Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлшат Сәләхова: «Фильмны караганда мобилизацияләнгән әтиемне уйладым»

Чаллының 2нче гимназия укучылары Мөхәммәд Мәһдиев әсәре буенча төшерелгән «Без – 41нче ел балалары» кинофильмын карады.

Фильмның режиссеры Әмир Галиәскәров. Ул быелгы мөселман киносы фестивалендә катнашып, югары бәя алды. 12 яшьтән өлкәнрәкләр өчен төшерелгән фильм 1 сәгать 16 минут дәвам итә. 

Кадрлар вакытында экранда рус теленә тәрҗемә дә язылып бара. Рольләрдә сәнгать университеты студентлары белән беррәттән Айгөл Бариева, Сәидә Мөхәммәтҗанова кебек танылган артистлар да бар.

Бу чараны «Татаркино» ТР дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең Чаллы филиалы оештырды. Оешма методисты Раушания Романова сүзләренә караганда, алар элеккеге кинопрокат кебек эшли. Ягъни мәгариф һәм сәнгать министрлыклары рецензиясе булган фильмнарны мәктәпләр, укыту оешмаларында күрсәтә. Һәр көнне Татарстанның төрле район-шәһәрләрендә балалар белән очраша. Әгерҗе, Актаныш, Мөслим, Мамадыш, Түбән Камадагы мәктәпләргә бара. Җәй көне исә «Татаркино» шәһәр пространстволарында кино күрсәтте. Билет бәясе 100 сум. 

Фильм алдыннан балалар әсәрнең авторы турында презентация карый, тема буенча әңгәмә кора. «Ни өчен әсәр шулай дип атала?» дигән сорауга укучылар: «Чөнки 41нче елны алар әле бала иде, ә аннары сугыш башланды» – дип җавап бирде. Тәэсирләре белән уртаклашуларын сорагач, теманың бүгенге көн белән аваздаш икәнен дә әйттеләр.

Рәсим Абдуллин, 11нче сыйныф укучысы:
– Фильм бик матур төшерелгән. Баланың укуны ташлап сугышка китәсе килү моменты аеруча истә калды. Алардан үрнәк алырга була – үсә төшкән саен күп нәрсәне аңлыйсың икән.

Ришат Таҗиев, 11нче сыйныф укучысы:
– Яхшы, матур фильм. Персонажларның үзгәрүе, үсеше ошады. Башта алар дуслашмаган иде, рус телен дә начар белә иделәр. Фильм ахырына алар дус, русча да яхшырак сөйләшәләр. Бер ярты елдан интернеттан табып тагын бер карамын, мөгаен.

Азалия Габидуллина, 11нче сыйныф укучысы:
– Фильм сугыш елларының атмосферасын да бирә. Бала укудан әнисе янына кайтканда авылда бик кыен, авыр тормыш икәне күрсәтелә. Бик матур моментлар да бар. Зарифуллин үзенең мәхәббәтен тапты. Сугыш елларында да мәхәббәт булган. Концерт куйдылар. Җиңү көне җиткәч фотога төшәләр. Бүген китапханәгә кереп китабын алырмын дип торам.

Гөлшат Сәләхова, 11нче сыйныф укучысы:
– Һәр актерның рольгә туры китереп уйнавы ошады. Мин хисләнеп утырдым. Фильмдагы вакыйгаларны күңелемә якын алдым. Чөнки үземнең дә якын кешем – әтием мобилизация буенча китте. Актерлар уйнаганнарны йөрәк аша үткәрдем. Элек китаплар укыганда ул сиңа кагылмый сыман иде, ә хәзер кинода бөтенесен үзем кичергән сыман утырдым.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев