Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Газель”ләр тарихта калырмы?

Якын киләчәктә Чаллы урамнарында 72 пассажир сыйдырышлы уртача һәм зур автобуслар йөриячәк

Чаллыда уртача зурлыктагы автобуслар файдасына,“Газель”ләрдән тулысынча баш тартырга планлаштыралар. Шәһәр җитәкчеләре автопаркны тулыландыру планы әзерләгәннәр. Эшче төркемгә автогигант та кергән. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев әйтүенчә, 2015-2020 еллардагы кебек маршрутларда 70ләп автобус йөрергә тиеш. Аппарат киңәшмәсендә ул бу юнәлештә Мәскәү хөкүмәте белән эшне дәвам итәргә кирәклеген әйтте. “Күрәм, халык автобусларда йөри. Без “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте белән киләчәккә планнар төзибез. Якын киләчәктә  шәһәр урамнарында 72 пассажир сыйдырышлы уртача һәм зур автобуслар йөриячәк”, - диде ул.

 

Фото ачык чыганаклардан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев