Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Газетабызны бергәләп матурлыйк!

Вакытлар үтә, еллар алышына, кешеләрнең тормыш рәвеше, уй-фикерләре дә үзгәреш кичерә. Һәр туган көн дә нинди дә булса яңалык алып килә. Замана арбасыннан төшеп калмыйм дисәм аларга игътибарлы булып, тупланган тәҗриҗәгә таянып, бары алга атларга кирәк.

Үзгәрешләр газетабызны да читләтеп үтми.  Тиздән сезнең яраткан “Шәһри Чаллы” басмасы да яңа макет белән чыга башлаячак. Моны 2021 елның икенче яртысында да безнең белән  калучы тугры дусларыбыз һәм яңа укучыларыбыз бәяли  алачак. 

Ребрендинг кысаларында, газетаның баш өлеше (шапкасы) яңа стильдә чыгачак.  Аның 4 варианты бар. Алар арасыннан иң кулаен ачыклар өчен “Шәһри Чаллы”ның  рәсми сайтында һәм “ВКонтакте”дагы битендә бәйге игълан иттек. Әйе,  безнең өчен укучыларыбызның фикере бик мөһим. Шөкер, кунак ашы – кара каршы дигәндәй, алар да безне җавапсыз калдырмый. Теләк-тәкъдимнәр, фикерләр әледән-әле килеп тора.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сез дә әлеге сораштыруыбыздан читтә калмагыз. Фикерләрегезне безгә 57-01-19 т
елефон номеры аша шалтыратып та, газетабызның социаль челтәрләре аша язып та белдерә аласыз. Без исә сезгә, безнең белән булган  тугры дусларыбызга, чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Икенче  яртыеллыкта да газетабызны кызыклы һәм эчтәлекле итәр өчен кулыбыздан килгәнен барысын да эшләрбез. Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ребрендинг