«Гөҗләп торган йорт хәзер тынычлык кичерә...»
Чаллы китапханәчесе Роза Хәмидуллина туган авылы турында хатирәләре.
Туган авыл! Күңелләргә гаҗәеп якын, кадерле ул! Авыл кешесе нинди генә гаҗәеп калаларда гомер итсә дә, нинди генә уңышларга, дан-дәрәҗәләргә ирешсә дә, барыбер үзенең туып-үскән авылына тартыла.
Мин – авыл баласы. Миңа авылымның һәр урамы, һәр тыкрыгы, һәр кешесе якын, кадерле. Инде туган авылдан чыгып киткәнгә бик күп еллар үткән, ә күңелем гел туган якны сагынып яши. Туган авылым – бер катлы йортлар, артык озынга сузылмаган урам, алсу йөзле, зәңгәр күзле уңган сылулар иле.
...Бала китте, йорты калды,
Аңа салынган атап.
Юк ышанмыйм, һич ярамый,
Авыл баласын шәһәр баласы ясап.
Бу сүзләрнең дөреслегенә мин көннән-көн ышана барам.
Боргаланып аккан Зөя елгасыннан ерак түгел, табигатьнең матур бер почмагында, барлык хозурлыгы белән җәелеп яткан үзәнлектә бер борынгы авыл бар. Ул – Яшел Үзән (Зеленодольск) районының Мулла Иле авылы.
Туган авылымның тарихы ерак гасырларга барып тоташа: ул 1240 нчы еллар тирәсендә нигезләнгән.
Мулла Иле атамасы тарихи белешмәләрдә шактый еш очрый. Авыл атамасы Молнина – Молвина – Мулла Иле дигән төрдәшләре белән Казан ханлыгы чорында ук кулланылган. 1565–1567 ел мәгълүматларын үз эченә алган Зөя өязенең теркәү кенәгәсендә Мулла Иле авылы да искә алына.
Каюм Насыйри үзенең «Зөя өязе авыллары» дигән хезмәтендә Мулла Иле авылының тарихына мөнәсәбәтле мәгълүматлар урнаштырган: «Бу Мулла Иленең асылы бик күптәндер. Монда бер Муллагол дигән кеше Болгардан килеп утыргандыр. Алар әүвәл килгәндә берничә кеше булып килгәннәр. Бәгъзысының исемнәре мәгълүм түгел. Аларның берсе Муллагол дигән кеше».
Бүгенге көндә Мулла Илендә, авыл өлкәннәре сөйләвенә караганда, 27нче буын кешеләре яши. 500 гә якын хуҗалыгы булган Мулла Иле авылы халкының дүрттән өч өлеше Муллагол бабай нәселеннән.
Мулла Иле халкы элек-электән игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. Бакчачылык һәм яшелчә үстерү белән халык аз мавыккан.
Мулла Иле искиткеч матур табигать кочагында урын алган. Авылдан ерак түгел генә үз көенә агып яткан Зөя елгасы, аңа килеп кушылучы Әрә, Комсу, Кухмар, Мөңгер, Олы Тамак (Алтамак) суларына, күккә омтылган калкулык-үрләргә, иңләмәс басу-кырларга сокланмый мөмкин түгел. Шунысы игътибарга лаек, аларның һәрберсенең үз исеме – үз атамасы бар. Авылның эчендә дә түгәрәк күлләр шактый: Кирәмәт күле, Урта күл, Мәчет күле, Чупак күле, Паравай күле.
Авыл тарихында революция, гражданнар сугышы, 1921 елгы ачлык, 1926 елда авылны су басу, коллективлаштыру чоры, 1930 елгы көчле янгында 38 йорт яну, Сталин репрессияләре, Бөек Ватан сугышы кебек авыр фаҗигаләр тирән эз булып уелып калган. Авылда бу тарихи зилзиләләр кагылмаган бер генә йорт та юктыр.
Элек авылда өч мәчет эшләгән, 1920 нче елларда дүртенчесен күтәргәннәр. Ә Совет чорында муллаларны Себергә куганнар. Мәчетләрнең берсе янган, икенчесендә – клуб, өченчесендә – ашлык саклау урыны, соңрак балалар бакчасы ачканнар.
Мәчетләр ябылгач та авыл халкы диннән йөз чөермәгән. Муллалык вазифасын ак бабайлар үз кулларына алган. Олыларны шәригать кушканча җирләгәннәр, ата-бабадан килгән гореф-гадәтләрне ташламаганнар. Мәчет биналарын да хәлләреннән килгәнчә сакларга тырышканнар. Авылның түбән башында 1873 елда Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләренең кушуы буенча Мөхәммәтҗан Казаков төзетеп калдырган мәчет бүген дә бөтен көченә халыкка хезмәт итә. Илленче елларда манарасы төшерелгәннән соң, 1990 елда авылның мәгърифәтле кешеләре тырышлыгы белән манара яңадан күтәрелде. Бүгенге көндә авылның ике башындагы ике мәчеттән биш вакыт азан тавышы яңгырап тора.
Мулла Иле тарихи шәхесләрне дә үзенә җәлеп итеп торган. Ул мәгърифәтче Каюм Насыйри, татар халык шагыйре Габдулла Тукай, Һади Такташның эзләрен саклый.
Татар совет әдәбиятының классик язучысы Һади Такташның авылда булып киткәннән соң, «Совет председателеме, мулламы, әллә бер колгамы?» дигән шигырь иҗат иткәнлеге дә билгеле: «Норлат (хәзерге Яшел Үзән) районы Мулла Иле авыл советы председателе белән секретаре, партия әгъзалары, бу ел мулла белән бер сафта торып гает укыдылар».
...Мулла Иле авылы булсын да,
Коммунистлар динле булмасын.
Мулла Иленең һәрбер коммунисты
Алмашырлык авыл мулласын!..
(«Чаян» журналының 1931 елгы гыйнвар санында
«Һ.Т.» имзасы белән басылган.)
Тамырлары борынгылыкка киткән авыл үзе дә күренекле шәхесләр тәрбияләгән. Шагыйрь һәм рухани, сәясәтче, вәисевчеләр хәрәкәтен нигезләүче Баһаветдин Вәисев (1804–1893), аның уллары Гайнанетдин Вәисев (1878–1918) һәм Газизҗан Вәисев (1887–1937), тарихчы-галим-педагог Гыймади Хәйри (1912–1961), филология фәннәре докторы, профессор Гомәр Фәиз улы Саттаров (1932–2021), РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Равил Сәйфетдинов (1938–2018) та Мулла Иленнән иде.
Кемнәр генә яшәп китмәгән дә, кемнәр генә яшәми авылымда. Бүген авылда барысы 834 кеше теркәлгән. Кызганычка каршы, сугыш ветераннары юк, толлар – 3, тыл ветераннары да 27 генә кеше калган. Авыл халкына сигезьеллык белем бирүче мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният үзәге, китапханә, фельдшер-акушер бүлеге хезмәт күрсәтә.
Туган йортым... Минем өчен газиз, кадерле син. Биш бала үскән йорт хәзер тынычланып, күңелсезләнеп калган шикелле. Шулай шул, бала-чага тавышыннан, умарта оясын хәтерләтеп, гөҗләп торган йорт хәзер тынычлык кичерә. Сирәк-мирәк биш бала гаиләләре белән өерелеп кайтканда гына яшьлегенә кайта ул.
Туган авылым, Туган йортым, ачуланмагыз. Яратасы, тазартасы, ешрак кайтасы иде сиңа, туган авылым. Һәрберебез күңеленә шушындый хисләрне саласы иде. Туган авылым минем, сине бары яңарышта гына күрәсе, чиста урамнарыңнан горурланып, уңган, булган халкыңа сокланып үтәсем килә. Ә авылның өмет тулы күзләре яшьләргә, җирле хакимияткә төбәлгән.
Туган якка булган мәхәббәт хисләре вакытлар үтү белән тирәнәя, байый, тулылана гына бара. Авылымның бай тарихы, мәдәнияте, нинди генә һөнәр иясе булуга карамастан, халкы, кече яшьтән үк тормышыбызның бер кисәгенә әверелә. Туган якны өйрәнү, аны яратып яшәп калган кешеләрнең, аннан еракларга китеп көн күргән халкының матур эшләрен аңларга булыша. 2020 елда авыл тарихының яңа якларын ачарга теләп, «Илһам биргән җирем» китабы басылып чыкты. Китап авылыбыз тарихы, матбугат битләрендә чәчелеп яткан мәкаләләрдә урын алган тырыш-уңган халкына багышлана. Әлеге җыентык бүгенге буынны киләчәк белән тоташтыручы бер күпер булып тора.
Дөнья картасы чуар. Ләкин кайда гына яшәсәк тә, күңел белән без бик еш туган якларга кайтабыз. Яшә, туган авылым, туган йортым. Син булмасаң, безгә бик тә күңелсез, нурсыз булыр иде...
Роза Хәмидуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев