Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гамил Әсхәдулла: «Язмышым юлдагы белдерүдә булган»

«Йолдызлы мизгел» тапшыруына кунакка татар сатира һәм юмор театры сәнгать җитәкчесе, ТРның халык артисты килде.

«Йолдызлы мизгел» тапшыруында Резидә Ганиева бик үзенчәлекле әңгәмәдәш белән очрашты. Аны күргәч, кешеләрнең кәефе күтәрелеп китә. Сүзебез – «Мунча ташы» татар сатира һәм юмор театры сәнгать җитәкчесе, ТРның халык артисты Гамил Әсхәдулла турында. Тапшыру «Шәһри Чаллы»ның ВКонтакте төркемендә туры эфирда барды, сорауларны подписчикларыбыз да бирде. Әңгәмәнең иң кызыклы өлеше Сәрия Гарипова язмасында. 

– Тормышта, иҗатта нинди яңалыкларыгыз бар?
– Театрны яшәтү зур хезмәт. Ул чыгыш ясау гына түгел, һәр көнне аның турында уйларга – нәрсәдер табарга, язарга, шулар арасында гастрольләргә йөрергә кирәк. Битем кызыл түгелме? (көлә) Салып килгән дип уйламагыз, кичә балыкка барган идем. Мәшәкатьләрдән арынып бер барып кайттык әле. Табигать шундый матур, үзе томан, үзе кар ява. Инде кайтып китәргә җыенган идек, балык та капты. Рәхәт булып китте, шуңа кәеф әйбәт бүген. 
Без бит тамашачы билет алып килсә, шуңа яшибез. Сез безне яшәтүче. Без татар юморчылары, безне телне аңламаган кеше карамый.
 Бүгенге кебек очрашуларга да бик яратып йөрим, чөнки бер очрашу – үзе бер гомер. Чаллыдагы «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» кебек газеталарга шаккатып карыйм. Авыр булса да эшлиләр, укучыларын хөрмәт итеп язалар. Җиңел эш түгел, беләм. Хәзер журналистлар чеметеп тә ала, Аллаһка шөкер, курыкмыйлар.

– Быелгы репертуарда үзгәрешләр бармы?
– Программа «Безнеңчә» дип атала. Чөнки чит илләргә бәйле булмыйча, хәзер үзебезчә яшибез. Димәк, юмор да үзебезчә булырга тиеш. Үзебезнең татарлыкны да берләштерү йөзеннән шундый исем бирдек. Юмор өлкәсендә без Россиядә шундый бердәнбер театр. Кешегә юмор бушану, көлү сәламәтлек өчен кирәк. 

– Тамашагызны видеога төшереп, акча эшләүчеләр дә булгалыймы?
– Кешегә аптырыйм мин. Бигрәк тә блогерлар махсус әзерләнеп киләләр. Төшереп урлап утыралар. Әйтик, җыр булса, аны берничә кат тыңларга була, тик тамашаны юк. Башкаларга да комачаулыйлар, безгә дә аларның ут белән яктыртуы уңайсыз. Ул сәхнәне карамый да. Димәк, коммерция, ягъни сатып акча эшләү максатында төшерә, шул язманы куеп үзенә подписчиклар җыя. Бу урлашу инде. Судлашкан да бар, гафу үтенгәннәре бар. Теләгән кеше сайтыбыздан карый ала. Ә алар кеше әле карамаган тамашаны интернетка куя. Бу закон буенча да тыела. Зур штрафлар каралган. 
Без Евгений Петросян белән таныш, аның концертына барган идем, ул да урлыйлар дип зарланды. 

– «Мунча ташы» сатира һәм юмор театры оешканга 44 ел. Максатыгызга ирештем дип уйлыйсызмы?
–  Мин 20 яшькә кадәр бөтенләй артист булырмын дип уйламадым. Без Түбән Кама районы Шәңгәлче авылыннан, Зөлфәт Хәким белән бергә талашып, сугышып, мунчада гармун уйнап үстек. Мин техниканы яраттым, шуңа күрә армиягә ДОСААФны бетереп киттем. Машина мине гомер буе озатып барды, йөртә белүем нык ярдәм итте. Бармаган җирем калмады, ерак юлга да түзәм мин. Ә баганада җилдә селкенеп торган бәләкәй генә белдерү кәгазе аркасында мин артист булып киттем. Юлда минем язмыш эленеп торган. Бергә хезмәт иткән малай белән кайтып барабыз. Ул матур итеп җырлый иде, мин баянда уйныйм. Туктагач «Нефтехимик» клубына үзешчән сәнгатьтә шөгыльләнүчеләр кирәк икән дигән шул белдерүгә юлыктык.  Кердек, безне тыңладылар. Флер абый Гайнимөхәммәтов күреп алып: «Егет, син каядыр укыган сыман уйныйсың», – дип алып калды да шуннан китте артист карьерасы. Хәзер инде теләсәң дә чыгып булмый. Мең сорау булачак, ник туктадыгыз дип. Киләсе ел апрельдә театрга 45 ел тула, менә шуннан соң карыйбыз инде. Без кисәк кенә югала алмыйбыз, яшьләргә тапшырырга кирәк. Безнең импровизация театры, үзебезнең стиль бар. Яшьләр дигәнем дә 50гә җитеп килә, алар безне яңарак курска алып кереп китә, башкачарак шаяртулар кертәбез. Хәзер кайбер әйберләр үзеннән-үзе төшеп кала. Әйтик, колхоз турында шаяртып булмый бит инде, алар юк.

– Элеккеге артистларыгыз яхшырак уйный иде диючеләр бар. 
– Бу сорауны безгә гел бирәләр. Ни диим? Элеккене яңартып куярбыз дигән идек, сез аны кабул итмәячәксез, чөнки кеше яшәгән саен үзгәрә, ниндидер шаяртуларны кызык итеп кабул итмәскә мөмкин. Хәзерге көндә безнең яшьтәгеләрнең концерт, тамашага йөрмәгәннәре дә бар, ә яшьләр килә. Тик сезгә ошаган әйбер аларга ошамый. Шундый заман җитте – ниндидер «тарткалашу» бара. Яшьләргә прикольныйрак әйберләр, безнең яшьтәгеләргә классик юмор, әзрәк елап та ала торган чыгышлар кирәк. Уйлаштык та ике буынга да кызык темаларны куярга килештек. Гомумән, вакыт җиткәч, театрны яшьләргә бирербез дип торам.

– Өйдәгеләрне дә көлдерәсезме?
– Алар да миңа булыша. Кызыма 16 яшь, аның белән кайчак мәзәкләрне дә уйнап алабыз. Тәнкыйтьлиләр дә. Тормыш иптәшем Алсу балалар бакчасында музыкант, алар да сценарийлар белән утыра, кысадан чыкмас өчен безгә әйтеп тә җибәрә. Аллаһка шөкер, улым КАИга укырга керде, кызым 10нчыда укый, тормыш бара. Театрда Рөстәм, мин, барыбыз да бабайлар – оныкларыбыз бар. 
Ахырдан әйтәсем килгәне шул – без яңа тамашаны һәрвакыт Чаллыда сыныйбыз. Чөнки сездәге тамашачы объектив, көлә белә. Шуңа күрә аны яратабыз, тугры булып калырга тырышабыз. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев