Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлчәчәк Титова: «Хаҗ эчке дөньямны үзгәртте»

«Миңа карап кемнең дә булса дингә мәхәббәте уянса, намаз уку да эшкә комачауламый икән, ялгыз хатын-кызга да хаҗ кылырга була икән дип, хаҗга барып кайтырга теләге туса - иң зур бәхет шул булачак».

Гөлчәчәк Титова «Күңел» радиосында алып баручы, Чаллы телевидениесендә, «Шәһри Чаллы» газетасында журналист, соңрак «Есть работа!» газетасының баш мөхәррире булып эшләде. Бүгенге көндә ул – уңышлы эшләүче эшмәкәр, мөслимә. Күптән түгел Гөлчәчәк хаҗ кылып кайтты. Сәфәрдә чагында ук күпләр аның ватсап статусындагы видео һәм фотоларны кызыксынып карап барды. Без исә кайтуга шәһәрдәшебезне «Шәһри Чаллы»ның ВКонтакте төркемендә туры эфирга чакырдык. 

– Гөлчәчәк, сине сәламәт, яхшы кәеф белән редакциябездә күрүгә бик шатбыз. Әйт әле, сәфәрдә иң авыры нәрсә булды?

 – Физик уңайлыклар булмавы. Без бит аз хәрәкәтләнәбез, интернет аша гына эшлибез, ә монда бик күп җәяү йөрдек. Үзегез белән күп итеп сабырлык алыгыз, дигән иде безне хаҗга әзерләгән Инсаф Хәзрәт Сәүбәнов. Чыннан да, адым саен сабырлык кирәк булды. Ихрам халәтендә син теш тә чистарта алмыйсың, сабын, шампунь да кулланып булмый. Кызу, бик тыгын. Шул моментлар авыр булды, әмма ләззәтле авырлык булды ул. Ике дә уйламыйча хаҗга тагын барыр идем. 

– Сәфәрдә ничә көн булдыгыз?

– 24 көн. Кайбер кешеләрнең программасы озынрак булды, иң кыскасы 14 көн. Түләү шулай ук иде, сайлап алырга була. Мин 24 көнне сайладым. Җитми калганчы күбрәк булсын, дидем. Болай да әз булды әле. 

– Ничек әзерләндең?

– Иң беренче эш итеп чит ил паспортын алыштырдым. Моңа алданрак – ел ахырында ук тотындым. Һәм дөрес эшләгәнмен булып чыкты. 
Аннан соң мин әти ягыннан да, әни ягыннан да шәҗәрәне ясаттым. Үземнең җиде буынга исемләп дога кылырлык булсын дип. Бу хакта еламыйча сөйли дә алмыйм. Әни ягында бик гыйлемле кешеләр булган. Бабайның бабасының бертуганы Сираҗетдин 1830 елдан 1850 елга кадәр авылда нинди документлар тутырылган, бөтенесендә кул куйган. Мин инде нәтиҗә ясадым – болар укый-яза белгән, укымышлы кешеләр булган. Үзләре хаҗ кыла алганнардырмы-юкмы, ләкин догаларында, мөгаен, бездән соң киләчәк буыннарга хаҗны насыйп ит дип сораганнардыр. Мин дә балаларыма, оныкларыма, бездән соң киләчәк буыннарга да сорадым. Әби-бабайларны исемләп-исемләп әйтеп, елый-елый дога кылдым. 

Алдан махсус үземә дип намазлык тектем. Бердән, җиңел, эчендә синтепон, шуңа йомшак та. Астында плащевка тукыма – төрле җиргә җәеп укырга туры килде, сөрттең алдың – җайлы. Кондиционерлы җирләрдә җилкәмә салып йөрдем. 

– Күлмәкләрең бик матур иде.

– Махсус хаҗ өчен тектердем. Дизайнер Айгөл Касыйм шәригать кушканча, үзенчәлекле итеп эшләде. Миңа әйткәннәр иде, нәрсә киеп йөрисең шуның белән бар, кайтканда ташларсың, чемоданда урын булыр дип. Аллаһы Тәгаләгә кунакка барам, ничек итеп иске киемнән барыйм инде?! Бөтен әйберемне өр-яңаны сатып алдым. Бер аяк киемем дә өзелмәде, кемнеңдер аягы шешеп интекте, ә миңа җәяү йөрү шулкадәр җиңел бирелде, арымадым да. Чөнки белеп торасың – адым саен савап языла. 

– Тел белмәвең комачауламадымы?

– Ул безнең өчен зур минус, әмма киртә түгел. Бүгенге көндә бигрәк тә. Интернет русча текстыңны гарәпләргә тәрҗемә итә, аларныкын безгә. Ым белән дә аңлашып була. Бервакыт Кәгъбатулла янында йөрибез. Кара гына бер хатын – гарәпме, Индонезиядәнме – кулына 7 төймәдән торган тәсбих тоткан. Аны 7 катны әйләнгәндә буталмас өчен кулланалар. Шул төймәләрне миңа төртә. Берәрсенекедер дип уйлап, миңа бирәдер дидем. Минеке түгел, кирәкми, дим. Юк, мәҗбүри бирә. Биргәч, күтәреп кайттым инде. Икенче баруыма булыр, дидем. Намаз укып бетерәсең генә, кырыеңа килеп берәрсе я конфет, я чикләвек биреп китә. Әлфәс хәзрәт Гайфулла соңыннан әйтте – алар бөтен кешегә дә бирми, кем ихлас укый, дога кыла, шуларга бирә икән. Аннан соң үзебез дә шулай итә башладык. 

– Авырганнар булдымы?

– Без чирлисебезне белеп бардык. Чөнки, беренчедән, һава температурасы аермасы бик зур. Без киткәндә монда плюс 26 градус иде, анда 42. Икенчедән, бөтен җирдә кондиционер.  Анда кечкенә генә палаткалар, кеше күп, синең яныңда ютәллиләр, төчкерәләр, температура белән яталар. Сәламәт калырга анда һич мөмкинлегең юк. Мин дә чирләдем, температурам күтәрелде, тик өч көндә аякка бастырдылар.  Үзебезнең төркемдә Казаннан табиб-анестезиолог Баһадир Хамрабаев барды. Яшь кенә булса да бик игътибарлы. Татарстаннан да медицина төркеме бар иде. Отельдә – тәүлек буе эшли торган медпункт. Теләсә кайсы вакытта төшәсең – температураңны үлчиләр, даруын бирәләр, укол кадыйлар. Бөтен әйбер бар. Хаҗны үти алмыйча авырып яткан кешеләр булмады. Хәтта монда кан басымыннан интеккән кешеләр анда ул хакта искә дә алмады. Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирде. Аннары, анда ныграк чирлисең икән, синең гөнаһларың да күбрәк чыга дигән сүз. Туганнары белән инвалид коляскасында килүчеләрне дә күрдем. Аларга карыйсың да, әлхәмдүлилләһ дисең. Үз аягыңда барып-кайтып, үз телеңдә дога кылудан да зур бәхет бармы? 

– Элегрәк тә барырга ниятең бар идеме?

– Бар иде. Теләгем дә зур, мөмкинлегем дә бар иде, әмма хатын-кыз 45 яшькә кадәр мәхрәмсез, ягъни берүзе генә хаҗга чыгып китә алмый. Миңа, димәк, быел насыйп булган. Аннары, төркемебезне Яшел Үзәннән Габделхәким хәзрәт Сәфәрханов җитәкләде. Андый кайгыртучан кешене көндез шәм яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың. Киткәнче үк әйткәннәр иде – хаҗыгызның сыйфаты җитәкчегездән торачак дип. Чыннан да шулай. Аллаһының мең рәхмәте яусын аңа. Мәхрәмсез чыккан хатын-кызлар өчен дә бер бүләк булды ул.

– Чит илдә нәрсәләргә игътибар иттең?

– Мәккәдә халык кырыс, ә Мәдинәдә тып-тыныч. Беркем ашыкмый, машинасын кычкыртмый. Мәккәдә йөрисең – тау-таш арасы, күз төшәрлек бернәрсә юк, гарәпләр шуңа кырыстыр да. Тауны кискәннәр дә күп катлы йорт салганнар. Ул гарәпләр безгә килсә, җәннәт диеп китәр иде. Берсендә шулай Рита апа белән автобуста кайтабыз. Ул 70 яшьтә инде. Беркем урын бирмәде. Алар өчен бу норма. Культуралары шундый. Нинди тәрбияле илдә туганыма шөкер иттем. 

– Могҗизалы хәлләр булдымы?

– Әлбәттә. Тәваф кылганда Кәгъбатулла (ташы) тирәли 7 тапкыр әйләнергә кирәк. Шунда әти-әниемә, әби-бабайларга багышлап дога кылдым. Кайткач төш күрәм – безне карап үстергән Шәмсекамәр апаның өенә кайтканбыз икән, барыбыз да бар, ә ул юк. Уянуга аның өчен дә тәваф кылдым. 

Аннары бервакыт үзем генә Әл-Хәрам мәчетенә киттем. Халык күп, ничек кенә йөрермен дим. Шулчак юл ачылып китте дә зонтик тоткан бер озын гына негр ир-ат артына кереп басарга җай чыкты. Аның ышыгында йөрдем, күләгәдә. 

Тагын берсендә шулай юл ачылып китте дә халык агымы белән туп-туры Ибраһим пәйгамбәрнең аяк эзләре урнаштырылган пыяла гөмбәз янына килеп чыктым. Рәхәтләнеп карадым. Хыяллансам да болай булмас иде. 

Куяннарым бар иде. Хаҗга китәр алдыннан өемне караган кешегә мәшәкате кимрәк булсын дип, сатарга булдым. Яшь кенә пар килде, ник сатасыз, диләр. Хаҗга барам, дим. Ни гаҗәп, алар да бара икән. Шунда баргач та күрешсәк иде, диләр. Мәккәгә баргач, чиратта басып торам, ни күрим – миңа таба Эльвира килеп ята. Кочаклашып елый-елый күрештек. Миллионлаган халык арасында бит ул!

Могҗизалар әле дә дәвам итә. Озак кына балага уза алмаган бер танышым киткәндә миннән дога кылырсың әле дип сораган иде. Шушы көннәрдә хәлен белешкәч, сөенечле хәбәр җибәргән. Аның теләге кабул булган. Шулкадәр тиз булыр дип кем уйлаган?!

– Гыйбрәт алырдай сәфәрдәшләр булдымы? 

– Безнең белән Татарстаннан солдат аналары барды. Балалары хәрби операциядә һәлак булган яки әсирлектә булган хатын-кызларга бушлай хаҗ кылырга мөмкинлек биргәннәр. Без башта аптырадык – намаз укырга төшәбез, ә алар плакат җәеп, намаз укырга гына өйрәнә. Минада алар белән бер палаткага эләктек. Сөйләшә торгач, кем икәннәрен, аларны уртак кайгы берләштергәнен аңладык. Әлхәмдүллилаһ, алар намазга да өйрәнде, хаҗлары кабул булсын. 

– Хаҗга баручыларга нинди киңәшләр бирер идең? 

– Теләкләрне алдан ук язарга кирәк. Мин яңа блокнот ачып, шуның шактый битенә яздым, сораучыларның теләкләрен дә өстәдем. Бер кешене дә онытмаска иде дип тырыштым. Елый-елый яздым, чөнки син бит монда калган гомереңнең программасын төзисең, балаларныкын да, үзеңнекен дә. Баргач, алып барысын да укыдым, берничә тапкыр. Гарәфә тавында 6 сәгать син фәкать догада буласың. Хәтта сугыш вакытында да намазлар кичектерелми. Алар, кыскартылып булса да, барыбер вакытында укылырга тиешләр. Ә монда дога кылырга вакыт күбрәк булсын өчен намазлар берләштерелә, 

– Хаҗ кылу сине ничек үзгәртте?

– Минем яңа фильтр барлыкка килде. Нәрсәдер эшләгәнче, хәтта уйлаганчы үземне тикшерәм, дөрес буламы соң бу, гөнаһ булмыймы бу дип. Хәзер мин хаҗымның кабул булуын телим.  Анда барысы да капланган иде, монда күп кешенең гаурәте ачык. Тик мин боларны күрмәскә өйрәнеп кайттым. Бик күп әйберне ишетмәскә өйрәндем. Сабырлык артты, кабалану бетте. Дөнья артыннан куу дигән нәрсә калмады. Көннән-көн эчке халәтем үзгәргәнен сизәм. Приоритетлар үзгәрде. «Син Аллаһы Тәгалә каршында баш исәң, бар мәшәкатьләрең синең алдыңда баш ияр» дигәнне ишеткәнем бар иде. Шул әйберләрне хәзер икенче төрлерәк аңлыйм. Кайткан көннәрдә кешеләр белән дә сөйләшәсем килмәде. Бер танышым гел хәбәрләр җибәрде, ялларың әйбәт барамы дип. Мин хаҗда дип аңлатам, ул ялың күпмегә төште, ди. 500 меңгә, дим. Бигрәк кыйбат булган, диңгездә булдыңмыни, ди. Юк, дим. Аңламаган кешегә хәтта аңлатасы да килми.Сезгә сөйләвемнең дә максаты мактану түгел. Миңа карап кемнең дә булса дингә мәхәббәте уянса, намаз уку дә эшкә комачауламый икән, ялгыз хатын-кызга да хаҗ кылырга була икән дип, хаҗга барып кайтырга теләге туса, иң зур бәхет шул булачак. 

Фотолар шәхси архивтан

 

Гөлчәчәк Титова белән туры эфирда әңгәмә
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай