Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Гөлдания Хәйруллина: «Мине «Бәллүр чишмә» дип эзләп йөриләр иде»

1980 елларда иҗат ителгән җыр тарихы.

Рөстәм Хәйруллинның Шәрига Таһирова шигыренә язылган «Бәллүр чишмә» җыры Гөлдания Хәйруллинаны халыкка таныткан музыкаль әсәр ул. Шәһәрдәшебез аны чишмәдәй саф тавышы белән башкарып, тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Шушы көннәрдә без Гөлдания ханым белән очрашып, 1980 елларда иҗат ителгән әлеге җырның тарихы турында сөйләшеп алдык.

– Рөстәм Хәйруллин армиягә киткәнче «Төзүче» мәдәният сараенда үзешчән музыкантларны җыеп, «Дулкын» вокаль-инструменталь ансамблен оештырган иде. Мин ул чакта Түбән Кама музыка училищесында укый идем. Еш кына Чаллыга кайтып, Рөстәм оештырган концертларда чыгыш ясадым.
Берсендә Рөстәм: «Сиңен тавышыңа туры килерлек җыр кирәк», – диде. 

Озак та үтмәде Шәрига Таһирова шигыренә «Бәллүр чишмә» җырын иҗат итте. Ул барыбызга да ошады. Аны Марат Муллаәхмәтовның студиясендә яздырдык, аранжировка ясаттык. 
«Бәллүр чишмә»не тамашачылар да бик яратты. Аннары минем җырларны туплап беренче кассетаны чыгардык. Хәтерләсәгез, ул чакларда аудиоҗыентыклар фотосыз гына, бик гади итеп чыгарыла иде. Кассетада башкаручының исем-фамилиясе генә күрсәтелә иде. Шунлыктан  Башкортстан һәм Татарстан тамашачылары мине исем белән түгел, ә «Бәллүр чишмә» дип эзләп йөрделәр. 

Рөстәмнең Шәрига Таһирова сүзләренә язылган «Киңәш», «Яңармасын сагышлар», «Чаралар юк язмышларга» җырларын да яратып башкардым мин.
Шулай да «Бәллүр чишмә» җырының язмышы бәхетле булды. Аны Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Нәзифә Кадыйрова, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та башкарды.

Шунысы сөенечле – аны бүгенге буын артистлар да үз репертуарларына алалар. Җырчы һәм педагог Әлфис Галиуллин да бик матур җыр дип, «Бәллүр чишмә»не «Уйнагыз гармуннар» фестиваль-бәйгесендә җырлады. 

Әле күптән түгел генә Түбән Камадан да ике егет конкурста башкарыр өчен сорап алдылар.
«Әллүки моңлы көй» ансамбле җитәкчесе Дамирә Әшрәпова да: «Туганнар, дуслар җыелган җирдә башкарыр идем»,  – дип «Бәллүр чишмә»нең аранжировкасын сорап алды. Кызганыч, җырлый алмыйча вакытсыз арабыздан китте.  

Мин репертуарымдагы җырларымны яшьләр алса сөенәм генә. Рөстәм дә шатланып ятадыр дип ышанам, чөнки иҗатыңның буыннардан-буыннарга мирас булып күчүе, гомернең заяга узмавы турында сөйли. 
Рөстәм Хәйруллин белән Шәрига апа Таһированың урыннары җәннәттә булсын!

«Бәллүр чишмә»

(Рөстәм Хәйруллин көе,
 Шәрига Таһирова сүзләре)

Безнең чишмә бәллүр, бер килеп күр,
Бер авыз ит саф су ләззәтен.
Безнең гүзәлләрне бер килеп күр,
Күкрәгеңдә сүнәр хәсрәтең.

Кушымта:

Безнең чишмә бал гына,
Кил, иелеп ал гына.
Учларыңнан авыз итсәм,
Йөрәгемә ял була.

Чишмә яры гөлдер, гел килеп йөр,
Таң былбылын тыңлап җай гына.
Ерак-еракларда яшәсәң дә,
Кайтмый калма туган ягыңа.

Кайгылының кайнар яшен юган,
Гашыйкларның серен түкмәгән.
Ил-якларга кемнәр китмәгән,
Шул суларны эчми үсмәгән.
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев