Гөлзадә Руденко: Хезмәтебезне халык югары бәяли
30 августта Алабуга дәүләт тарихи-архитектура музей тыюлыгы генераль директоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, мәдәният өлкәсендә Россиянең Дәүләт премиясе лауреаты Гөлзада Руденко үзенең чираттагы юбилеен билгеләп үтә. Татарстанның Арча районы Үрнәк бистәсендә туып, Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлап, зур тормышка аяк баскан кыз үзенең киләчәк язмышын Чаллы...
Юбилее алдыннан без аның белән очрашып, әңгәмә кордык.
- Гөлзадә ханым, Сез күпләргә үрнәк тормыш юлы үткән шәхес. Чаллы мәдәният хезмәткәрләре сезне хөрмәт белән искә ала. Сез хәзер дә шәһәребез белән элемтәдә яшисез. Алабуга дәүләт тарихи-архитектура музей тыюлыкның үткәне һәм бүгенгесенә сәяхәт кылыр алдыннан, Чаллыдагы эшчәнлегегез турында да бераз сөйләшеп алыйк әле.
- Мин Чаллыда башта комсомол һәм партия эшләрендә, аннары "Эврика" мәдәният үзәгендә, мәдәният идарәсендә җитәкче вазифаларын башкардым. Хезмәттәшләрем белән бергә бик күп матур, тәрбияви чаралар уздырдык. Хатын-кызлар ассоциациясе белән берлектә "Сабан туе гүзәле" бәйгесен үткәрдек. Ул хәзер дә оештырыла. Бездә беренчеләрдән булып мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Аллага шөкер, башкарылган эшләр күп, аларны шәһәрдәшләребез хәтерлидер. Бүгенге көндә мин Чаллы һәм Кама аръягының эшлекле хатын-кызлары берлеген җитәклим. Без хәйрия чараларына күбрәк игътибар бирәбез, чөнки тирә ягыбызда ярдәмгә мохтаҗлар бик күп.
Коллективыбызның, шәһәр һәм республика җитәкчеләре белән бердәм эше нәтиҗәсендә, аллага шөкер, Алабуга дәүләт тарихи-архитектура музей тыюлыгы соңгы елларда танымаслык итеп үзгәрде. Алабугага кунакка килүчеләр, экспертлар, әдәбият-сәнгать әһелләре аны шәһәрне формалаштыручы предприятие дип китәләр. Мин бу фикер белән килешергә кирәк дип уйлыйм, чөнки бина-һәйкәлләр урнашкан мәйдан 490 гектар җирне били. Музей инфраструктурасы безнең шәһәрне ачык һавадагы музей дип атарга нигез булып тора.
- Музей-тыюлык нинди юнәлешләрдә актив эшли?
- Без эшчәнлегебезне 5 төп юнәлеш буенча алып барабыз. Беренчедән, дәүләт карамагындагы 195 бина-һәйкәлне саклау, реставрацияләү һәм аларның исәбен алып бару. Икенче юнәлеш - музей инфраструктурасын киңәйтү. Өченчедән, туризмны үстерү. Район башлыгы бу эшне йөкләгәч, без бик теләп ризалаштык. Безнең музейга туроператор вазифасы да йөкләнде. Без - Россиядә туроператорлар ассоциациясенә кергән бердәнбер музей. Россиядәге барлык туристик күргәзмәләрдә катнашабыз. Моннан тыш, Берлинга, Лондонга, Истамбулга һәм башка илләргә бардык. 2012 елда Төркиядә Интермузей фестивалендә Гран-при яуладык.
Шишкин, Цветаева, Дурова, Бехтерев шәхесләре, XIX гасырдагы өяз шәһәре туристларда һәрвакыт кызыксыну уята. Бездә Россия музейларында беренчеләрдән булып, Б.Ельцин исемендәге Президент китапханәсенең электрон уку залы эшли башлады. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына электрон "Хәтер китабы" да актуальлеген югалтмый. Анда һәр кешенең үз туганы турында мәгълүмат алу мөмкинлеге бар. Кыскасы, туризм юнәлешендәге нәтиҗәләребез сөендерерлек. 2009 елның 9 аенда 113 мең турист кабул иттек, 2015 елда бу сан 277 меңгә җитте. Бу елның бүгенгә көненә 191 мең кеше бездә булды инде. Туристлар санының елдан ел артуына бөтенроссия Спасс ярминкәсен үткәрү дә йогынты ясамый калмый. Шулай ук туристлык- мәгълүмати үзәкнең дә файдасы зур. Без кешенең мөмкинлегеннән чыгып, аңа үзебезнең хезмәтебезне тәкъдим итәбез. "Музей һәм мәктәп" музей-белем бирү программасы да җитди юнәлеш. Бу юнәлештәге эшчәнлекнең уңай нәтиҗәләрен күрәбез: музей дәресләренә ай саен күпләп укучы килә. Алар - тарихи мирасыбызны кабул итәргә әзерлекле, тарихны, мәдәниятне ярата торган малайлар һәм кызлар. Без шулай ук нәшрият эшчәнлеге дә алып барабыз. Инде 60тан артык китап чыгаруга ирештек.
- Моннан тыш, сез төрле бәйгеләр, конференцияләр дә үткәрәсез...
- Бездә уза торган бөтенроссия симпозиумнарына илебезнең төрле төбәкләреннән рәссамнар килә. Алар үз хезмәтләрен безнең фондта калдыралар. Бездәге "Мин Шишкин кебек ясыйм" республика бәйгесе федераль дәрәҗәгә чыкты. Әйтик, Пушкин музей-тыюлыгы белән берлектә оештырылган бәйгедә 4 Алабуга укучысы җиңде. Ике елга бер мәртәбә без Алабуга педагогия институты белән берлектә халыкара Цветаева укулары үткәрәбез. Алабугага күренекле якташларыбызның варислары килә, алар биредә туганнары һәм халык белән очраша. Алар бик дулкынландыргыч төстә уза.
- Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне реставрацияләү буенча ниләр эшләнә?
- Без бина-һәйкәлләребезнең торышы буенча даими мониторинг алып барабыз, биш елга бер тапкыр теге яки бу бинаның, һәйкәлнең техник торышын өйрәнәбез. Бүгенге көндә һәр бинаны саклау буенча йөкләмәләр бар. Анда милек хуҗасының бурычлары язылган. Музей-тыюлык башлангычы белән, Алабугада (Россиядә бердәнбер!) иске шәһәр уставы әзерләнде һәм кабул ителде. Устав безгә бина хуҗаларына, саклана торган территорияләрдә яшәүчеләргә таләпләр куярга мөмкинлек бирә. Әлеге документ нигезендә без мәдәни мирас объектларына кагылышлы кануннарны бозучыларга карата чаралар күрәбез. Шуңа күрә шәһәрнең тарихи үзәге туристларны шаккаттыра, алар үзләрен кечкенә Европадагы кебек хис итәләр.
- Сез фәнни эшчәнлек белән дә шөгыльләнәсез бит әле...
- Әйе, "XIX гасырдан башлап Алабуга районы авыллары һәм торак пунктлары" дигән китап чыкты. Алабуга тарихында эз калдырган шәхесләр турында материаллар күп. Әйтик, безнең шәһәрдә артистка Марина Ладынина, Ленины бальзамлаган галим Борис Збарский, язучы Борис Пастернак булган. Биредә удмурт телендә беренче газеталар һәм китаплар нәшер ителгән. "Алабуга легендалар өлкәсе...", "Севастополь дәфтәрләре", "Кызлар сугышка бара", дип исемләнгән китаплар, төрле брошюралар, буклетлар, конференция һәм симпозиумнар эше буенча материалларны туплап китаплар, даими рәвештә "Вестник музеев" газетасы нәшер итәбез.
- Соңгы елларда ачылган "Портомойне" турындагы фикерләрегезне дә беләсе килә.
- Бу тарихи объект дисәм дә хата булмас, беренчедән, Алабугада агачтан эшләнгән су үткәргеч Россиядә беренче. Ул портомойнега тоташкан. Без бирегә Марина Цветаеваның суга һәм кер чайкарга килгәненә ышанабыз. Әлеге объект аша кер юу, чисталыкның тарихы турында сөйлибез. Сабынның ничек ясалуы... Бу хакта кызыклы һәм мавыктыргыч материаллар бар. Без, музейга килүчеләр "Мин монда бик күп нәрсә белдем", дип китсеннәр дигән принцип буенча эшлибез. Шуңа күрә кешеләргә кызыклы мәгълүматлар җиткерергә тырышабыз. Безнең бу объект туристларның яратып йөри торган урынына әйләнде инде.
- Яңа туристлык маршрутлары оештырыламы?
- Бездә 10нан артык маршрут даими эшли. Музей- тыюлыктагы барлык объектларны бер килүдә генә карап бетереп булмый, шуңа күрә туристларны тематика буенча бүлеп автобусларда да йөртәбез. Халык арасында Морты авылындагы "Мирас" агро туры, "Түбән Кама" милли паркындагы экология сукмагы да бик популяр. Туристлар шулай ук "Изге чишмә"гә, "Красная горка"га да теләп йөри. Моннан тыш, туристларыбызны Чаллы дельфинариясенә дә экскурсиягә алып барабыз. Әйтергә кирәк, Чаллы халкы да Алабуга музей-тыюлыгына еш йөри. Каникулларда мәктәп укучылары да безгә киләләр.
- Сез музей-тыюлык җитәкчесеннән тыш, бик күп иҗтимагый эшләр дә башкарасыз. Ничек барысына да өлгерәсез?
- Бу инде эчке халәттән, бар нәрсәне вакытында җиренә җиткереп башкару теләгеннән киләдер, мөгаен. Мин башыма килгән идеяны тизрәк тормышка ашырырга тырышам. Шөкер, 14 ел эчендә мине аңлаган фикердәшләрдән торган команда барлыкка килде. Хезмәтебезнең уңай нәтиҗәсе - чит ил һәм Россия туристларының эшчәнлегебезгә биргән югары бәясе. Аллага шөкер, мине өйдә дә аңлыйлар. Ирем белән улым һәрдаим ярдәм итәләр.
- Гөлзадә ханым, сез матурлыкка, мәдәнияткә гашыйк кеше. Шуңа да сезнең эштә дә, өйдә дә, бакачада да тәртип. Чит илләрдә дә күп булдыгыз. Сер булмаса әйтегез әле, Сез кайда ял итәргә яратасыз?
- Хәзер чит илләргә бару теләге дә юк. Соңгы 10 ел да без үзебезнең сәламәтлегебезне ныгытуга ярдәм итә торган урын таптык. Ул - Карлово-Вары. Без ирем белән анда сәламәтлегебезне ныгытып, шифалы сулар эчеп, тарихи урыннарга сәяхәт кылып, рәхәтләнеп ял итеп кайтабыз. Үзебезнең бакчада эшләп, ял итәргә дә яратбыз.
- Юбилейны ничек үткәрәсез?
- Якын дусларым, туганнарым белән "Минем хәтер дулкынында" дигән кичәдә үземнең үткән тормыш юлымны кабат күз алдыннан кичерәсем килә.
- Гөлзадә ханым, эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезнең Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендәге фидакарь хезмәтегез турында бик күп язарга булыр иде. "Шәһри Чаллы" редакциясе коллективы Сезне күркәм юбилеегыз белән котлый. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшегездә уңышлар телибез. Алдагы тормыш юлыгызны да пар канатлы булып, исәнлектә, шатлык-куанычта үткәрергә насыйп булсын Сезгә!
Әңгәмәдәш - Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев