Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлназ Закирова: «Бу җырыбыз бала кебек, 9 айдан соң туды»

Аны Алмас Хөсәенов белән Алсу Фәйзуллина яздырырга тиеш булган...

Чаллыда яшәп иҗат итүче композитор Гөлназ Закированың туган көнендә истәлекле вакыйга булды. Бу көнне аның «Син табылдың» исемле яңа җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты. 
Гөлназ белән элемтәгә кереп,  әлеге җырның язылу тарихы белән кызыксындым.

– Бу –  якташым талантлы шагыйрә Лилия Гыйбадуллина белән чираттагы уртак җырыбыз. Аны «Безнең җыр» проекты кысаларында яздык. 

– Ни өчен аны тенор Алмас Хөсәенов белән дуэт итеп яздырырга булдыгыз?
– «Безнең җыр» лабораториясе кысаларында мин, Лилия Гыйбадуллина, Кәрим Тинчурин театры актрисасы Алсу Фәйзуллина, тенор Алмас Хөсәенов бер командада идек. Без илһамланып китеп, бу команда белән ике җыр чыгарырга булдык. Лилия Гыйбадуллина шигыренә язылган «Балам» җырын Алсу Фәйзуллина башкарды. Ә Алмас Хөсәенов белән мин «Син табылдың» җырын яздырдык. Аны башта Алсу белән Алмас җырларга тиеш иде. Тик Алсуның диапазоны Алмасныкына туры килмәде. Шуңа күрә  җырны Алмас белән икәү яздырдык. Безнең тавышларыбызның тембры туры килде. Җырыбыз үзебезгә ошады.

– Ә җырны жюри ничек бәяләде?
– «Син табылдың» җырын 9 ай әзерләдек. Узган елның ноябрендә аны Татарстан дәүләт камера хоры җитәкчесе, дирижеры Миләүшә Таминдарова, Әлфия Авзалова фонды җитәкчесе Зөлфия Авзалова һәм шагыйрь Рәмис Әймәт беренче тапкыр тыңлап, югары бәя бирде. Аннары 2024 елның январендә тагын бер кат тыңлап, татар сәнгатенең мәшһүр шәхесләре бу җырыбызны  халыкка чыгарырга фатиха бирделәр. Димәк, аларга да җырыбыз ошаган.

– Җырны язу бер хәл, аны халыкка чыгару җиңел түгел бит.
– Апрель аенда бу җырыбызга оркестровка ясадым.  Бу –  бик авыр, катлаулы хезмәт.  Җырны Тинчурин исемендәге театрның  Ильяс Камалов җитәкчелегендәге оркестры белән бергә филармониядә башкардык.  Казан тамашачысы бик җылы кабул итте. Консерваториядә бергә укыган дустым, курсташым, композитор, музыкант Мердан Бяшимов аранжировка ясады. Шулай итеп 9 айдан соң, бу җырыбыз барлык музыкаль мәйданчыкларда  тамашачыларыбызга барып җитте. 

– Ни өчен «Син табылдың» дигән исем бирдегез?
– Җырның баштагы исеме «Ярату яктысы» иде. Кушымта аша җырны табарга җиңелрәк бит. Шуңа күрә кушымтадагы «Син табылдың» дигән юлны җырның исеме итәргә булдык. 

– Гөлназ, бу җырыңны чыгарырга кем финанас ярдәме күрсәтте?
– «Син табылдың» җырымның иганәчәсе ирем Ленар булды. «Күпме акча кирәк бирәм, тиешенчә яздырыгыз», – диде. Рухи һәм матди ярдәм күрсәткәне өчен аңа рәхмәт. Хәзер җырны чыгару, радиолардан яңгырату да кыйммәт бит. Радиоларда җырны бер тапкыр яңгырату кимендә 500 сум. Бер тапкыр яңгыратып кына булмый бит әле. 

– «Син табылдың»  җырының киләчәге ничек булыр икән?
– Без бу җырбызга клип та төшерергә җыенабыз. Халкыбыз җитди,  затлы җырлар да тыңласын иде. Мин татар сәнгатен яңа җырлар белән тулыландыру максатыннан «Безнең җыр» проектын уйлап тапкан Тинчурин театры администраторы Лилия Гәрәевага, Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтовага, шагыйрә Лилия Гыйбадуллинага, җырчы Алмас Хөсәеновка һәм артист Алсу Фәйзуллинага рәхмәтле. 

Фото Гөлназ Закировадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шоубизнес Гөлназ Закирова Алмас Хөсәенов Лилия Гыйбадуллина