Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлнара Мөхәммәтдинова: «Сәгать ясау өчен өч көн кирәк»

Сәгатьләрен һәм шамаилләрен Казан, Мәскәү, Нефтьюганск, хәтта Түбән Новгородта яшәүчеләр дә ала икән.

Шәһәркүләм бәйгедә «Балаларын милли традицияләрдә тәрбияләүче» номинациясендә җиңгән Мөхәммәтдиновлар гаиләсе учагын саклаучы Гөлнара ханым үзенең оста куллы булуы белән дә күпләргә үрнәк. Өч улын милли рухта тәрбияләүче ана эпоксит сумала ярдәмендә матур сәгатьләр ясый, калфак, изүләр тегә. Ул эшләгән сәгатьләр затлылыгы һәм миллилеге белән аерылып тора. 

– Мин «Нур» яшьләр үзәгендә, РФ Пенсия фондының Чаллы бүлегендә эшләп декрет ялына киттем. Интернетта сәгатьләр ясау турында видео күрдем. Аннары бу шөгыльгә өйрәтүче курсларда укыдым да, тәвәккәлләп эшкә алындым. Беренче сәгатемне сеңелем үзенә алды. Туганнарым, дусларым: «Гөлнара, бик матур ясыйсың, бу эшеңне дәвам ит, диделәр», – дип эшне башлавы турында сөйләде ул. 

Эш өчен чималның бер өлешен Казаннан, сәгать механизмнарын Екатеринбургтан кайтарта. Сәгатьләрен һәм шамаилләрен Казан, Мәскәү, Нефтьюганск, хәтта Түбән Новгородта яшәүчеләр дә ала икән. «Алар милли рухка сусаганнар, шунлыктан дини, милли орнаментлы әйберләрне яраталар», – ди оста. 
Дизайнны заказчылар белән бергә эшлиләр. Гөлнара сәгать яисә шамаилне кайда урнаштырачаклары белән кызыксына, фатирның яисә өйнең фотосын төшереп җибәрүләрен сорый. Шуңа карап товарның формасын, күләмен, төсләрен тәкъдим итә. Соңгы вакытларда сәгать белән шамаилне бер полотнода ясатырга теләүчеләр арткан. 

«Бер сәгать ясауга күпме вакыт кирәк?» – дигән соравыма Гөлнара ханым: «Беренче көнне бер сәгать тирәсе эпоксит сумаланы агызам, ул бер тәүлек кибә, икенче көнне саннарны урнаштырам, өченче көнгә эшләп бетерәм. Аннары сәгатьнең йөрүен тикшереп, яхшылап төреп, заказчыга җибәрәм», – ди. 
Оста ханым күпме сәгать ясаганын төгәл генә әйтә алмый, чөнки дус-туганнарына бүләк ителгәннәрен исемлеккә кертми ул. 2023 елда 100дән артык сәгать ясап кешеләрне сөендергән.

Гөлнара Мөхәммәтдинованың тагын бер күркәм эше бар. Ул Казандагы бер кыздан өйрәнеп кайтып, калфаклар, изүләр тегә. Бу әйберләрне төрле конкурсларда катнашучылар күп сорый икән. «Мин үзем концерт-театрларга калфак, изү киеп барам. Татар хатын-кызлары шулай киенергә тиеш дип саныйм», – ди ул. 
Язмам герое кул эшләрен бик яратып башкара. «Балаларны әтиләре белән калдырып, остаханәгә кич белән дә барып эшлим. Сәгать, шамаил, калфакларым кешеләргә ошый, үземнең дә күңелемә рәхәтлек бирә. Балалар белән шөгыльләнергә дә вакыт кала. Үземә-үзем хуҗа булып, Аллаһы Тәгаләгә шундый мөмкинлек биргән өчен рәхмәт әйтеп, сөенеп эшлим», – ди ул. 

Гөлнара теләгән кешеләр өчен мастер-класслар да үткәрә. «Битлек киеп эшләргә кирәк. Бизәү матдәләре катнашмасыннан аллергия булырга мөмкин. Шунлыктан 18 яше тулмаган балаларны китермим. Беркөнне ирле-хатынлы килеп, үзләренә сәгать ясап кайтып киттеләр», – ди ул. 

Шунысы игътибарга лаек, Гөлнара ханым табыш артыннан куып, үзенең хатын һәм ана буларак бурычларына хилафлык китерми. Аның өчен балаларны милли рухта тәрбияләү беренче урында тора. Моның дәлиле уллары Әхмәт белән Зөфәр төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яулыйлар. Зөфәр Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернетта узган барлык чараларны оста итеп алып бара. «Мөхәммәтдинов Зөфәр татарча шигырьләр сөйләве, милләтпәрвар һәм тәртипле булуы белән күпләргә үрнәк. Милләтебезгә шундый егетләр үстергән өчен без аның әти-әнисенә бик рәхмәте. Бу гаилә безнең чараларда да актив катнаша», – ди лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова. 

Илшат Солтанов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев