Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Гөлүсә Шаһбан: «Кызыбыз кондитер булып эшләп машина алды»

Иҗади гаиләдә үссә дә сәхнәне яратмый.

Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан белән Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан гаиләсендә бер кыз үсте. Иҗади гаиләдә үскән бала киләчәген нинди һөнәр белән бәйләгән? Бу хакта әнисе Гөлүсә Шаһбан сөйләде.

– Алисә – безнең мәхәббәт җимешебез булып туган кадерле балабыз. Ул кечкенә вакытта  бик йомшак, елак бала иде. Мин еш кына: «Бу катлаулы, кырыс заманда бу бала ничек яшәр?!» –  дип уйлый идем.  Юкка борчылганмын икән. Алисәбез үз сүзен әйтә белә торган, тырыш, фикерле,  аягында ныклап басып тора торган кеше булып үсте. Ул кечкенәдән хезмәт сөючән. 14-15 яшеннән тортлар пешерә башлады. Башта төрле курслар сатып алып өйрәнде. Аннары шул юнәлеш буенча югары белем алды. 
Бүгенге көндә Казаннын бер ресторанында эшли. Башта бер ел кондитер булып хезмәт куйды, аннары өлкән кондитер итеп куйдылар. Үзе кебек яшь егет-кызлар белән дус, тату итеп эшли. Аллаһка шөкер, аны эшендә бик хөрмәт итәләр. Ул эштә дә,  өйдә дә җаваплы, үз сүзен әйтә торган, нык характерлы кеше. Аны ачуланып, оршып тәрбияләп булмый. Ул кычкырганны яратмый. Аңарда әтисе ягыннан килгән затлылык, зыялылык, җитдилек кебек сыйфатлар бар. 22 яшенә җитеп аңардан беркайчан начар сүз ишеткәнем булмады. Алисә өйрәткәнне яратмый, үзсүзле. Берәр кая барса, әйтеп кенә китә. Аны контрольдә тотарга кирәкми. 
Аллаһка шөкер, кулыннан бөтен эш килә. Нәрсәгә тотынса да, шуны җиренә җиткереп башкара. 4-5нче сыйныфта кечкенә савытларда гөлләр үстереп сатты. Җәйләрен авылда җир җиләге сатып, үзенә дүртенче айфон алды. 
Без аны, үзебезне әти-әниләр ничек тәрбияләгән шулай итеп тәрбияләргә тырышабыз. Бик кысмыйбыз да, әмма контрольдән чыгарып бетермибез. Хәзерге заманда балаларга бик каты бәрелеп тә булмый. 
Алисә математика юнәлешендәге гади рус мәктәбендә укыды. Ул әтисе кебек төгәл фәннәрне ярата. Мәктәптә «4»ле һәм «5»ле билгеләренә генә укыды, тәртибе яхшы булды. Шуңа да аны укытучылар яратты. 
Без өйдә гел татарча сөйләшәбез, Алисә татар кешеләр белән фәкать ана телебездә аралаша, рус кешеләре белән генә русча сөйләшә. Көчле рухлы булса да, аның күңеле йомшак. Ул өлкәннәрне кызгана, хөрмәт итә, гел ярдәм итә. 
Ике иҗат кешесе гаиләсендә туып-үскән бала буларак ул скрипкада, гитарада уйный. Әмма сәхнәне яратмый. Бик сорагач кына әтисенең юбилей концертларында чыгыш ясады. Үзенең теләге булмагач, мин аның сәхнәгә чыкмавына сөенәм генә. Закир да: «Бик талантлы бала гына сәхнәгә менәргә тиеш», – ди. 
Кызыбыз бик максатчан. Кондитер булып эшләп, үзенә машина алды. Шигырьләр язганы юк. Минем шигырьләрне укыйдырмы, белмим. Әмма гашыйк булгач, мәхәббәт шигырьләремне качып кына укыган. «Әни бигрәк дөрес язасың», – диде. 
Ул минем кебек хыялый түгел, реалист. Без уңган кызыбызның исән-сау һәм бәхетле булуын телибез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

15

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөлүсә Шаһбан Закир Шаһбан Алисә