гренада паркына Пятачокка китәбез. Анда 4-5шәр түгәрәк булып бииләр, җырлыйлар. Шунда ук рус ансабмле дә чыгыш ясый. Күңелле. Аннары Мәскәү проспекты буйлап пятачоктагы ярты халык миңа ияреп кайта иде. Мин пятачок короле булып йөрдем.
– Заводта озак эшләдегезме?
– 12 ел эшләгәч, 1996 елда заводтан киттем. 1978-79 елларда Салават белән очраштык. 1 ел йөрдем аның белән. Шәфәгать Салихов, Резидә Шәрәфиева һәм башка артистлар белән гастрольләргә йөрдем. Мактанып әйтүем түгел, җырлавымны тамашачылар яратты. Шуннан соң уйладым-уйладым да бабакаем хөрмәтенә «Хөрмәт» иҗат берләшмәсе булдырдым.
– Габидулла әфәнде, сезнең җырлау талантын иң беренче кем күрде һәм иҗатка канат куйды?
– Уфада эшләгәндә резина әйберләр җитештерә торган заводның мәдәният сараена йөрдем. Шунда Сара Мөхәммәтҗанова безне җырларга өйрәтте. Шунда бик күп талантлар белән очраштым. Фәһим Вәлиев (Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Илһам Вәлиевнең әтисе) та шунда йөрдек. Аның улы Илһам белән горурланам, бик шәп, затлы җырчы. Илһам миңа көн аралаш җырларын җибәреп тора. Рәхәтләнеп тыңлыйм.
– Чаллыда остазыгыз кем булды?
– Композитор Ринат Гобәйдуллин. Мин 1975 елларда «Сердәш» ансамбленә йөрдем. Ансамбльгә исемне дә мин куштым бит. Ул вакытта «Татарстан яшьләре» газетасында «Сердәш» сәхифәсе бар иде. Мин ансамбльгә шул исемне тәкъдим иттем. Ринат ризалашты. Аллаһка шөкер, хәзерге көнгә кадәр бу исем яңгырый.
– «Чаллыдагы төзелеш» дигән җырыгыз автогигантның, Чаллының гимны дисәм дә ялгыш булмас. Шул җыр турында да сөйләгез әле.
– Гәрәй Рәхим сүзләренә Ринат Гобәйдуллин язган җыр ул. Аны Ринат башта «Сердәш»тәге җырчы Таһир Манжуковтан җырлатты. Миңа «Торналар китә инде» җырын бирде. Таһир туган якларына кайтып киткәч, «Чаллыдагы төзелеш» җыры миңа калды. Мин аны бүгенге көндә дә яратып җырлыйм. Халык та аны ярата.
– КАМАЗда эшләгән вакытларыгызны сагынасызмы?
– Бик сагынам, чөнки анда минем яшьлегем үтте. Көчле, сәламәт вакытым. Эшне дә яратып башкардым. Тулай торактта да дус яшәдек. Бүлмәбезне бик чиста тоттык. Шәһәрдә чисталык буенча бәйгедә гел беренче урынны алдык. Эштән кайтабыз, тиз генә бүлмәне җыештырабыз. Аннары тренировкага, җырларга йөгерә идек.
– Заводта эшләгәндә сез киного төшә язганысыз бит.
– Андый хәл булды. Бер көнне эштән кайтам. Лия Шатрова (ире заводта директор урынбасараы) мине кинорежиссер Эльдар Рязановка тәкъдим иткән. Иптәшем миңа записка бирде. Укыдым да. «КАМАЗ» кунакханәсенә киттем. Бер хатын мине Эльдар Рязанов янына алып китте. Күрештек. Мин тез гәүдәле, озын, матур. Бастырды да: «Парень хороший. Безгә кинога бара», – диде. Мине «Коней на переправе не меняют» дигән кинода төшәргә чакырды. Мин русча белмим, начар сөйләшәм дип әйтеп тә карадым. Ул: «Авызыңны кыймылдатып торырсың. Иртәгә иртән кил», – дип миңа штукатур-малярлар бригадиры роле бирделәр. Заводта җитәкчебезгә әйттем. Ул ризалык бирде, «Барырсың», – диде. Мине иртән машина белән ПРЗ заводы янына алып киттеләр. Шунда күренекле артист Арме́н Джигарханя́н йөри. Ул прораб ролендә уйнарга тиеш. Машина төзелеш министры ролендә уйнарга тиешле СССРның халык артисты Владимир Самойловны көтәләр. Көтәбез, юк... Мин маляр киемендә киенгән килеш кызу кояшта текстны өйрәнеп ятам. Самойлов ул көнне тәки килмәде. Рейс тоткарланган булып чыкты. Миңа акча алу өчен чек битен бирделә. «Бухалтериягә бар, акча ал», – диделәр. Шулай итеп кояшта тик яткан өчен шактый гына акча алдым. Кино төшерү өчен җаваплы кешеләр икенче көнне килергә куштылар. Начальниктан тагын сорыйсы... Ул чакта «Сердәш»кә, рус ансамбленә йөрим, спорт белән шөгыльләнәм. Җитәкчем: «Син җырлыйсың, спорт белән шөгыльләнәсең, инде кино актеры булмакчы. Заводта эшләргә уйлыйсыңмы? Һәр көнне эштән сорыйсың», – дип канәгатьсезлек белдерде. Миңа уңайсыз булды, «Ярар инде», – дидем дә, кинога төшәргә бармадым.
– Бүгенге көндә ниләр белән шөгыльләнәсез?
– 1996 елда «Хөрмәт» исемле ҖЧҖ ачтым. Арт судия бар, 27 ел студиядә музыкант, оранжировка остасы Марат Вәлиев эшләде. «Хөрмәт»тә фитнес залы, автосервис бар, электрҗиһазларын ремонтлау оешмасы, тегүчеләр уңышлы эшли. Мин шәһәрдә узган чараларда чыгыш ясыйм, телевизион тапшыруларга төшәм, кызым Диана ялга алып бара. Әҗмәкәйдә үз йортыбыз белән яшибез.
– Улыгыз сезнең юлдан китмәдеме?
– Улым Чаллыда гаиләсе белән яши. Программист булып эшли. Ул үз юлын тапты. Безне оныклар белән сөендерделәр. Өч оныгыбыз үсеп килә. Аллаһка шөкер, гомерем заяга узмады дип сөенеп яшим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев