Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлнара Тимерҗанова: «Икенче ирем күрмәгәнне күрсәтте»

«Мине ярата торган, гаиләнең кадерен белә торган, акыллы ир сорыйсы калган», - ди җырчы.

"Ачу да килмәс иде, үзем сорап алдым шуны. 35 яшемдә, ялгызлыктан туйгангадыр, таң атып килгәндә Аллаһтан ир җибәрүен ялвардым. Миңа 35 булгач, ул инде 40ка таба барган була бит, берничә тапкыр өйләнгән дә булса, җитмәсә... Юк! Миңа бер дә өйләнмәгән ир кирәк дип сорадым шулчак. Яшь булса булсын, өйләнмәгән булсын, баласыз булсын дидем. Аллаһымның Амин! дигән чагына туры килде булса кирәк, юлымда үземнән 7 яшькә яшь бер дә өйләнмәгән егет очрады. Аның белән гаилә корып 6 ел яшәдек. Хәзер генә аңлыйм, ул чакта дөрес сорамаганмын бит. Бер дә өйләнмәгән ир күрмәгәнне күрсәтте. Мине ярата торган, гаиләнең кадерен белә торган, акыллы ир сорыйсы калган", - дип хатирәләре белән бүлеште җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев