Геройга 100 яшь булыр иде
Бәйрәм чарасында геройның туганнары, укучылар, педагоглар һәм офицерлар катнашты.
Исән-сау булса быел Советлар Союзы герое Илдар Маннановка 100 яшь тулыр иде. Шул уңайдан 82 нче кадет мәктәбендә тантаналы чаралар узды. Бәйрәм чарасында геройның туганнары, укучылар, педагоглар һәм офицерлар катнашты.
Илдар Маннанов Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган беренче Татарстанлыларның берсе. Ул 1940 елның 3 октябрендә Кызыл Армия сафларына алына, 65 нче укчылар дивизиясенә билгеләнә. Ә соңрак артиллерия частенә - Монголия чигенә күчерелә.
1941 елның августында дивизия Ленинград фронтына китә. 1941 елның ноябрендә Илдар Маннанов Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәре янында сугышта катнаша. Һөҗүм вакытында каты яраланып, бөтен составтан берүзе исән кала һәм дошманның берничә танкын юк итә. Бу батырлыгы өчен СССР Югары Советы Президиумының 1941 елның 17 декабрендәге Указы нигезендә Илдар Маннановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Советлар Союзы маршалы Кирилл Мерецков аңа бүләкне госпитальгә килеп үзе тапшыра.
Зөлфия ФОАТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев