ГАИга документларны макс аша күрсәтеп булачак
Яңалыклар тасмасы

ГАИга документларны макс аша күрсәтеп булачак

Бу хакта ТАСС автоюрист Лев Воропаевка сылтама белән хәбәр итте.

8 сентябрьдән Россиядә автоинспекторларга Макс мессенджерында QR-код ярдәмендә машина йөртү таныклыкларын һәм транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыкны күрсәтергә мөмкин. Әмма техник мөмкинлек соңрак, якындагы айларда барлыкка киләчәк.

«Хөкүмәт машина йөртүчеләргә үзләре белән хокук һәм СТС йөртмәскә рөхсәт итте. 2026 елның 8 сентябреннән аларны инспекторга мессенджер Макс аша телефоннан QR-код ярдәмендә күрсәтергә мөмкин булачак», – диде юрист.

Воропаев әйтүенчә, карарда мессенджер МАКС күрсәтелмәгән, аның урынына анда «мәгълүмат алмашуның күп функцияле сервисы» термины бар. Әмма нәкъ менә МАКС аша әлеге сервис эшләячәк тә, өстәвенә мәгълүматларны (хокук һәм СТС) махсус сервис һәм дәүләт хезмәтләре Порталы белән үзара хезмәттәшлек QR-коды аша күрсәтергә кирәк.

Фотолар «Татар-информ»нан алынды.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ГАИ ПДД

Нет комментариев