Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлдания Хәйруллина: «Рөстәмне югалту бик авыр булды»

«Ул күз алдыбызда сүнде», - ди җырчы.

– Гөлдания ханым, сезне Казанга киткән, диләр...

– Артист өчен кайда яшәү мөһим түгел. Минем кайда торуым белән кызыксынучыларга: «Адресым – Советлар Союзы», – дим. Аллаһка шөкер, кайда гына яшәсәм дә, татар халкына, тамашачыларыма хезмәт итәм. 

– Театр артисты Булат Сәлахов: «Салаватка кадәр без Гөлдания Хәйруллина белән рәхәтләнеп эшләдек. Гастрольләрдән кайтып керми идек», – дигән иде. Димәк, сезнең популяр вакытларыгыз булган.

–  Әйе, андый чаклар бар иде. Ул елларда Салават җырламый да иде әле. «Төзүчеләр» мәдәният сараенда үткән концертларымның берсендә Салават үзенә реклама ясау максаты белән генә чыгыш ясаган иде.

– Ә сез җырчы булырга кечкенәдән хыялландыгызмы?

– Кечкенәдән җырласам да, җырчы булып китәрмен дип уйламадым. Артист булу хыялы да юк иде. Шуңа күрә дә беренче эш урыным Казан моторлар төзү заводы булды. Кыз фамилиям дә Биктимерова. Шулай итеп, тимер-томыр арасында эшләп йөрдем. Аннары Аллаһы Тәгалә сәхнәгә юлны үзе ачты.

– Казан – сезгә иҗат канатлары биргән шәһәр. Җыр дөньясына ныклап кереп китүегез ничек булды?

– Мин заводта кычкырып җырлый-җырлый эшли идем. Тавышым башкаларга ишетелмәсә дә, иреннәрем селкенә иде. Бер көнне ике егет яныма килеп:«Әллә җырлыйсыңмы?» – дип сорадылар. «Үзем өчен генә җырлыйм», – дидем. Баксаң, аларның вокаль-инструменталь ансамбльләре бар икән. Мине үзләренә җырчы итеп чакырдылар. Һәм мин русча җырлый башладым. Безнең цехта матур җырлый торган бер апа эшли иде. Ансамбль белән концерт куйгач ул: «Балакаем, синең урының тимер-томыр арасында түгел, сәхнәдә», – диде. Бездә эшләгән шагыйрә Лилия Вәлиева бер көнне Ленин исемендәге мәдәният сараена алып барды. Мине анда алмаслар дип курыккан идем. Биредә Суфия апа Шаһиева (Бик күп җырчыларны зур сәхнәгә чыгарган ханым. – З.Г. ) җитәкчелегендәге хорда җырлый башладым. Хор баянчысы Рөстәм белән дә шунда таныштым. Репетицияләр соң бетсә, ул мине өйгә кадәр озата иде. 

– Соң ятып, иртүк заводка эшкә бару 17-18 яшьлек кызга бер дә рәхәт булмагандыр?

– Әлбәттә, юк. Без көн дә сәгать иртәнге биштә торып, заводка эшкә бара идек. «Я, Аллам, сәгать уннарга гына бара торган эш бирче», – дип сорый идем. Бер көнне Ленин мәдәният йортыннан ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә тавышны тыңлатырга җибәрделәр. Каушасам да, бардым. Алдылар. Иң мөһиме: эшкә унга килергә кирәк иде. Бәхет шушы бит инде дип, эш урынымны алыштырдым.

– Профессиональ коллектив белән тәүге гастрольләрегез хәтерегездәме?

– Өч көн эшләгәч тә, Нәфисә Василова төркеме белән Апас районына концерт куярга чыгып киттек. Алар безнең өчен инде танылган шәхесләр иде. Әле ул заманнарда микрофоннар да юк. Баянга кушылып җырладык. 

– Шундый данлыклы коллективтан Чаллыга киткәнсез...

– Отпускада Түбән Камада яшәүче абыемнарга кунакка кайтып киттем. Укырга керермен дип уйламый идем, әмма шулай да документларны биреп карарга булдым. Училищега укырга алдылар. Бу хәбәрне белгәч, өйгә елый-елый кайттым... Җыр һәм бию ансамблендә эшләү миңа ошый иде. Әмма «Сеңлем, җырларга өлгерерсең. Укы», – дигән киңәшләрне тыңлап, һөнәри белем алырга булдым. Түбән Камада дүрт ел укып һөнәр алдым. «Яшьлек» җыр һәм бию ансамблендә җырлый башлагач, монда яшәргә дә, укырга да җиңелрәк булды. Ул елларда бу ансамбль бик популяр иде. Тамашачылар концертларга хәтта билетлар да таба алмый иделәр. Без чыгыш ясаганда тамашачы сызгыра-сызгыра алкышлый иде. «Җидегән чишмә» әдәби-музыка берләшмәсенә Гомәр Бәширов, Сара Садыйкова, Сибгать Хәким, Бакый Урманче кебек күренекле шәхесләр килә иде. Алар белән аралашу, алар алдында чыгыш ясау бик күңелле иде. 

Укып бетергәч Казанга җыр һәм бию ансамбленә китәрмен дип уйлый идем. Ә аңа кадәр берничә көнгә Чаллыда тукталдым. Чемоданнарым җыелган иде инде. Чаллыда исә Шәфәгать Салихов белән Рөстәм миңа эш әзерләп куйганнар. Рөстәмнең әнисе дә: «Барыбер кире кайтасың. Нигә китеп йөрисең инде?» – диде.

– Сез Аллаһы Тәгаләдән акыллы, аракы эчми торган егет тә сорагансыз... Рөстәм белән сәхнәдә дә, тормышта да пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәдегез. Аны югалткач, тормышны дәвам итәргә кайлардан көч алдыгыз?

– Әйе, сорадым,  Аллаһы Тәгалә мине ишетте. Рөстәм бик акыллы, төпле булды, без бер дулкындагы, бер фикердәге кешеләр идек. Җылы 21 март көнендә туебызны уздырдык. 25 ел бәхетле гомер кичердек. Рөстәм каты авырудан күз алдыбызда сүнде. Хастаханәдә үлде. Төннәрен йокламагач, Лилияне чакырдым. Кызыбыз килгән көнне китеп тә барды. Аны югалту бик авыр булды. Кызым, туганнар, дуслар көч бирде. Аны соңгы юлга озатканда беткән идем инде… Мин үземне кулга алырга тырыштым. Рөстәмнең мирасын барлый башладым. Халыкка чыгарасы бик күп җыры калды аның. Кайберләренең сүз авторлары билгесез иде, икенчеләренең бер куплеты гына бар. Бик күп эшләнде, иртәнгә чаклы утыра идем. Казанда Г.Камал театрында искә алу концерты үткәрдек. Аның җырларын халкыбызның яраткан җырчылары Хәния Фәрхи, Зөһрә Сәхәбиева, Салават, Айдар Галимов, Илсаф, Гүзәл Уразова, Ришат Фазлыйәхмәтов, үзем, Лилия һәм башкалар җырлады. Рөстәмнең җырчыларга бирәсе җырлары күп әле. 

– Рөстәмнең җырлары тупланган китап кайчан чыга?

– «Җиләкле җәй» дип исемләнгән китапның чыгуын түземсезлек белән көтәбез. Бу эш минем өстемдә тора. Китапка Рөстәм турында әдәбият-сәнгать әһелләренең истәлекләре, ноталары белән 100ләп җыр керде. Аллаһ боерса, тәкъдим итү кичәсен дә үткәрергә уйлыйбыз.

– Сез берара телевидениедән озак кына күренмичә тордыгыз...

– Әйе, ун-унбиш ел телевидениегә чыкмадым, гастрольләрдә генә йөрдем. Битем бозылды. Йөземнең карарлык җире дә юк иде. Артист өчен телевидениедән күренмәү – фаҗигале күренеш. Шуңа да карамастан, сәхнәдә үз урыным бар, тамашачылар мине беләләр, җырларымны җылы кабул итәләр.

 Социаль челтәрләрдәге видеоларыгыз өчен кызыгыз белән тилереп йөрисез дип сүгүчеләр юкмы?

– Сүгәләр инде. Имеш, эшләре беткән, биеп йөриләр, диләр. Безнең тормышта ни барын кеше белми, белмәсен дә. Аллаһка шөкер, сүгүчеләргә караганда мактаучылар, рәхмәт әйтүчеләр күбрәк. Мин иҗат белән шөгыльләнәм. Үзизоляция вакытында видеолар төшерә башладык. Башта Лилиягә: «Кызым, безнекеләр моны кабул итмәс, кирәкми», – дигән идем. Хәзер үземә дә ошап китте. Үземне яңа яктан ачтым. Темасын да, идеясен дә Лилия таба, аннары бергәләп тормышка ашырабыз. 

– Күз тимәсен, сез һәрвакыт формада... Моның сере нидә?

– Көн дә, ничәдә ятуыма карамастан, иртәнге җидедә торырга тырышам. Көн саен бизәнәм. Кызлар: «Гөлдания, әлбәттә, сине Рөстәмең яраткан. Син бит һәрвакыт чибәр», – диләр иде. Үзем өчен бизәнәм, мин ямьсез булып күренергә тиеш түгел. Бизәнгәч кәефләр дә күтәрелә. План буенча яшәргә тырышам, һәрнәрсәдә чама хисен югалтмаска кирәк дип уйлыйм. 

– Лилияне сезнең аркада җырчы булды дип сөйлиләр.

–  Кызыбыз кечкенәдән мөстәкыйль булып үсте. Лилия электән үк: «Сезнең исем белән таныласым килми», – дия иде. Шуңа күрә җырлау стилен дә үзгәртте. Аның сәхнәдә  үз юлы  бар. Кирәк урыннарда «Гөлҗамал»ны да, «Күбәләк»не дә җырлый. Төркия, Америка һәм Канадага барып Сабантуйларда татар халык җырларын башкарды. Инглиз телен камил белә, Американың төрле штатларында үзе эш табып, эшләп кайтты. Бүген иҗат буенча да, яшәү буенча да Лилиядән үрнәк алам, аның белән киңәшәм. Мин яшьләр акыллырак дип уйлыйм. 

– Лилия нигә мине тугансыз калдырдыгыз димиме?

– Ул кечкенәдән: «Миңа абый алып кайтыгыз», – дия иде. Кызым, сиңа берничек тә абый алып кайта алмыйбыз, энекәш булса гына дия идек... Икенче елга, икенче елга, дидек тә, шулай берүзе генә калды. Аллаһка шөкер, менә дигән  кызым бар. Бәхетле булсын! Ул: «Мин өч бала табам», –  дигән иде. Сүзендә торды – өч малай тудырды. Балаларны да тәрбияли, бик күп эшли дә, мин алай булдыра алмас идем. 

– Әниле-кызлы концерт куярга җыенмыйсызмы? Тамашачылар сезнең концертны да көтә бит. 

– Андый планнар бар. Әлегә яңа җырлар яздырабыз, үзенчәлекле клип төшердек, иске җырларымны да яңартасым килә. Аллаһ Тәгалә исән-сау булып, очрашуларны насыйп итсен. Теләгем шул: һәркем яраткан эшендә халкыбызга хезмәт итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев