Галимнәр коронавирусның яңа симптомнарын атадылар
Галимнәр билгеләп үткәнчә, симптомнар пациентларның яше һәм организмның үзенчәлекләренә карап төрлечә күренергә мөмкин.
Британия галимнәре коронавирус йогышының яңа симптомнарын таптылар. Бу хакта Daily Mail гадәттән тыш хәлләр буенча Фәнни консультатив төркем өчен докладка сылтама белән хәбәр итә.
Әйтик, авыруның яңа билгеләре арасында белгечләр мускулларда авырту, арыганлыкны атадылар. Галимнәр билгеләп үткәнчә, симптомнар пациентларның яше һәм организмның үзенчәлекләренә карап төрлечә күренергә мөмкин.
Шул ук вакытта Бөекбританиянең сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 индикаторлар исемлегенә яңа симптомнарны кертмәскә булган. Хәзерге вакытта илдә коронавирусның рәсми рәвештә танылган билгеләре-югары температура, ютәл һәм ис сизмәү.
tatar-today.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев